Алабуга нуры

Ишектән кусалар, тишектән керәләр...

Ил җитәкчелеге торым-торымга аппаратны басып алган чиновникларны кыскартып тора, тик ни хикмәт, алар һаман үрчегәннән-үрчи.

Хәер, чиновниклар гына түгел, җитештерү предприятиеләрендә һәм оешмаларда да батырып эшләүче эшче яки белгечләргә караганда, култык асларына папка кыстырып, терт-терт басып йөрүче озын торыклы нәфис затлар күбрәк бугай. Кайсы гына оешмага барып кермә, бухгалтериядә һәм мәгълүмати үзәкләрдә утыручылар эшләүчеләр санын күпкә узып китә. Аның каравы хезмәт хакы төрлечә һәм аермасы да йөз сумнар белән түгел меңнәр белән исәпләнә.

Без инде югары эшелон чиновниклар турында сүз дә алып бармыйбыз. Пәри башка, җен башка дигәндәй, элита үзен беркайчан рәнҗетмәячәк. Рәсми статистик мәгълүматларга караганда, 2011 елда югары дәрәҗә түрәләрнең эш хакы уртача 3,1 процентка арткан һәм 62,6 мең сум тәшкил иткән. Кайбер ведомстволарда хәтта табыш 80 проценттан артып киткән. Иң күп хезмәт хакы "Рособоронпоставка" чиновникларында - ул 102,1 мең сум тәшкил итә. Башкарма хакимият органнарында айлык хезмәт хакы 60,8 мең сум, суд хакимиятендә һәм прокуратурада 59,6 мең сум, фән һәм мәгариф министрлыгында 62,3 мең сум, федераль казначылыкта 89,2 мең сум. РФ Тикшерү комитетында былтыр эш хакын 80 процентка күтәргәннәр һәм ул 79,7 мең сумга җиткән, дип яза "Мәдәни җомга" газетасы.

Хәерчеләр исемлегенә Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы депутатлары керә, аларның хезмәт хакы уртача 57,7 мең сум тәшкил итә. Әлбәттә, монда бонуслар керми, алар 100 мең сумнан да артып китәргә мөмкин. Чиновникларның акчаларын күпме генә арттырма, аңа карап, казнадан урлаулар һәм башка төр ришвәтчелек галәмәтләре һич тә кимеми. Аппетит ашаганда кузгала, диләр бит. Акча күп кергән саен, кесәләр зурая, калыная һәм күбәя бара. Башта ил чикләрендәге муллыкны, аннан чит илләрне "яулау" башлана - кыйммәтле виллалар, яхталар, утраулар сатып алына.

Бүгенге РФ Президенты Д.Медведев чиновникларның еллык кереме һәм чыгымын контрольдә тоту буенча чаралар күрергә кереште, әмма бу гамәлнең нәтиҗәле булмаячагы көн кебек ачык: чит ил банкларына, күчемсез милеккә акчалар ничек очса, шулай оча барачак һәм ялган хуҗалар исемендә күләгәдә калачак, ди кайбер белгечләр.

Президент Д.Медведев Указы буенча 2012 елда дәүләт хезмәткәрләре саны 5 процентка, 2013 елда 10 процентка киметеләчәк. Исәпләүләргә караганда, 2013 елда янга калдырылган бюджет акчасы 33 миллиард сум тәшкил итәчәк, чөнки өч елда 93,3 мең түрә кыскартылачак. Алар кая барыр, ни эшләр инде дип кайгырмыйк. Аларны ишектән кусалар, кайсы да булса тишектән тагын шунда ук килеп керәчәк.

В.Винер

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: