Алабуга нуры

Ишле гаиләгә – кишәрлек

Күп балалы гаиләләрне дәүләттән бушлай бирелә торган җир участокларын карарга чакырдылар. Президент программасының гамәлдә булу вакытында Алабуганың күп балалы гаиләләре саны бер ярым тапкырга артты.

26 декабрьдә үз көченә кергән закон буенча илнең һәр күп балалы гаиләсе бушлай җир алуга гариза язарга, ә җирле хакимият гаризаны теркәгәннән соң бер ел дәвамында аларга җир кишәрлеге бирергә тиеш. Әлеге закон Алабугада ничек үтәлә? Җир-милек палатасы рәисе Рафил Әюпов белән бу темага әңгәмә район үсешенең генераль планы янында башланды.

- Бүгенге көндә күп балалы гаиләләргә шәһәр уртасында буш җир бирү мөмкин түгел, - ди Рафил Наилевич. - Без Колосовка (авылдан ике километр чамасы ераклыкта) һәм Алабуга (шәһәрдән бер километр читтә) арасындагы 250 гектарлы участокны сайладык.

- Күпләр, бигрәк тә эре шәһәрләр хакимияте, кыска вакыт бирелүгә һәм җир булмауга зарлана.

- Ил буенча күп балалы гаиләләргә алты сутый җир кишәрлеге бирелә. Ә Алабугада район башлыгы Геннадий Емельянов йөкләмәсе буенча 15-20 сутый бирәчәкләр. Бу проектның Алабугадагы үзенчәлеге дә әнә шунда. Үзебезнең эшне без шуңа нигезләнеп башкарабыз. Документларны рәсмиләштерү һәм килештерү процедурасы гадәттә ике елга сузыла, ә җир-милек палатасы белгечләре бу эшне кыска вакыт эчендә башкарып чыкты. Аны бозган очракта прокуратура безнең гамәлләрне законсыз дип кире кагачак. Тик соңга калабыз дип әйтү дә дөрес түгел - узган атнада без чиратка беренчеләрдән булып баскан 50 гаиләгә чакыру кәгазьләре җибәрдек. Алар инде хәзер үк безнең хезмәткәрләр белән берлектә үз кишәрлекләрен барып карый ала.

- Ә бирелгән җир гаиләгә ошамаса?

- Ул вакытта башка участок сайларга мөмкин. Тик бу очракта чираттагы урын исемлекнең ахырына күчерелә. Тәкъдим ителгән җирдән өч тапкыр баш тарткан гаилә программадан чыгарыла. Тик бу гаилә янәдән документлар туплап кабат чиратка баса ала.

- Гаризаны ничә кеше бирде?

- Программа эшли башлаганда шәһәр һәм районда 375 күп балалы гаилә бар иде. Күптән түгел генә алынган мәгълүмат буенча мондый гаиләләр инде 510га җиткән (башка чыганаклар буенча - 525 - авт.иск). Бу гаҗәп тә түгел - безнең районда туучылар саны үлүчеләр саныннан артып китә. Монда президентның "ана капиталы" һәм "күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре" кебек программалары зур роль уйнады. Хәзерге вакытта җир кишәрлеген алуга гаризаны 391 гаилә бирде, шуларның өчесе - район авылларында яшәүчеләр.

- Күп балалы гаиләләр поселогы ничек дип аталачак?

- Бәлки Яңа Колосовка булыр яки башка төрле исем табарбыз. Поселокта яшәячәк гаиләләр исемне дә, йортлар белән идарә итү формасын да үзләре сайлый алачак. Алар ТСЖ булдыра яки идарәче компания сайлау хокукына ия.

- Бу территориядә уңайлы яшәү өчен шартлар булдырылачакмы?

- Махсус рәвештә бу турыда законда әйтелмәгән, без бары тик җир генә бирергә тиеш. Белүемчә, башкарма комитет инженерлык челтәрләре мәсьәләсе буенча эшли башлады, әмма бу эшкә бик күп финанс таләп ителә. Генпланда күренгәнчә, Алабуга проектында сәүдә үзәге, мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзү дә күздә тотыла.

Исегезгә төшерәбез: җир кишәрлеге алу чиратына басу өчен, күп балалы гаилә "Электрон хакимият" аша гариза бирә ала. Документлар пакеты (монда гариза, паспорт, балаларның туу турында таныклыклары, опека һәм попечитель органнарыннан белешмә булырга тиеш) Нефтьчеләр проспекты, 44 нче йорт адресы буенча 5 нче кабинетта кабул ителә.

PS. Төзелеш һәм архитектура департаментында хәбәр итүләренчә, күп балалылар поселогында газ, су, юллар буенча мәсьәләне хәл итү өчен җирле, республика һәм федераль бюджет средстволары җәлеп ителәчәк.

Налия КАСЫЙМОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: