Искә алу кичәсе
Сишәмбе, 5 март гаять аяз, салкын булып туды. Кышның Ходай биргән матур көне ак төсләргә күмелгән, офыкларда җете зәңгәрлек уйный. Ләкин ак каланың көнчыгышыннан күтәрелгән кояшның яктысы никтер тонык, ул үзе дә салмак хәрәкәтләнә кебек иде.
КФУның Алабуга институты татар филологиясе кафедрасында, нинди дә булса чара алдыннан була торган ыгы-зыгы хөкем сөрә. Ләкин халык ничектер басынкы, ашыгалар, ләкин кабалану, ыгы-зыгысы юк, барысы да җитди. Хәтта коридорда да, иң чытлык студент кызлар да бүген көлмиләр. Институт шәһәрнең танылган сәхнә остасы, кафедра укытучысы, күп фәнни хезмәтләр калдырган, һәрвакыт җор телле, шагыйрь 57 яшендә вакытсыз арабыздан киткән Нигъмәтуллов Мөнир Миңнулла улының үлеменә бер ел тулу уңаеннан үткәреләчәк искә алу кичәсенә әзерләнә.
Кичә институтның актлар залында, сәгать кичке биштә, кафедра доценты Айгөл Мөхәммәтҗанова сценариесе буенча төзелгән видеоролик белән башланды. Экранда - Мөнир Миңнулла улының тормыш мизгелләрен хәтердә яңарткан фотолар, экранда аның тавышы. Башка чараларга куып та китереп булмый торган студентлар, бүген залны тутырып утыралар. Зал елый, зал остазны, шагыйрьне, яхшы дусны искә төшереп сагышлана. Күз яше белән күңелдәге керләр чыга, кеше эченнән тәүбә итә, гомеренең кыскалыгы, аны лаеклы итеп яшәргә кирәклеге турында уйлана, боларның барысына да сәхнә түренә эленгән фотодагы елмаеп, түбәтәй кигән Мөнир Нигъмәтуллов карап тора.
Сәхнәгә берәм-берәм мәрхүмнең хезмәттәшләре күтәрелеп истәлекләр белән уртаклашалар. Директорның иҗтимагый үсеш буенча урынбасары Ленар Әхмәтов сөйли, авырлык белән тамагына утырган төенне йота-йота сөйли:
- "Була шундый кешеләр, алар кырында сиңа рәхәт, күңелле һәм тыныч була. Мөнир нәкъ әнә шундыйлардан иде. Ул эшен һәрвакыт белеп, ышаныч белән башкарды, вазифаларына җаваплы карады һәм һәрвакыт көләч булды. Мөнир беркайчан да үз эченә бикләнмәде, аның кайгысы да, шатлыгы да тирә-юньдәгеләр белән уртак булды. Әле генә карыйсың - кашлары җыерылган, ул да булмый кемнеңдер мәзәк сүзеннән көлеп тә җибәрер иде. Күңелендә моң, йөрәгендә халык гаме яшәде.
Мөнир турында озак сөйләп булыр иде. Аның арабызда юклыгына әле бүген дә ышанып булмый, ишек ачылып китәр дә, шаулап-гөрләп, яки авыз эченнән генә ниндидер көй көйләп сөекле коллегабыз, иптәшебез, яраткан дустыбыз Мөнир килеп керер кебек. Ул безнең күңелләрдә мәңге шундый боекмас, эшлекле, күркәм йөзле булып сакланыр!"
Алып баручы, педагогика кафедрасы доценты, Сәләхи Таҗиев чыдамады, сәхнә артына чыгып китте.
Мөнир Миңнулла улының сәхнәдәш дуслары Владимир Мироваев, аның кызы, Тәлгать Зарипов сәхнәдән Мөнир Нигъмәт сүзләренә язылган җырларны яңгыраттылар. Ә инде сәхнәгә мәрхүмнең олы кызы Диана чыгып җырлый башлагач зал тынсыз калды. Булса да була икән матурлык, булса да була икән тавыш! Мөнир бит бу! Юк, тормыш бетми, тереклек мәңгелек, яшәү матур шулай да. Балалар калганда, кешеләр күңелендә синең турында күркәм хатирәләр калганда, сине шулай искә алганда - тормыш матур.
Кичәне Мөнир Миңнулла улының хатыны Рәмзия ханым сүзләре йомгаклады. Ул кызлары Диана, Диләрә, улы Сәйдәш исеменнән җыелганнарга рәхмәт әйтте, ире белән бергә үткән тормышларын искә алды. Еламаска тырыша, аның белән бергә студентлар да тырыша, ләкин тулган күңелләр әледән-әле чайкалып китә.
Кирәк, күңелләр сафлансын өчен кирәк икән мондый кичәләр. Хак әйтәләр: "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел".
Гомәр Даутов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килдеРоссиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.3000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15600
-
26 февраль 2021 - 18:38Татарстанда коронавирустан 3 кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 26 февральгә COVID-19дан үлүчеләр саны 331 кешегә җиткән.12500
-
26 февраль 2021 - 08:30Алабугада җәмәгать транспортында йөрү бәясе арта Хәзер алабугалылар 18 сум урынына 22 сум түләячәк.10800
-
26 февраль 2021 - 11:00Алабуганың кызлар хоккей командасы ТР беренчелеге финалына чыкты Финал 6-7 мартта Казанда узачак.10700
-
26 февраль 2021 - 12:03Татарстанда коронавирус йоктырган 18 кешене хастаханәгә озатканнар Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган.10600
-
26 февраль 2021 - 16:40Татар телен өйрәнү курсларына 260тан артык алабугалы теркәлгән КФУның Алабуга институтында татар телен өйрәнү курслары ачылды.10300
-
26 февраль 2021 - 16:10Татарстанда бозлавык, буран һәм кар көртләре көтелә Иртәгә, 28 февральдә, синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтә.10200
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.9500
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.9500
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.9500
-
26 февраль 2021 - 14:30Татарстанда 6 мең гектар урман савыктырылачак Санитар-сәламәтләндерү чаралары илкүләм проект буенча башкарыла.9300
-
26 февраль 2021 - 09:00Алабугада рейд барышында дәүләт автоинспекторлары ике машина йөртүчене тоткарлаган Рейд 4нче микрорайонда үтте.8800
-
26 февраль 2021 - 13:48Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.8700
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.8600
-
26 февраль 2021 - 15:27Алабугада эшче һөнәрләр вәкилләре ярыша Алабугада «Һөнәре буенча иң яхшы — 2021» һөнәри осталык муниципаль конкурсы уза.8200
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.6800
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.6200
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.5300
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.5200
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.5200
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.4100
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.3600
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.3200
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килде Россиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.3000
-
1 март 2021 - 12:30Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.2800
-
1 март 2021 - 13:34Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.2800
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.2700
-
1 март 2021 - 12:02Казанның 177нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар «Шатлык» балалар хоры төшергән клипны уку йортының Инстаграммында күрергә була.2400
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.2300
-
1 март 2021 - 14:15Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.2200
-
1 март 2021 - 16:00Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.2200
-
1 март 2021 - 15:00Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.2100
-
1 март 2021 - 16:00Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята.1500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика