Иске елның яңа җиңүчеләре

Яңа ел алдыннан шәһәребезнең 1-4 сыйныфларында укучылар арасында, 1 нче гимназиядә калабызда беренче тапкыр армрестлинг буенча шәһәр беренчелеге үткәрелде.
Ярышларны хөкем итәргә алынган гимназия укытучылары Ришат Хадиуллин белән Илшат Шакиров кул көрәштерергә теләүче барлык малай-кызларны чак-чак кына өстәл артына утыртырга өлгереп тордылар. Өстәвенә, бәйгечеләрнең үзара дөрес алышуларын бәяләргә ике тапкыр Европа чемпионы исемен яулаган һәм дөнья бәйгесендә дүртенче биеклеккә күтәрелә алган, бүгенге көндә гимназиядә физик сәламәтлек-савыктыру сәгатьләрен алып барган Илүзә Мөбәрәкҗанова да килгән иде (әлеге спортчы укытучы апалары турында киләсе саннарда тәсфиләп язарга уйлыйбыз). Әлеге “башлангыч”ның тагын бер күркәм ягы булды: Каланың “Алабуга яңалыклары хезмәте -24” телеканалына Гөлназ апалары Титова да уттай кызган бәйгене тасмаларына урнаштырырга ашыкты. Бәйгечеләргә йомгак ясаганда кызлардан З. Дәүләтова, М. Гулҗанова, И. Прокопьева, Р. Дәүләтшина, Л. Мөхәммәтҗанова һәм А. Әсхабиева исем-фамилияләре яңгыраса, малайлар арасыннан И. Кәримовка, А. Шибаевка, А. Ганиевка, Ф. Хадиуллинга һәм Б. Фәрдиевка тиңнәр булмас кебек иде. Әмма, 1 нче гимназиядән Айнур Халиуллин үзеннән өлкәнрәкләрне дә бер селтәүдә үк буйсындырырга өлгерде ( сыйныф җитәкчесе Наилә Рөстәмханова). Ә 1 нче урта мәктәптән катнашкан Вадим Измайлов (сыйныф җитәкчесе Наталья Данаурова) бер-бер артлы үз максатына күтәрелде, уку йортларына беренче яңа ел бүләген алуга иреште.
Балалар иҗат үзәге каршында яңа гына оешкан “Сәламәтлек формуласы” (“Формула здоровья”) спорт берләшмәсе алга таба да шәһәр-район күләмендә төрле кызыклы чаралар оештырырга уйлый. Иң мөһиме, замана адымыннан калышмыйча, берләшмәлеләр каратэ, айкидо, тхэквондо, джиу джитсу, хәрби самбо, кунг-фу һәм ушу кебек саклану алымнары нигезләрен дә читтә калдырмаска уйлыйлар.
Хәер, “чаралар” дигәннән 2 нче гимназиялеләр дә “беренчеләр”нең үкчәләренә басырга уйлыйлар, ахрысы... Әнә бит, искечә Яңа ел алдыннан нәкъ шундый ук кул керәшен үткәреп куйдылар үзләре. Бу нисбәттән чыгып әйтсәң, директор урынбасарлары Маргарита Мансурова теләктәшлеге белән укытучылары Земфира Хакимҗанова һәм Гүзәл Талибуллиналарның киләчәккә, балаларын сәламәт үсеш аша алга, күтәрелешкә омтылулары һәр вакыттагыча тәңгәл килде. Санаулы минутта бар укучы бала – чагалары да кайдан тупланырга, тергәкләнергә өлгерделәр диген? Кызлардан Х. Кадыйрова, Ж. Гарифуллина, С. Князева, Р. Краснова һәм С. Әмировалар махсус дипломнарга лаек булдылар. Ә малайлары арасыннан Н. Панов, С. Макаров, М. Хокидзе, Р. Хантимеров һәм В. Трофимовлар уку йортлары данын яклауга ирештеләр.
Киләсе бәйрәмнәрдә “Сәламәтлек формуласы” агай-апалары тагын башка төрләрдән дә спорт уеннарын җанландырмак булалар. Карап карый әле, кайсы уку йорты макталыр икән?
Рафис Заһидуллин. Балалар иҗат үзәгенең “Яшь журналистлар” һәм “Сәламәтлек формуласы” берләшмәләре җитәкчесе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килдеРоссиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.4100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.25100
-
27 февраль 2021 - 09:00Танылган блогер күптәнге хыялын тормышка ашырган Күптән түгел танылган Алабуга блогеры Дионис Король үзенә кызгылт төстәге агусыз елан (полоз) сатып алган. Ул бу турыда егерме ел хыялланган.10600
-
27 февраль 2021 - 16:27Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше вафат булган Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 333га җиткән.10500
-
27 февраль 2021 - 18:00Еш кәеф булмау һәм төшенкелекнең тагын бер сәбәбе ачыкланган Әгәр сез төрле вакытта йокларга ятып, төрле вакытта уянасыз икән, моңа игътибар итәргә кирәк.10400
-
27 февраль 2021 - 09:42Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган.9800
-
27 февраль 2021 - 14:00Сирәк тупланмалар галереясендә — Коръәннәр күргәзмәсе 19 февральдә Алабугада Сирәк тупланмалар галереясендә ике шәхси коллекциядән торган «Изге Коръән дөньясында» күргәзмәсе ачылды.7800
-
28 февраль 2021 - 14:30«Алабуга нуры» редакциясе башлап җибәргән «Алабуга гүзәле» фотопроекты дәвам итә Проект кысаларында газетада СССР чорындагы Алабуга гүзәлләренең фоторәсемнәре басылачак.7200
-
28 февраль 2021 - 12:27Алабугада соңгы тәүлектә 2 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 54 яңа очрагы ачыкланган.6100
-
28 февраль 2021 - 09:00Алабугада ике авыр җинаять теркәлгән Икесе дә элемтә һәм «Интернет» челтәре аша кылынган мошенниклык фактлары буенча.5700
-
28 февраль 2021 - 11:00Рөстәм Нуриев алабугалыларны шәхси сораулар буенча кабул итте Кабул итүгә килүчеләр хастаханәгә белгечләр һәм җиһазлар җитмәүгә зарланды.5600
-
1 март 2021 - 16:00Алабуга шәһәрендә беренче тапкыр мөселманнар арасында волейбол ярышлары узды Бәйгедә республиканың 5 район командасы катнашты.5400
-
28 февраль 2021 - 16:22Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кертеләчәк Аларны ике елдан куллана башлыйлар.4700
-
1 март 2021 - 09:00Март аенда һава торышы үзгәрүчән булачак Термометрның терекөмеш баганасы 15 градустан түбәнрәк төшәргә мөмкин.4400
-
1 март 2021 - 11:031 марттан яңа юл билгесе барлыкка килде Россиядә 1 мартта камераларны күрсәтә торган «Фотовидеофиксация» яңа юл билгесе барлыкка килде.4100
-
27 февраль 2021 - 13:03Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.4000
-
1 март 2021 - 12:30Татарстанда тагын 52 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 белән яңа авыручылар теркәлмәгән.3900
-
1 март 2021 - 13:34Татарстанда иртәгә 0 градуска кадәр җылыта Җылыту көндезге сәгатьләрдә сизеләчәк.3800
-
1 март 2021 - 12:02Казанның 177нче гимназиясе укучылары Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котладылар «Шатлык» балалар хоры төшергән клипны уку йортының Инстаграммында күрергә була.3400
-
1 март 2021 - 15:00Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.3200
-
1 март 2021 - 14:15Алабуга урамнарына һәм тыкрыкларына исемнәр бирелде Яңа исемнәр белән Гринландия, Студеный ключ һәм Колосовка микрорайоны урамнары аталды.3100
-
1 март 2021 - 08:00Татарстанлылар урманда булган хәлләр турында «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша хәбәр итә ала Бушлай кушымтаны Google Play, App Store һәм Windows Store аша күчереп алырга була.2900
-
1 март 2021 - 16:00Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер» әсәренә бәя бирде Халык шагыйре фикеренчә, «Киллер» әсәре җиңел, әмма аның нигезендә мәңгелек фәлсәфә ята.2900
-
2 март 2021 - 07:30Татарстанның авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар Бәйгедә авыл мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары катнаша ала.2500
-
28 февраль 2021 - 13:30Алабуга районында авыл хуҗалыгы техникасын язга әзерләү төгәлләнеп килә Февраль ахырына 190 тракторның 177 се язгы кыр эшләренә әзер.2400
-
2 март 2021 - 09:35Модель Ирина Шейк үзенең ветеран әбисе белән горурлана Ирина кечкенәдән аның белән бик якын була.1600
-
2 март 2021 - 09:22Алабугада исерек килеш руль артына утырган шоферга карата җәза билгеләнде Ир-ат исерек килеш икенче тапкыр тоткарлана.1400
-
2 март 2021 - 08:30Алабугада Май чабу бәйрәменең их яхшы карачкысын сайлаячаклар Май чабу бәйрәме символы матур, позитив һәм кабатланмас булырга тиеш.1300
-
2 март 2021 - 10:34ТР Экология министрлыгы башлыгы татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк Эфир 13.30 сәгатьтә башлана.1200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика