Иске Юраш мәктәбе мөгаллиме Гөлчәчәк Хөсәенова: «Иң мөһиме — балалар күңелендә очкын кабызып җибәрергә кирәк»
Гөлчәчәк Равилевна тәҗрибәле мөгаллимә генә түгел, оста җитәкче. Өченче ел инде уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.
— Үз фәнен яраткан, аңа чын күңеленнән гашыйк булган укытучы гына балаларга төпле белем бирә ала дип уйлыйм. Мин физиканы яратам, аны бөек фәннәрнең берсе, дип саныйм. Бу фән үзенең сенсациягә тиң булган ачышлары белән гаҗәпләндерүен дәвам итә. Кешелек дөньясының киләчәге шушы фәнгә бәйле, — дип башлады сүзен әңгәмәдәшем.
Укытучылар көненә мәкалә язу нияте белән мин мәктәбебезнең йөзек кашы, укыту эшләре буенча директор урынбасары, физика-математика, информатика фәннәре буенча үз эшенең остасы булып танылган, инде шактый зур тәҗрибә туплаган, игътибар һәм ихтирамга лаек булган Гөлчәчәк Равил кызы Хөсәеновага мөрәҗәгать иттем.
— Физика фәнен укытуның сере нәрсәдә? Балаларда бу фәнгә кызыксынуны ничек уятасыз? — дигән сорау белән дәвам иттем мин әңгәмәмне.
— Укучыларны җәлеп итү өчен, мин аларга нәрсәдән дә булса прибор ясарга, тема буенча мәгълүматларны мөстәкыйль табарга киңәш итәм, — дип дәвам итте ул фикерен. — Әйтергә кирәк, бу аларда зур кызыксыну уята, балалар шуннан соң фән белән дә кызыксына башлыйлар. Иң мөһиме — алар күңелендә очкын кабызып җибәрергә кирәк. Дәресләрдә төрле тәҗрибәләр үткәрүнең дә файдасы зур.
Гөлчәчәк Равил кызы, мәктәптә укыганда ук, физика фәнен бик яраткан. Олимпиадаларга йөргән, призлы урыннар яулаган. Монда, әлбәттә инде, укытучысы Әнәс Мирзаяновичның йогынтысы да зур булгандыр. Оста оештыру көченә ия булган тәҗрибәле һәм иҗади эшләүче бу белгечнең һәр дәресен балалар түземсезлек белән көтеп алган. Шунысын әйтергә кирәк: һәр яңа теманы ул балаларга гадирәк итеп, төрле мисал һәм законнар ярдәмендә аңлатырга тырышкан. Әнә шуңа күрә укучыларының барысы да диярлек дәрестә актив катнашкан. Гомумән, балаларда катлаулы, әмма тормышта зур әһәмияткә ия булган физика фәненә ихтирам уятуда аның роле зур булган.
Бу фәнгә булган мәхәббәте Гөлчәчәкне Алабуга дәүләт педагогия институтына алып килгән. 1986 елны Юраш мәктәбен алтын медальгә тәмамлап, АДПИ ның физика-математика бүлегенә укырга керә ул. Югары уку йортын, мәктәптә белем биргән остазларының билгеләрен тулысынча аклап, кызыл дипломга тәмамлый. Әмма тиз генә үз юнәлешендә эшләп китәргә насыйп булмый аңарга. Укытучылык эшчәнлеген 1991елда Алабуга районы Ядегәр башлангыч мәктәбеннән башлап җибәрә. Ике ел укытканнан соң, Илмәт авылының башлангыч мәктәбенә күчерелә. Физмат бетергән кеше өчен, башлангыч сыйныфларда укыту рәхәт булмагандыр, билгеле. Нишләмәк кирәк? Тормышның үзенең кырыс кануннары. Хәреф танудан башлап, әкренләп тормыш серләренә төшендерә баручы да ул. Карурман булып тоелган «Гыйлем иле»ндә сукмак күрсәтүче, тел ачкычы бирүче дә ул.
Вакытның кадерен белеп, хезмәтнең тәмен тоеп, тырышып укырга өйрәтүче дә ул укытучы. Мәктәп сукмагы буйлап, әкрен генә киләчәк кешесе атлый. Үзе кечкенә булса да, уйлары зурларча. Ул үзен кем укытачагын, зур тормыш юлына аны кем алып чыгачагын белә. Укытучы апасы, аның кечкенә күңелендә зур өметләр уятып, мәктәп юлына дәшә. Ә бу юллар әле шактый озын булачак. Нәрсә көтә баланы ул юлларда? Укытучының бурычы — башлангыч сыйныф укучысына тормыш әлифбасын аңлаешлы, үтемле итеп җиткерү. Менә шундый катлаулы урау юллар аша Юраш мәктәбенә килеп җитә коллегам. Бары 2007 елда гына Юраш мәктәбендә физика-математика укыту бәхетенә ирешә мөгаллимә.
Ә бу вакыт аралыгында инде гаилә корыла, Вахит Нәкыйп улы белән алар ике ир бала тәрбиялиләр, икесенә дә югары белем алырга ярдәм итәләр. Тормыш үз кануннары буенча дәвам итә.
Бүгенге көндә үз һөнәреңнән канәгатьме? — дигән сорауга: «Бу һөнәрнең авырлыгын, җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин балачактан үк күреп үстем, чөнки мин укытучы гаиләсеннән. Әнием генә түгел, мәрхүм абыем да, сеңлем дә — укытучылар. Бүгенге көндә мин эшемне бик яратып эшлим. Сүз тәмен, эш кадерен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми, күп кенә уңышлар астында зур тир ята. ОГЭ, ЕГЭ гә әзерләү зур тырышлык, сабырлык, ихтыяр көче сорый торган процесс. Әмма ничек кенә булса да үкенмим. Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса, икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем. Каным буйлап укытучы рухы ага, һәрбер дәрес саен яңа яклары белән ачылган укучыларсыз мин яши алмас идем. Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым, коллективым янына ашкынып барам», — дигән җавап алдым.
Үз эшеннән ләззәт табып эшләү өчен, укучылар алдында абруең булу кирәк. Ә укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм мин. Гөлчәчәк ханым нәкъ шул педагогика җирлегендә алып бара эшен. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәсенә җыя, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырыша: аларны төрле идеяләр белән рухландыра, дәресләрен тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчен куя һәм әйтергә кирәк, максатына һәрчак ирешә. Укучылары өчен ул укытучы апа түгел, ә киңәшче, ярдәмче. Шәкертләре дә үзе кебек максатчан. Алар шулай бергә-бергә зур уңышларга ирешәләр, имтиханнарын да яхшы билгеләргә тапшыралар. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана.
Балачак энергиясе иксез-чиксез. Балаларның энергиясе белән акыллы идарә итеп, тиешле юлга җибәрә белә хезмәттәшем. Аның укучылары тәҗрибә ясый, дәресләрдә нәрсәдер уйлап таба, ә ул бу очкынны сүндерми, ялкын итеп кабыза белә. Балалар аның дәресенә ашкынып керәләр, сөенеп чыгалар. Уку аның шәкертләре өчен җәза түгел, ә кызыклы, мөстәкыйль хезмәткә әверелә кебек миңа. Педагогик эшчәнлек бит ул мозаика кебек, төсләре, формалары, зурлыклары буенча аерым кисәкләрдән тора. Бу күп хезмәт куюны сорый. Бер җыюда гына мозаика уңышлы чыкмаска да мөмкин. Аны кабат-кабат сүтеп җыярга да туры килә. Бәлки, дөньяда барлык кешеләрнең бар яктан да камилләшкән булуларын өмет итү хыял гынадыр, ләкин чын укытучы шундый хыял белән яши. Аның өчен бәхет — укучыларының Кеше булып үсүләре. Ул укучыларында үзе биргән кешелек сыйфатларын күрә икән, аның өчен моннан да зур бәхет юк. Ул инде аларның киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булып чыгачакларына ышана.
Шулай балалар күңеленә шәфкатьлелек орлыкларын сала-сала чирек гасыр үтеп тә киткән. Ләкин заяга узмаган ул. Көчле, белемле укытучы тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан берничә ел рәттән «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, «Лауреат» исеменә лаек булды, аның эше үз вакытында тиешле бәяне дә алды. Илмәт, Юраш мәктәпләрендәге эшчәнлеге бәяләнеп, район мәгариф идарәсенең, Алабуга муниципаль район башлыгының, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Бу инде мөгаллимәнең эшенә ни дәрәҗәдә җитди, җаваплы каравын күрсәтүче төп дәлилләр.
Гөлчәчәк Равилевна тәҗрибәле мөгаллимә генә түгел, оста җитәкче. Өченче ел инде уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Белем бирү сыйфаты мәктәп җитәкчелегенең профессиональлегеннән дә тора. Һәм беренче чиратта — укыту эшләре буенча директор урынбасарыннан. Аның бурычы — мәктәп эче контролен оештыру, укытучыларның һөнәри үсешенә методик ярдәм күрсәтү. Әйтергә кирәк, Гөлчәчәк Равил кызы бу эшен дә бик оста башкара. Тормыш сөючән, таләпчән, нык холыклы һәм оптимистик рухлы җитәкчебез — үз-үзен камилләштереп кенә калмыйча, педагогик коллектив һәм укучыларны яхшы якка үзгәртергә омтылучы шәхес. Әдәпле һәм педагогик яктан белемле, теләсә нинди хәлләрдә дә әңгәмә корып, ярдәм итәргә әзер булган укытучы-дипломат.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: укытучы — иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе. Күргәнебезчә, укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре — чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше әлеге мөгаллимә кебек гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Укытучы күңелендә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА
Фото: Шәхси архив.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев