Алабуга нуры

Иске Юраш мәктәбендә онытылмаслык очрашу

1 сентябрь бәйрәмендә ветеран укытучылар белнә очрашу узды.

Сентябрь — җәй белән бөтенләйгә хушлашу ае. Җәйләрнең тиз генә әйләнеп кайтырына өметең өзелгән ай. Моның өчен моңсуланырга ярамый. Сентябрьнең үз матурлыгы бар. Ул сине мәктәбең, сыйныфташларың, дусларың, хезмәттәшләрең, остазларың белән очраштыра. Беренче сентябрьне күп вакыт әллә нинди бер күңел күтәренкелеге, шатлык хисе кичереп көтәсең. Балачагыңа, мәктәп елларына әйләнеп кайтасың... Киемнәреңне алдан ук хәзерләп куеп, бакчага чыгып, чәчәк түтәлләре арасында йөргәнең, кашкарыйларның, лилияләрнең кайсын бәйләмгә җыярмын икән дә, ничек укытучы апама бирермен икән, дип борчылуларың яңара. Мөгаллимнәр бер-бер артлы уеңнан кичә. Алдагы елның кызык вакыйгалары хәтереңдә яңарып, кыңгырауның колак ярырдай тавышы да ишетелгәндәй була. Менә син түземсезлек белән көткән көн килә. Аллы-гөлле чәчәкләреңне күтәреп, әле сумкасыз гына урамга чыгасың. Түбән очтан җәй буе бергә уйнап йөргән иптәшләреңнең менеп килгәнен күрәсең. Барысының кулында — чәчәк бәйләмнәре. Минеке ямьсез булмадымы икән, дип хафаланып та аласың. Шунда ук үзеңне тынычландырасың да. Менә алар сезнең турга килеп җитә, елмаешалар, көлешәләр, үзләре белән әйдиләр... Сине аякларың ук шушы бер төркем булып барган иптәшләрең янына, чәчәкләр дулкынына куша...
Әйе, адәм баласының матур истәлекләре, өмет-хыяллары һәм иң беренче шатлык-куанычлары мәктәп чоры белән тыгыз бәйләнгән. Шушы якты хатирәләрнең үзәгендә укытучы тора. Табигатьтә алтын, мул көз тантана иткәндә, 1 сентябрь — Белем көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне һәр кешенең үткән еллары турында уйлары, балачак хатирәләре ирексездән укытучылар белән бәйле мизгелләргә барып тоташа. Меңләгән укучылар рәхмәт хисләре белән мөгаллимнәрне искә ала, алар алдында баш ия. Нәкъ менә шушы хисләр укытучы өчен иң зур бәһа булып тора да.
Ә инде бу көндә үзеңә белем-тәрбия биргән мөгаллимәләрең белән дә очрашсаң, монысы инде икеләтә бәйрәм, әйтеп бетермәслек хатирә булып күңелләргә сеңеп кала. Иске Юраш мәктәбендә шундый зур, онытылмаслык очрашу булып узды: 1 сентябрь бәйрәменә бергәләшеп ветеран укытучыларыбыз килде.
Зур тантанадан, чыгышлардан соң, җанлы әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте. Сөйләшер сүзләр күп җыйналган. Күпме вакыт үткән, күпме сулар аккан. Балачак елларыннан тыш күпме бергә мөгаллимлек ителгән. Никадәрле генә, Такташ әйтмешли, «йөрәккә хуҗа итеп куйсак та акылны», 70 елларда шушы мөгаллимнәрдән белем алсам, 80-90нчы елларда бергә укыткан, бер телем икмәкне бергә бүлешеп ашаган мөгаллимә-коллегаларымны күргәч, хисләрнең чиге булмады, йөрәк тә акылга бик буйсынасы итмәде. Күрешү дә үзенә бер аерым төс алды. 
Беренче тапкыр дәрес биргәндәге дулкынлану хисе, сыйныф каршында каушап басып торуым, укучыларның өмет тулы күз карашлары — барысы да яңарды. Шактый гына вакыт үтсә дә, иң беренче эшли башлаган елларым күз алдына килеп басты. Ничек кенә булмасын, миңа ул елларны ул хәтле авыр булмады, чөнки минем терәгем зур иде, укытучыларым мине үз канат асларына алды.
Хәзер уйлап утырам да, укытучылыкның һөнәр генә түгел, тулы бер язмыш һәм яшәү рәвеше икәнлегенә тагын бер кат инанам. Инану гына да түгел, бүгенге очрашу тагын бер мәртәбә бу фикерне дәлилләде.
Очрашуда берәм-берәм укытучыларыбызны барладык. Күңелле дә, сагышлы да хатирәләрне искә төшердек. Бу очрашу тагын бер мәртәбә мөгаллимәләребезнең гомер дәфтәрләре бик тулы, эчтәлекле һәм гыйбрәтле итеп язылганлыгын дәлилләде. Анда эш тә, шәхси тормыш та, иҗтимагый активлык та үзенең лаеклы урынын алып тора. Тормыш авырлыкларына һәм сынауларына бирешмичә, җор телле, оптимист рухлы булып гомер кичерә алар. Бүгенге көндә дә мөгаллимәләребез эзләнүдә, яңалыкка омтылып яши. Әле дә мәктәп тормышы белән кызыксынып торалар. Шул ук вакытта мәгариф, мәдәният идарәсенең алыштыргысыз ярдәмчесе булып кала бирәләр.
Күңелләрне кузгатырлык очрашу, инде арабыздан бакыйлыкка күчкән олы шәхесләребезне искә алу, алар белән бергә булган хатирәләрне яңарткан, гыйбрәт һәм үрнәк алырлык гүзәл бер кичәгә әверелде, төзәлергә дә өлгермәгән яралар яңарды. Яңарак кына бакыйлыкка күчкән җитәкчебез Илсур Ленур улын, мәктәпкә нигез салучы Әнәс Мирзаян улын һәм башка остазларыбызны искә алдык, бөтенесенең күңеленнән җылы истәлекләре ташыды. Кичәнең башыннан ахырына кадәр үземнең шундый остазларым булуына куанып һәм сокланып утырдым.
Кешене мәңгелеккә югалтуны вакыт үткән саен көчлерәк аңлыйсың икән. Үзе исән чакта кеше кадерен белү җитеп бетми шул бездә. Дөнья куабыз, колачлап, бөтенесен эшләп бетерергә тырышабыз, бер-беребезгә авыр сүзләр әйтәбез... Көннәрдән бер көнне барысын калдырып, бу фани дөньядан китәбез дә барабыз. Ни хәл итәсең, исән калганнарга тешләрен кысып, күз яшьләрен яшереп түзәргә туры килә. Дөнья шулай корылган, без шулай яратылганбыз. Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә каршы барып булмый. Дөньяда кылган һәр игелегебез кабат терелгәндә үзебез өчен булачак. Остазларыбызның һәрберсе Чын кеше булып яшәде дип әйтәсе килә. Тарих битләренә язардай эшләр калдырып киттеләр. Аларга багышланган гомер китабының кайсы гына битен ачып карасаң да, анда олыларга ихтирамлы, кече күңелле, балалар дөньясы белән шау-гөр килеп яшәүче, һич боекмас шәхесләр күренә. Җаны-тәне белән мәгарифкә бирелгән, тормышка гашыйк, зур-зур иҗади планнар-хыяллар белән яшәүче шәхесләр. Шундый булганнары өчен бөтен хезмәттәшләре, бөтен район хөрмәт итте аларны. Чын кеше булып яшәде алар. Шуңа да үзләреннән соң матур эшләре, алтын хәрефләр белән язып куярлык яхшы исемнәре калды. Онытмыйбыз сезне һәм онытмабыз да. 
Мәҗлесебезнең ахырында үзебезнең арадан чыккан ике мөхтәрәм абыстаебыз Мөслимә Фәрекша кызы һәм Суфия Рифкать кызы Коръән укыды, аннан һәрбарчабыз изге эшләр башкарган җитәкчеләребез, остазларыбыз рухына багышлап, урыннары оҗмахта булсын дип, дога кылдык. Мәрхүмнәрнең авыр туфраклары җиңел, рухлары шат булсын, алар хакында әйтелгән җылы сүзләр, рухларына багышлап кылган догаларны Аллаһы Тәгалә кабул кылсын. Тыныч йокласыннар, урыннары оҗмах түрләрендә булсын. Алар безнең йөрәкләрдә шат күңелле булып мәңге сакланыр.
Мәкаләмнең ахырында мәҗлескә килгән остазларыма Юраш мәктәбе администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәм, аларга алдагы тормышларында саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, күңел тынычлыгы телим. Аларның яшәү рәвешләрен саф сулы, тирән һәм киң елга белән чагыштыру бик урынлыдыр. Төпле акыллы, белемле, ачык фикерле, сабыр холыклы, сәламәт рухлы, көчле, зарлануны белмәүче, шат күңелле, һәркемгә шәфкатьле, кешеләрне хөрмәт итә белүче бу асыл затлар, әлбәттә, саф сулы елга кебек, тормышыбызда, авылыбыз тарихында зур урын били. Алар кылган изгелекләре, биргән йөрәк җылылары белән авыл халкының күңелендә яши. Бу асыл затларның яшәү рәвешләре дөньяви һәм дини белемнәр белән баетылган, иман белән сафланган. Алар бүгенге көндә дә авыл халкының күңелендә әдәп-әхлак, ислам нигезләрен ныгыту белән мәшгуль. Бер генә дини мәҗлес тә, ифтар ашлары да алардан башка үтми. Без аларга мең рәхмәтле, алар да бездән риза булсалар иде.
Адәм баласының дөньяга килүенең мәгънәсе — күргәнебезчә, игелекле гамәлләр кылу. Гомерләр ике бирелми, шуңа күрә һәрбарчабыз һәр минутның, һәр мизгелнең кадерен белеп, сөеп һәм сөелеп яшик. Яшәвебез хакына игелекле гамәлләр кылып, тормыш үзәннәрендә үз эзебезне калдырыйк, җәмгыять, кешелек өчен әдәпле, әхлаклы, иманлы буын бүләк итик.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА, Юраш мәктәбе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: