Алабуга нуры

Истәлекле мизгелләр

Соңгы тугыз елда узган Спас ярминкәләренең иң кызыклы фактларын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. 2008 ел. Спас ярминкәсе яңарды Бөек Ватан сугышыннан соң тукталган ярминкә эшчәнлеге Алабугада яңадан торгызыла башлый. Күп еллар эчендә беренче мәртәбә Спас соборының чаңнары заманча яңгыраш ала. 1821 елда изгеләндерелгән, борынгы архитектура истәлеге саналган бу бина шәһәрнең...

Соңгы тугыз елда узган Спас ярминкәләренең иң кызыклы фактларын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

2008 ел. Спас ярминкәсе яңарды

Бөек Ватан сугышыннан соң тукталган ярминкә эшчәнлеге Алабугада яңадан торгызыла башлый. Күп еллар эчендә беренче мәртәбә Спас соборының чаңнары заманча яңгыраш ала.

1821 елда изгеләндерелгән, борынгы архитектура истәлеге саналган бу бина шәһәрнең мең еллыгына 2007 елда торгызылган иде.

2009 ел. "ВДОХновение" статус алды

Алабугада автор җыры фестивале унынчы тапкыр үтә. Тойма киң Чулманга койган урында, Подмонастырка янәшәсендәге матур аланда уза ул. Җирле хакимият тарафыннан хупланып, ул рәсми статуска ирешә.

22 августта Алабуга шәһәрлегендә Меңъеллык мәйданыннан Кама ярына төшә торган баскыч ачыла. Аның озынлыгы - 370 метр.

2010 ел. Осталар саны өч тапкыр күбәйде

Россиянең 55 шәһәреннән Алабугага 480 оста җыелды.

10,5 миллион сумлык товар китерелде, һәм 4,2 миллион сумлыгы сатылды.

"Осталар шәһәре"ндә беренче тапкыр ТР Милли музее тәкъдим ителде.

Өч көн эчендә ярминкәдә 35 меңнән артык алабугалы һәм шәһәтр кунаклары булып китте.

2011 ел. XIXнчы гасыр самавырлары

Унтугызынчы гасырда ук эшләнгән, алтын йөгертелгән самавырлар ярминкәнең бизәге булды. Аларны махсус яңартканнар. 35 мең сум торса да, аларны теләп сатып алдылар.

2012 ел. Тире эшенең - үз фестивале

Беренче мәртәбә "Төрки дөньяда тире эше" фестивале булды. Анда Төркиядән, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Әзербәйҗаннан, Үзбәкстаннан 40 оста катнашты. Россиянең тире һөнәрчелеге эшләрен Башкортостан һәм Татарстан осталары күрсәтте. Осталар махсус аллеядә мастер-класслар уздырды, шулай ук эшләнмәләрне сату-күргәзмә оештырылды.

2013 ел. Спас ярминкәсе - Татарстан бренды

Ярминкә Россия чикләреннән чыгып, дөньяда таныла башлады. Беларусь, Казахстаннан, хәтта Родос утравыннан килделәр. Умартачылар өчен оештырылган шәһәрчектә илнең төрле почмакларыннан китерелгән балны татып карарга мөмкин булды.

2014 ел. Ош шәһәренең канатта йөрүчеләре

Ярминкәдә беренче тапкыр кыргызларның канатта йөрүчеләре тамаша күрсәтте. Камиловлар гаиләсе берничә дистә еллар инде бауда бии дә. Гаиләдә кечкенәләр не бу һөнәргә тәпи атлый башлаганнан алып өйрәтәләр.

2015 ел. Президент тәңкәсе

VIII Спас ярминкәсен Президент Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Аның ярминкәгә беренче тапкыр гына килүе түгел иде. Бу юлы сәүдә рәтләре буйлап йөргәндә, аның игътибарын тимерчеләр палаткасы җәлеп итте. Һәм ул истәлеккә тәңкә сукты.

2016 ел. Аждаһа һәм алма бакчасы

Үткән елгы яринкә кысаларында Алабугада беренче тапкыр Россиянең кече туристлык шәһәрләре фестивале булып узды. Анда катнашучы 14 шәһәр вәкиле үзләренең тарихы, мәдәнияте һәм истәлекле урыннары турында сөйләде. Фестивальдә катнашучылар Меңъеллык мәйданында үз алмагачын утыртты. Хәзер биредә Көнгер, Березовск, Таруса һәм башка шәһәрләрнең алмагачлары үсә. Алардан ерак түгел генә Аждаһа сыны урнашты. Риваятьләр буенча ул бу тирәләрдә тереклек иткән. Аждаһа сынын алабугалы оста Артур Гатауллин ясады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: