Алабуга нуры

Истәлекләрдә – язмышлар бәйләнеше

Киң җәмәгатьчелек 15 февральдә ел саен татар халкының бөек каһарман-шагыйре Муса Җәлилнең (1906-1944) туган көнен билгеләп үтә.

Җәлил турында истәлекләрнең берсе татар хатын-кызлары арасында беренче татар галиме, филология фәннәре кандидаты, доцент, кырык елга якын Алабуга дәүләт педагогия институты студентларына белем биргән Маһинур Фәйзуллина белән бәйле. Муса белән ул Мәскәүдә 1925 елларда танышкан. Кече Татар тыкрыгында урнашкан дүрт катлы бинада җидееллык татар мәктәбе эшләгән. Маһинур Гайнулла кызы шул мәктәптә укыткан. Мәктәп күршесендә зур бер бинада татар эшчеләре клубы эшләгән. Маһинур Фәйзуллина әлеге клубта рәис ярдәмчесе булган. Бирегә татар язучылары, шагыйрьләре еш йөргән. Алар арасында Муса Җәлил дә була.

1939 елларда Муса Җәлил Казанда Язучылар союзында эшли башлый. Шунда беренче очрашуларында ук шагыйрь Маһинур ханымны союз эшендә актив катнашырга чакыра. Маһинур Фәйзуллинага язучылар белән бергә эшчеләр һәм мәктәп балалары арасында чыгыш ясарга, газеталарга мәкаләләр язарга туры килә. Муса кешеләргә игътибарлы, үзен бик гади тота, масаюны белми, акыллы киңәшләр бирә. Аның чыгышларын халык яратып тыңлый.

1940 елда "Совет әдәбияты" журналында Маһинур Фәйзуллинаның "Муса Җәлил иҗаты турында" дигән зур гына мәкаләсе басыла. 1939 елда аны Оренбург педагогия институтының татар бүлеге студентларына совет әдәбияты курсын укытырга җибәрәләр. Программада Җәлил иҗатын өйрәнү дә каралган була. Маһинур апа беренчеләрдән булып шагыйрь иҗаты буенча лекцияләр укый. 1940 елгы "Совет әдәбияты" журналында аның Җәлил иҗатына багышланган мәкаләсе басылып чыга. Мәкаләне бастырган өчен, журнал редакторы Кави Нәҗми кисәтү ала.

Бөек Ватан сугышы вакытында Муса турында шомлы хәбәрләр таралуга карамастан, аның патриот икәненә ышаныч югалмый. 1948 елда, Җәлилне яклап, Маһинур Фәйзуллина тагын бер мәкалә бастыра. 1946 елдан башлап 1953 елга кадәр Муса Җәлил шигырьләре бастырылмый, аның исеме телгә алынмый. 1953 елда гына аның исеме яңадан кайтарыла.

"Минем күңелдә Муса поэзиягә гашыйк, акыллы, кешелекле, тыйнак, кече күңелле, һәркемгә ихтирамлы, чын мәгънәсендә ялкынлы йөрәкле патриот булып калды. Шундый фикерләремне ул исән чакта үзенә әйтүем белән горурланам", - дип язган Маһинур Фәйзуллина үзенең истәлекләрендә.

2014 елның августында Алабугага Муса Җәлил кызы Чулпан һәм аның оныгы танылган пианист Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил һәм Лиза килгән иде (геройны искә алу кичәсе "Көмеш гасыр" китапханәсендә үтте). Җәлилнең Казандагы музее хезмәткәрләре алып килгән экспонатлар арасында шагыйрьнең төрмәдә язган шигырьләре дә бар иде, шулай итеп, алабугалылар "Моабит дәфтәрләре" белән таныштылар, ә Чулпан Җәлилова әтисе турында хәтирәләре белән бүлеште.

- Сугышка кадәр вакыт бик бәхетле булды, - дип сөйләгән иде Чулпан ханым. - Әти мине үзе белән Язучылар союзына ала иде. "Алтынчәч" операсы репетицияләренә алганы булды.

1941 елның 8 гыйнвар көнне Муса гаиләсе белән хушлашып, сугышка китә.

Казанда, Максим Горький урамындагы хәзер музей урнашкан фатирда, Чулпан әтисен соңгы тапкыр күрә.

Муса музыкага да сәләтле булган, аның мандолинада, фортепьянода уйнаганы билгеле. Бу сәләте оныкларына да күчкән. Татьяна да, Михаил белән Лиза да музыка инструментларда уйный.

Кечкенә генә шәһәр булуына карамастан, Алабугада да шагыйрь исемен йөрткән урам бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: