Алабуга нуры

Иза чигүләр күпмегә барыр

Милли мәсьәлә, милли телләр... "Идел" журналында "Татар башын татар ашар" һәм район газетасында Ш.Дадинаның "Милли мәсьәлә һәм милли телләрне... изацияләү" дигән язма күңелгә хуш килгән иде. Бу теманы дәвам итәрләр әле дип уйлап йөрсәм дә, шактый вакыт узуга карамастан, андыйлар әлегә күренмәде. Шәмсия ханым бүген модада саналган чит сүзләрнең ничек...

Монетизация милли мәсьәләгә кагылмый бугай - ул сумнарны сукыр бер тиенгә әйләндерүне аңлата. Автобустан төрткәләп чыгарганда: "Хәзер монетизация, льготалар бетте, шуны да белмисеңмени, карт алаша?!"- дип җикеренеп кычкырганнары әле дә колак төбендә яңгырап тора. Ә бүген модада саналган сүзләрнең берсе " импорт". Авылда яшәсәк тә, ашаганыбыз - импорт, кигәнебез - импорт. Кыскасы, "импортизмда" яшәп ятабыз. Мин 45 ел мәктәптә рус теле укыттым. Сатирик әсәрләр конкурсына җибәрелгән "Авыл мәктәбен япкач, мөгаллимнәр ни диләр?" дип исемләнгән язма республика журналларының берсендә басылып чыкты, шуннан бер өзекне сезгә дә тәкъдим итмәкче булам.

"Сөйләттеләр:

Безнең ил ул -

Дөньяның иң шәп иле!"-дип.

Хәзер бездән бар да көлә,

"Укытучы шыр тиле!- дип".

Безнең баштан узмадылар

Нинди генә "акцияләр":

Реформиза - цияләр,

Модерниза - цияләр,

Профориента - цияләр,

Специализа - цияләр"

Интерниза - цияләр,

Инвентариза - цияләр,

Унитариза - цияләр,

Интернационализа - цияләр,

Социализа - цияләр,

Аккредита - цияләр,

Реструктуриза - цияләр,

Кат-кат аттеста - цияләр,

Оптимизацияләр,

Тагын-тагын әллә нинди

Мыскылиза - цияләр.

Авылга да, мәктәпкә дә

Калды соңгы санкция -

"Списать" дигән акт язып,

Бары утилиза- ция!

Инде менә мәктәп ябып,

Калдыралар эшсез безне.

Телне тешләп түздек әле!

Түзик кысып тешебезне...

Алабуга районында дистәләрчә авыллар юкка чыкты, күпме урта мәктәп ябылды... Моны ничек аңларга: утилизацияме әллә мыскылизацияме?

Алгарышка зур этәргеч,

Имеш, бушлай ноутбук та.

Яңалыктан ни файда соң?!

Мәгариф бит нокаутта!

Безне сүгә түрәсе дә,

Һич югында бер эшсез дә.

Без күптәннән йөрәксез дә,

Без телсез дә, без тешсез дә!

Бу илдәге бар бардакны

Кирәктер бит сылтар кеше.

Кем гаепле? Укытучы!

Бу бары тик -

Аның эше!

Шәмсия ханымның сүзләрен куен дәфтәренә язып куйган идем, менә алар: "стандартизация, ягъни бер үлчәмгә, бер калыпка туры китерү. Бер ягыңнан кулың яки аягың чыгып каламы - анысы синең проблема. Стандартка туры килү өчен телеңне дә, әнкәңне дә, туган җирең белән гореф-гадәтләреңне дә онытырга мәҗбүрсең. Чөнки сүз составында шул ук "иза" утыра"...

Безгә алай ни дә болай ни, дип, баш иеп йөрсәк, цивилизация урынына "мокытизация", "мескенизация" стадиясенә тәгәрәвебез бик ихтимал. Безне икенче бер "афәтизим" җәтмәсенә тизрәк куып кертеп, бер стандартка туры китереп, инкубатор чебиләре ясамакчы булалар. Алай җайлы: халык та юк, проблема да юк, акча да ( анысы инде күптән юк), аерым сәясәт тә кирәк түгел. Әмма күпмилләтле илнең тотрыклы, дустанә яшәве өчен, телисеңме, юкмы, "иза"ларны киметергә һәм вак милләтләр мәнфәгатен (шул исәптән керәшеннәрнекен дә) сакларга туры киләчәк.

Әгәр иртәгә тормышыбызны үзгәртеп корырга сәләтле буынны күрәсебез килә икән, укытучыга бүгеннән мөнәсәбәтне, карашны үзгәртергә тиешбез. Җәмәгатьчелек фикере мәктәпкә аз гына бәйләнеше булган барлык административ хезмәткәрләр эшенә радикаль йогынты ясасын. Мин ышанам: шундый вакыт җитәр: "Кеше - горур яңгырый!

Укытучы - горур яңгырый! Укытучыны хөрмәт итәргә кирәк!"-дип әйтергә мөмкин булыр.

П.Андреев, хезмәт ветераны, укытучы-тикшеренүче

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: