Алабуга нуры

Изге күңелле зат иде

Үлемне күз белән каш арасы, диләр бит. Бу сүзләрдә хаклык күп икән. Мин моңа тетрәнә-тетрәнә ышандым.

Рәсимә Мулланур кызы Хәйруллина әле Яңа ел алдыннан гына үз аягы белән йөри, шаярып көлә алмаса да, кешеләр белән ихластан аралаша (ансы нинди авырлыклар белән бирелгәнен бер Аллаһ һәм үзе генә белгәндер), һәрвакыттагыча сабыр һәм иң мөһиме - күзләрендә яшәүгә өмет чаткылары чагыла иде. Һәм менә шул Кешенең сигезеннән тугызынчы гыйнварга каршы төндә тәненнән җаны аерылып, мәңгегә күкләргә ашкан (әле декабрь ахырында гына аларның фатирында сөйләшеп утырган идек). Бер карасаң, ул, әйләнә-тирәсендәге күп меңләгән ватандашларыннан бер ягы белән дә аерылмый: хәләл көче белән көн күрә, тапканына сөенә һәм шөкер итә белә; ире Шамил ага белән ике кыз үстереп, инде хәзер оныклары Камиләне дә үзләренә лаеклы алмаш итәр өчен тырышып яткан мәле иде. Кызганыч, өлгермәде.

Мин Рәсимә апаны 1,5 еллап якыннан белгәнлектән һәм аның күңелендә (юк, бар калебендә!) энә очы кадәр дә икейөзлелек, мәкер-хәйлә һәм үз файдасын кайгырту ише сыйфатлар булмаганга, аны сагынып һәм рухы алдында баш иеп, газета укучыларыбызга да ошбу зат турында беркадәр шәрекләп китергә булдым. Чөнки ул моңа һичшиксез лаек һәм инсаннар мин фәкыйрегезнең ошбу гамәлен күпсенмәсләр дигән өметтә калам.

Фирдәвес Хуҗин язмасының тулы вариантын газетаның 3 нче санында укый аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: