Алабуга нуры

Изгелекләр халык күңеленнән китмәс

Шунысы куандыра: милләтебезнең асыл сыйфатлары яши, халкыбыз дини йолаларыбызга битараф түгел, үсеп килүче буыннарга үрнәк булырлык гамәлләр кылып, игелек сабакларын бирүен дәвам итә.

Бу көннәрдә миңа Җәмигъ мәчетенә йөрүче өлкәннәр белән сөйләшергә туры килде. Өлкәннәр көне турында сүз чыккач, алар быел бу уңайдан мәчеттә шәһәребезнең имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов тәкъдиме белән оештырылган кичә турында бәян иттеләр. 3 октябрьдә бирегә мөхтәрәм әби-бабайларны чакырып, алар өчен бәйрәм табыны оештырганнар.

- Кичәдә мәртәбәле өлкәннәребез күп иде. Мәсәлән, Галимҗан хәзрәт Ягъфәров, ул шәһәрнең иске өлешендәге "Нур" мәчетенең беренче хәзрәтләреннән берсе, аны төзекләндерүдә үзеннән зур өлеш керткән кеше. Аның өчен икеләтә бәйрәм булды, без аны туган көне белән дә тәбрикләдек, 84 яше тулды, - ди Зөләйха Вафина.

90нчы еллар искә төште. Тойма урамы, 34нче йорт бинасын мәчет итүгә рөхсәт алганнан соң, Фирүс Шәфыйков тырышлыгы бәрабәренә (аның белән бергә шәһәр советыннан карар юллап йөргән Тәскирә апа Шәрипованың җаны оҗмахта булсын) ул төзекләндерелгән иде. Сабирҗан бабай Мөхтәров, Зәйнәгытдин бабай Камалетдинов, Мөхәммәтҗан бабай Гайнанов, Ильяс бабай Якупов һәм башкалар ул чагында бик булышты. Хәтта әбиләр читтә калмады. Диния, Фәйрүзә әбиләр, Миңлегаләм, Нурлыбанат, Камилә абыстайлар да ярдәм итте. Шәһәрнең өске өлешендәге төп мәчетебезне бар итүдә ярдәме тиючеләрне санап кына да бетерерлек түгел. Алабугада яшәүче татар, рус, мари, чуаш, удмурт һәм башка милләт вәкилләре бергәләшеп торгызган, 2001 елның языннан эшләп киткән мәчет мәһабәт манарасы белән әллә кайлардан күренеп тора.

Зөләйха ханым әйтүенә караганда, кичәдә иллеләп кеше җыелган. Мәчетләребезне торгызуда башлап йөргән, хәзер инде арабыздан киткән мөселманнар рухына багышлап дога кылганнар.

- Актив әби-бабайларыбыз күп безнең. Зирәк апа Садыйкова бирегә укырга йөргән иде, хәзер үзе дәресләр бирә, мәдрәсәгә килә алмаучылар янына үзе йөреп укыта. Тәлгать хәзрәт Каюмов, Рөстәм хәзрәт Хадиевне халык бик ихтирам итә, - ди Зөләйха ханым.

Мәчет эшчәнлегенә һәрвакыт булышып йөргән Сания, Галия, Тәгъзимә апаларны да җылы сүз белән телгә алды ул. Миргарифан бабай Давытовның (үзе вафат инде, урыны җәннәттә булсын) хәләл җефете Гадәния апаны да мәҗлескә чакырганнар. Бәйрәм ашларын Вәсилә апа әзерләгән. Сәламәтлеге йомшак булу сәбәпле килә алмаучыларны да онытмаганнар, һәммәсен искә алып, өйләренә шалтыратып, бәйрәм белән котларга тырышканнар.

Мәчет ишекләре һәркемгә ачык. Кизү торучы Рафаил, Рәшит, Әхтәм бабайлардан башлап, мәчетнең матди ягын кайгыртучыларның да барысына рәхмәт укый бирегә йөрүчеләр. Сәгъдәтҗан хәзрәт Зарипов, Равил хәзрәт Мостафин, Наил хәзрәт Габдрафиков, Марс Фәезов һәм башкалар -динебез яшәсен дип хезмәт итүчеләр.

Мөселманнар өммәтеннән булган татарларның ерак әби-бабайларыбыздан калган матур гадәтләрен, дини йолаларын, белемгә омтылышны саклавы безне милләт буларак яшәтә. Саф күңелле, якты йөзле булу, олыларны хөрмәтләү, бер-беребезне ихтирам итү көн дә кирәк, ул бит безнең тамырлардан килә.

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов әйтүенчә, динебез шулай өйрәтә:

- Пәйгамбәребез әйткән: "Кем яшьләргә мәрхәмәтле булмаса, һәм өлкәннәрнең хаккын хакламаса, ул безнең өммәттән түгел".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: