Алабуга нуры

Ижевскидагы фаҗига эзләре буйлап: газ шартлавыннан ничек сакланырга

Үткән атнада күрше республикада килеп чыккан фаҗига бөтен Татарстанны тетрәндерде. Хәтерләсәгез, 9 ноябрьдә Ижевскида көнкүреш газы шартлау аркасында, Удмурт урамындагы 261нче йорт подъезды җимерелде.

Әлеге очрак буенча Россия ҖК 238 маддәсенең 3 өлеше – “Саксызлык аркасында ике яки күбрәк затның үлеменә китергән, куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган эшләр башкару яисә хезмәт  күрсәтү” –буенча җинаять эше кузгатылган. Соңрак вакыйга үзәге булган фатир хуҗабикәсенең улына карата эш ачтылар. Тикшерү мәгълүмәтенә караганда, гаепләнүче газ плитәсенең көпшәсен өзгән дә, әйберләрен алып, чыгып киткән. “Российская газета” аның үз гаебен инкарь итмәвен хәбәр итә.

Җимереклек урынында кешеләрне коткаруда Татарстаннан да 41 хезмәткәр катнашты. Бу эшкә республиканың кинологлары да җәлеп ителгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнегалиев ТР Хөкүмәт йортында гадәттәге республика киңәшмәсе барышында муниципаль берләшмә җитәкчеләренә мондый афәтләрне булдырмас өчен, кисәтү чаралары үткәрергә кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Рөстәм Миңнеханов шулай ук халык арасында газ җиһазларын куллануда куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату эшләре оештырырга чакырды.

− Кызганыч, бездә дә андый тәҗрибә бар. Җылыту сезоны башлануга, теге яки бу вакыйга килеп чыга. Регламент бозу яки җитди куркыныч тудыра торган җиһазлар белән саксыз кыланудан шулай була, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Әйтергә кирәк үткән елның декабре ахырында кизү бүлегенә Алабуга районындагы Армалы авылыннан газ шартлавы турында хәбәр алынган иде. Вакыйга нәтиҗәсендә, ике кешегә зыян килде, тәннәре 2 һәм 3 дәрәҗәдә пешкән, аларны район үзәк хастаханәсенә салдылар. Газ керә торган сыгылмалы көпшә өзелү нәтиҗәсендә, газлы һава катнашмасы яна башлап, бер катлы ике фатирлы йортка ут капкан иде. Ул очракта, 75нче янгын бүлеге башлыгы Евгений Шумилов әйтүенчә, табыннан соң ир-атлар йокларга яткан, төнлә аларның берсе уянып, тәмәке кабызган, нәтиҗәдә шартлау яңгыраган. Күршеләре сөйләвенчә, аларның өченче көн рәттән эчүе булган. Алкоголь белән мавыгучы, күп балалы, социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр шәһәрнең төрле хезмәтләренең, шул исәптән күзәтчелек эшчәнлегенең дә, махсус игътибарында.

Районның башкарма комитеты тарафыннан һәр ел “Торак” операциясе уздырыла. Аның кысаларында оператив төркемнәр булдырылган, аларга ЭЭБ хезмәткәрләре, күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең вазифаи затлары, янгынга каршы федераль хезмәт эшчеләре һәм хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, авыл җирлеге башлыклары керә. Максат – кешеләрнең йортларында янгын чыгуларны кисәтү. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, социаль яклау, опека органнары белән бергә, безнең бүлек куркыныч мөмкинлеге югары урыннарны тикшерә. Алар даими күзәтүдә. Ел да инструкция үткәрәбез, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җиткерәбез, − ди Алабуга районы буенча ТР Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге башлыгы Александр Ябуров.

Республика программасы буенча, күп балалы гаиләләр яшәгән йортларда 84, ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен – 25 данә янгын хәбәр иткече урнаштырылган.

− Янгын вакытында кеше күбесенчә төнлә һәлак була. Ис газыннан агуланып, ул йокысыннан уяна алмый. Янгын хәбәр иткече янгынны вакытында ачыклап, кешегә хәбәр итү өчен хезмәт итә. Мин һәркемгә аны куйдырырга тәкъдим итәм, кемнәр урнаштырган, төзек хәлдә тотсыннар, − ди Александр Ябуров.

Без Ижевскида булган фаҗигане күрүчеләр белән очраштык.

Ирина Орешкова:

Бик куркыныч. Вакыйгага кадәр ярты сәгать кала без шул районда булдык. Кибеттә җиһаз сайлый идек. Икенчесенә киттек. Аннан соң янә беренчесенә кире кайттык. Шулар арасында шартлау булды. Без әйләнеп килгәндә, 10 минутлап үткән иде. Котчыккыч күренеш. Сатучы әйтә, түшәмнән штукатурка коелды, ди, югыйсә кибет юл аркылы. Борылып килгәндә үк, әйләнә-тирә сөремле иде, кайдадыр янгын, дип уйладык. Аннары каршыда вакыйга тулысы белән ачылды. Мескен кешеләр.

Рамзия Зарипова:

− Мин оныгымны инглиз теленнән шөгыльгә алып киттем, ул сәүдә үзәгендә үтә. Удмурт вакыты белән кичке биш тирәсе иде. Шартлау яңгыраган вакытта, автобуста идек, автобус калтыранып куйды. Башка беренче килгән уй юл һәлакәте булды, аннан соң төтен һәм тузан күтәрелүен күрдек. Әлбәттә, автобус туктады, барысы да куркынды. Берни аңламадык. Йөртүчегә шалтыратып, юлның ябылуын хәбәр иттеләр. Ул алга таба үзебезгә барырга кушты. Җәяү киттек. Кешеләр торак йорттагы шартлау турында сөйләшәләр иде инде. Ашыгыч хезмәт – полиция, медицина ярдәме, янгын сүндерү машиналары шул урынга килгәнен үзем тәрәзәдән күзәтеп тордым.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: