Алабуга нуры

«Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын»

Күптән түгел Алабуга районы Илмәт авылында яшәүче Наилә Хәкимҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөтен авырлыкларны үз җилкәсендә татыган, олы тормыш юлы үткән тыл ветераны үзенең истәлекләре белән уртаклашты.

Наилә Зәйни кызы 1931 елның 31 мартында Кече Илмәт авылында дөньяга килә. Илебезгә фашист гаскәрләре аяк басканда, аңа нибары 10 яшь була. Ул вакытта авылда төп эшче куллар булып хатын-кызлар, балалар, яшүсмерләр кала.
— Без гаиләдә дүрт бала үстек, — дип, сүзен башлады ул. — Тормышыбыз бик авыр булды, сугышның газапларын күп күрдек. Әлеге афәт авылдагы һәрбер йортка кагылды, ә халык барыбер бирешмәде, соңгы чиккә кадәр тырышты. Әти сугышка киткәч, бөтен авыр эшләр безнең җилкәгә төште. Үгезләр җигеп җир дә сукаладык, урман да кистек. Әни өйдә юкта, яшь бала да карарга туры килде. 14 яшемдә Казан ягындагы Биектау авылына урман кисәргә бардым. Менә шушы кулларым белән мин күпме агач кистем. Аларны кисәбез дә, ботакларын яндырабыз. Авырлыкларны күп күрдек, балам. Әле юньләп ашарга да юк вакыт. Кесәгә уч төбе кадәрле ипи тыгып алып барабыз да, аны утта җылытып, көйдереп ашыйбыз. Нишлисең, заманасы шундый иде бит. Җәен кузгалак, кычыткан, кәҗә сакалы, юа... Шул үлән ашап үскәнгә, нык булганбыз инде без! Әмма бер дә уфтанмадык, нинди генә эшкә кушсалар да, риза булып эшләдек тә эшләдек, — дип хәтер дәфтәрен актарып, үткәннәрне исенә төшерә-төшерә сөйләде Наилә апа.
Әнисенең әтисе янына ел саен Казанга җәяү чана тартып барганын искә ала ул. Биш көн җәяү барырга туры килгән аңа! Әле бит шул кадәр кире кайтасы да бар. Шул вакытта Наилә апа өйдәге бөтен эшне үз кулына ала, әле кечкенә бала да карый. Яшь кенә кыз баланың гаиләдә олы ярдәмче булуы да үзе бер батырлык. 
— Ул вакытта белем алырга бик мөмкинлек булмады. Шулай да 8 сыйныф тәмамладым инде. Берничә классны бер укытучы укытты, андый укуның ничек булганын үзегез чамалыйсыздыр инде, — ди ул.
Тыл ветераны күп еллар тракторда эшли. Берсендә шулай көзен аягы бик аздан гына сукага кысылмыйча кала. Аякларым шунда имгәнеп бетте инде, ди. Лаеклы ялга чыкканчы, Наилә апага фермада төрле эшләрдә эшләргә туры килә.
Тормыш иптәше Көек авылыннан була, ул Сабир абый белән кичке уенда таныша. Яшь пар 1956 елны зур тормыш юлына аяк баса, өч улларына гомер бүләк итәләр. Кырык дүрт ел бер сукмактан атлыйлар. Кызганыч, 2000 елда Сабир абый якты дөньядан китә. Балалары әти-әнисе үрнәгендә хезмәт белән чыныгып үсәләр, төрле һөнәрләр үзләштереп, үз гаиләләрен коралар. Бүгенге көндә Наилә апаның 6 оныгы, 7 оныкчыгы бар.
— Балаларым һәрвакыт ярдәм итеп тора, ялларда яныма кайтырга тырышалар. Күршеләремнән уңдым, Нәкыя нәрсә генә пешерсә дә, миңа алып керә. Социаль хезмәткәрем Эльмира Хәбибуллина һәрвакыт килеп, бөтен эшемне эшләп китә. Өйләрем җылы, нәрсә телисең шул бар, Аллага Шөкер. Элекке еллардагы авыр хезмәт белән чагыштырганда хәзер эш күпкә җиңел. Авыл җирлеге башлыгы Рәзимә Тимерхановнага, барлык авыл халкына рәхмәт, ихтирамнарын тоеп яшим. Бер бәйрәмдә дә искә алмый калмыйлар, — дип сүзен йомгаклады тыл ветераны.
Наилә апа белән әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте. Бүгенге көндә ул үзе генә яши. Тик күршеләре, балалары, авыл халкы аңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Тыл ветераны бүгенге тормыштан канәгать, биргәненә шөкер итеп, балаларының, онык-оныкчыкларының игътибарын тоеп, аларның казанышларына сөенеп, тыныч тормышка куанып яши.
— Илләр тыныч, дөньялар имин булсын! Кабат сугыш афәтләрен күрергә язмасын, — дип үзенең теләкләрен теләп, безне озатып калды ул.
Сугыш чоры кешеләре, без сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Сез күргән авырлыкларны беребезгә дә күрергә язмасын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 20 апрель 2021 - 10:41
    Без имени
    Собханаллам ❤️