Алабуга нуры

Кабул кылынган хаҗ өчен бүләк – бары җәннәт

Быел хаҗга Алабугадан барлыгы 26 кеше барды. Миңа шуларның берсе - 73 яшьлек Наил Габдерәфиков белән күрешеп, әңгәмә алып барырга насыйп булды.

Узган айда Татарстан мөселманнары хаҗ гыйбадәтен кылып ерак юлдан кайтып җитте. Хаҗ кылуның хәзер бер кыенлыгы да юк шикелле - очкычка утырасың да, берничә сәгатьтән Мәдинә шәһәренә барып төшәсең. Аннары автобус сине Мәккәдәге кунакханәгә илтеп куя. Анда яшәү, туклану яклары, медицина хезмәте күрсәтү - бары да алдан хәстәрләп куелган.
- Наил абый, бу изге гамәлне кылырга беренче тапкыр бардыгызмы?
- Әйе, беренче тапкыр. Хаҗга бару теләгем күптән бар иде. Президентыбыз Рәстәм Мңнеханов программасы белән Татарстанның 43 районыннан 43 кеше бардык. Районыбыз имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт мөтәвәллият җыелышында безнең районнан мине сайлаган, моның өчен зур рәхмәт аңа. Юллама 240 меңлек, бу бәягә ике мәртәбә ашау, кунакханә, юл бәясе керә.
- Ничәсе китеп, ничәсе кайттыгыз? Юл ничә сәгатькә сузылды?
- 1 сентябрь көнне киттек, 23 сентябрьдә инде шәһәребездә идек. Казаннан туры Мәдинәгә очтык, моңа якынча 6 сәгать вакыт сарыф ителде. Аннары уңайлы автобусларда Мәдинәдән Мәккәгә юнәлдек, аралары 456 километр, 8 сәгатьлек юл. Көндезгә эләктек, юл буе карап, күзәтеп бардым. Әйләнә-тирәли тау, бер җан иясе, бер үсемлек юк, чүл.
- Анда барып җиткәч, кайда урнаштыгыз?
- Безне, 43 кешене, Казаннан Марат хәзрәт йөртте, урнаштырды. Беренче тапкыр булып без яңа салган кунакханәгә эләктек.
- Климат ничек, һава алышынгач, авырмадыгызмы?
- Кунакханәдә кондиционерлар урнаштырылган, аларны һәрберсе үзенчә көйли, кемгәдер салкынча, кемгәдер җылырак кирәк. Ә урамга чыгасың - шулкадәр кызу. Шундый шартлар нәтиҗәсендә, авырдым бераз.
- Наил абый, хаҗга баруыгызның нияте? Бүләккә нәрсә алып кайттыгыз?
- Мин анда зәмзәм суына, я булмаса туганнарыма бүләк җыярга түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен бардым.
- Мәккәдә әйбер бәяләре ниндиерәк?
- Ике мәртәбә ашаталар, ә көндезге ашау ягын үзең кайгыртасың. Ашамлыклар кыйммәт, чүпрәк-чапрак очсыз. Шунысы кызык тоелды: кибет киштәләренә тезелгән сөт продуктлары - төрле майлылыктагы сөте дә, сөт өсте дә, катыгы да - барысы да бер бәядән. Бәяләр реал дигән берәмлектә куелган, бер реал - 18 сум. Тагын шунысы бар: сату нокталары озын бер рәт белән тезелгән, сатучылары да күп түгел, халык шыгрым тулы. Кирәк әйберләрен җыеп бетергәч, хуҗа янына барып чутлаталар, бернинди урлаш та юк. Монда канун каты! Әйбер урлаган кешенең бармакларын кисәләр, шуңа берсе дә урлашмый. Бармаклары киселгән, хәер сорашып торучы балаларны Гәрафәт тавында очраттым, ә алар алдына "акча бирергә ярамый" диеп язып куелган.
- Тагын нәрсәләргә игътибар иттегез?
- Эшчеләр арасында бер хатын-кыз юк, барысы да ир-ат. Билгеле урыннарыннан бер адым да китмиләр. Мәсәлән, аш бүлеп бирүче итеп билгеләнгән икән ул, кеше бармы, юкмы, шунда тора, хезмәт хаклары түбән, ә үзләре шундый җитез эшли. Үз илләренә, туган җирләренә бирелгәнлек бар аларда. Дин ягыннан шул сеңгән - тормышлары ничек кенә авыр булмасын, Татарстанда рәхәт дип, алар бернинди акчага да, бернинди мул тормыш рәвешенә дә алданып, моннан китәргә әзер түгел. Үзләрен бәхетле хис итеп, бар нәрсәгә шөкер итеп яшиләр. Аннары аларда бар җирдә тәртип. Мәсәлән, светофорлар бездәге кебек адым саен түгел, машиналар оча гына, ә бернинди бәрелеш тә юк, билгеләр дә юк, юл бирәсе булса, бер-берсенә ишарә ясап, юл бирәләр. Кагыйдә дә барысына да бер, закон бозса, берсен дә якламыйлар, бертигез җавап тоталар.
- Зәмзәм суын кайдан алып эчәргә була?
- Әл-Хәрәм мәчетендәге краннардан алып эчәсең, чикләнмәгән, кемгә никадәр кирәк, шуның кадәр ала. Шунда ук коенучылар, юынучылар да бар.
- Кәгъбә ташын ничә мәртәбә әйләнү кирәк, һәм бу ничек башкарыла?
- Ташны 7 мәртәбә сәгать теле йөрешенә каршы урап чыгарга кирәк. Бу вакытта кешеләр бер-берсенең киемнәренә тотынып, аяк асларына карамый гына әйләнә, әгәр аяк киемең салынып калса, иелеп ала алмыйсың. Алма төшәрлек тә урын юк. Кәгъбә кырыендагы әйләндереп алынган урынга керергә ярамый, хаҗың кабул булмый диләр.
- Аяк киеме нинди булырга тиеш?
- Ирләр өчен аяк киеменә шундый таләп куелган: аяк сөяге капланмаска тиеш, ә хатын-кызларга ниндине кисәләр дә ярый. Көне буе юка табанлы аяк киеменнән йөри-йөри аяк аслары кыза, чөнки асфальт кызу. Бу үзе кешене түзем булырга, сабырлыкка өйрәтә.
- Корбан чалу ничек башкарыла?
- Корбан бәясе шулай ук безнең юлламага кушылган. Безгә: "Корбаныгыз чалынды, ак киемнәрдән чыгыгыз" дип кереп кенә әйттеләр. Ә корбан итләрен, пакетларга тутырып, ачлыкта яшәүчеләргә җибәрәләр икән, чөнки ул кызуда шуның кадәр итне саклау мөмкин дә түгел. Мәчеткә килеп керүгә, шуңа игътибар иттем: киштәләргә тезелгән Корьәнне алып укый барысы да. Ә бездә аны күпчелек укый да белми. Аллаһка шулкадәр нык бирелгәннәр алар.
- Таш ыргыту ничек башкарыла?
- Мөздәлифә үзәнлегендә бер тәүлек кундык, ташны шуннан җыясы. Аның зурлыгы борчактан зуррак булырга тиеш. Бөтен җирдә каты кара таш. Беренче көнне беренче баганага - 7 таш ыргытасың, урта баганага - 21не, өченче баганага да - 21не ыргытырга кирәк, инде җитешмичә, дүртенче баганага калсаң, тагын 21не ыргытасың. Барлыгы 70 таш килеп чыга, ә инде вакытында йөрсәң, 49 таш. Багананың биеклеге 3 метр, 150 метр аралыкка тезелеп киткән, ташны билгеле бер ераклыктан ыргытасың, билгеле инде, тидерергә тиешсең.
- Наил абый, тагын нинди гамәлләр үтәү кирәк?
- Гарәфә тавына барып теләк теләргә һәм зәмзәм суы чыккан урын - аралыгы 350 метр булган Сафа һәм Мәрва таулары арасын 7 тапкыр чабып үтү кирәк санала.
- Адашсагыз, ничек иптәшләрегезне табарга?
- Безнең һәрберебезнең муенына мәгълүмат язылган кәгазь эленә. Анда кем, каян, кунакханә адресы һәм телефон номерыбыз языла. Юл чатындагы полиция хезмәткәренә барасың, ул икенчесенә җибәрә, шулай кайтасың. Әле безне шәһәр халкы сумкаларыбыздан да таный. Хаҗ алдыннан һәрберебезгә яшел төстә ике сумка тапшырыла: кечкенәсен муенга элеп йөрисең, анда документлар, телефон. Ә зурысында намазлык һәм башка кирәк-ярак.
- Димәк, сез хәзер хаҗи исеменә ия?
- Монысын инде Аллаһ кына белә.
- Нинди уйлар белән кайттыгыз?
- Барысына шөкер итеп яшәргә, түзем һәм сабыр булырга кирәк. Без оҗмахның үзендә яшибез!
Мәккә - Пәйгамбәребез с.г.в.с.нең туган шәһәре. Ул анда үскән, анда аңа пәйгамбәрлек, рәсүллек вазифасы йөкләнгән. Мәккә инде пәйгамбәребез с.г.в.с. заманындагы шәһәр түгел. Монда ул заманан Кәгъбәтулла һәм шәһәрне әйләндереп алган кара мәрмәр кыялар гына калган. Мәккә шәһәре бүгенге көндә заманча биек йортлардан, кунакханәләрдән, кибетләр вә базарлар, чәйханәләрдән торган шәһәр.
Иң яхшысы - гомрә белән хаҗны бер-бер артлы үтәү. Гомрә (кече хаж) - хәленнән килгән кеше өчен сөннәт санала.
Кече хаҗ гамәлләре бишәү:
1) Ихрам киемнәрен кию. Ихрам - ике кисәк ак тукымадан торучы махсус кием: берсен янбаш тирәли урыйлар (изар), икенчесен иңсәләргә каплыйлар (рида). Хатын-кыз үз киемендә кала.
2) Кәгъбә тирәли таваф кылу. Кәгъбәтулланы 7 тапкыр әйләнү бер таваф була. Бу дога кабул була торган урын.
3) Сәгый кылу - Сафа белән Мәрва таучыклары арасын 7 тапкыр әйләнү.
4) Чәч кыру. Чәч алдырмаган кеше ихрамнан чыкмаган була, хатын-кызлар, ким дигәндә, бер бармак буыны озынлыгында, ирләр чәчләренең чирек өлешен алдыра.
5) Ихрам халәтеннән чыгу.

Гомрә хаҗы шуның белән тәмамлана. Кече хаҗдан соң олы хаҗга кадәр дини урыннарга барып, манзара кылып йөрергә була.
Пәйгамбәребез с.г.в.с. үзенең хәдисендә "Хаҗ ул - Гарәфә" - ди, ягъни хаҗга килүче кеше Гарәфәдә булмаса, ул кешенең хаҗы хаҗга саналмый, дигәнне аңлата. Мәккәгә хаҗ гамәлен кылырга килүчеләр хаҗи дәрәҗәсенә ирешер өчен:
- ихрамга керергә;
- Гарәфә дигән урынга барып, шунда билгеле вакытта торырга;
- тәваф кылырга тиеш.
Шуларны эшләгән кеше хаҗи дәрәҗәсенә ирешә.
Хаҗның биш вәҗебе бар:
1) Сафа һәм Мәрва таулары арасында йөгерү;
2) Мөздәлифә үзәнлегендә бер сәгать булса да басып тору;
3) таш ату;
4) изге Әл-Хәрам территориясендә чәчне кыскарту яки бөтенләй кыру;
5) Мәккәгә килгәч бәйтуллаһны тәваф кылу.
Хаҗ өчен ихрамга кергән кеше корбан көнне кояш чыкканчы Гарәфәттә була алмаса, ул хаҗга өлгермәгән булып санала, тәваф, сәгый кылырга һәм чәчен кырырга тиеш. Киләсе елда хаҗ кылу ваҗиб була. Хаҗ белән 3 кеше җәннәтле була, дигән: кем кыла, кем өчен кыла һәм кем акчасына кыла. Хаҗ кылгач, гөнаһка керешкәнче, саф-пакь килеш тизрәк Мәдинәгә күчәләр, чөнки анда кылган гөнаһ та 700 тапкыр арттырып языла.
Булачак хаҗиларга файдалы мәгълүмат:
- тиешле прививкаларны ясатырга, юкса виза бирелми;
- бер климаттан икенче климат зонасына күчүне хроник авырулы кешеләр авыр кичерә, икенче төрле итеп әйткәндә, климат алыштыру авыр барырга мөмкин. Шуңа күрә андый авырулар үзләренә кирәкле даруларын (рецептлары белән) алырга тиеш;
- төрле континент кешеләре үз вирус-бактерияләрен дә ияртеп килә. Ә анда контакт зур, җитмәсә, зур-зур кондиционерлар эшләп, һаваны таратып тора. Шуңа күрә витаминнар эчәргә, организмны йогышлы авыруларга каршы торырга әзерләргә, иммунитетны ныгытырга кирәк;
- рухи күтәренкелек белән йөреп, хаҗда 50 шәр чакрым үткәнеңне сизми дә каласың. Аяклар кыршылып, тән ышкылып җәрәхәтләнергә мөмкин. Уңайлы (өйдә киеп йөреп, аякка җайлашкан) аяк киеме, җәрәхәтле урыннарга тидерү өчен мазьлар кирәк;
- салкын зәмзәм суы эчмәскә, хаҗда авыруның башы - шуннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: