Алабуга нуры

Кабык арбада – госпитальгә

Ямьле язлар җитеп, нурлы май аеның Бөек Җиңү көне ел саен, безнең куанычка, килеп тора. Ләкин күпне күргән сугыш ветераннары гына хәзер бик аз калды, аларның истәлек язмалары да инде сирәгәйде. Кайбер авылларда алар хәзер бөтенләй дә юк.

Безнең кечкенә генә Тойма авылыннан олы яуга 140 ир-егет киткән булса, шуның 86сы мәңгелеккә чит җирләрдә ятып калган. Бүген авылда бер генә сугыш ветераны да калмады. Ул дәһшәтле чорда туган балалар да, ягъни без дә инде әби-бабайлар булдык.
Шуңа күрә хәзерге һәм киләчәк буынга сугыш мәхшәрләренә кагылышлы истәлекләрне җиткерүчеләр булып инде безнең буын кала бара. Минем дә күңел төпкелендә мәрхүмә Галимә әнием сөйләгән бер кыйссаны бәян итү теләге күптән инде тынгы бирми. Бүген укучым игътибарына шуны җиткерәсем килә.
***
Татарның мәшһүр язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, без — кырык беренче ел балалары, ягъни мин дә шул елның октябрь ахырында әти-әниемнең алтынчы баласы булып дөньяга килгәнмен. Тик аларның миңа кадәрге биш баласы да үлә барган. Иң олысы сигез яшендә фаҗигале рәвештә — суга батып үлгән. Аннан соңгылары да шактый исәйгәч — өч-дүрт яшьләрдә, кайсы эче китеп, кайсы суык тиеп дөнья куйган. Гомерләре шулай кыска булганмы — Алла белсен.
Бу хакта әнием: «Заманы шундый каты иде, карау җитмәде. Балалар авырса да, колхоз эшеннән кала алмадык. Шулай бервакыт иртүк торып басуга киткәнче мичкә салам яга идем. Шуңа чыбык-чабык өстәп чирле балама берәр нәрсә пешерергә исәп. Мич янып тора. Шул вакыт авыл хакиме — бригадир килеп керде дә, янган мичкә чиләге белән су сибеп, аяк тибеп эшкә чыгарга боерды. Нишлим, чыгып йөгердем. Күрше карчыгы искәргәләп торса да, балам мантымады. Югыйсә, нәселебез чирле затлар түгел иде, гомерләре булмады сабыйларымның», — дия иде.
Уйласаң, хәйран калырсың: биш бала фаҗигасен ничек кичергән ул ана, ничек аларны яшәтәсе килгән аның. Әмма түзгән, алар турында бәет-мөнәҗәтләр чыгарып, кайгы-хәсрәтен эчкә йотарга мәҗбүр булган.
***
Әнә шулардан соң мин әти-әниемнең бик көтелгән баласы булып туганмын. Сугыш башлану белән, авылның иң җегәрле ир затлары белән бергә, әтием Сабирны да алганнар. Ул, мине күрмичә, сугышка китеп барган. Әнием, бала кайгыларын, сугыш чоры авырлыкларын кичерә-кичерә, мине баккан, бәләкәй арба белән тартып урак урган, башка бик күп хатын-кызлар кебек, колхоз эшеннән калмаган. Тырышып-тырмашып сыер асраган, шуның белән ач үлемнән котылып калган.
Әтигә, Сослангир газабында әзерлектән соң, Смоленск тирәсендәге сугышларда катнашырга туры килгән. Фронттан хатлар сирәк-мирәк килә торган. Бик тә күрәсе килеп, әти әнидән минем карточканы җибәрүне үтенгән. Ул чакта фотография район үзәге Бондюгта гына булган. Бер яшь тулгач, әни мине шунда алып барып төшереп, сурәтемне әтигә җибәргән.
Кырык өченче елның маенда беренче тапкыр кулы, күкрәге каты яралангач, әтине Ижау госпиталенә җибәрәләр. Катлаулы операцияләр ясап, тәнендәге күпсанлы тимер ярчыкларын чүплиләр. Бу хәбәрне алгач, әни әтинең әтисе — минем Шакир бабам белән Ижауга барырга карар кылалар.
***
Хәзер шул хакта уйласам, исем китә. Ничек тәвәкәлләгәннәр алар?! Әни бит — бабайга килен кеше. Ә ул чакта киленнәр биатайдан тел яшергән, чөнки өлкән яшьтәге ир-ат белән сөйләшү гөнаһ саналган. Бер-берең белән сөйләшмәгән килеш ничек ерак сәфәргә чыгарга кирәк? Аңлавымча, бабай әйткәнне әни берсүзсез тыңлаган, олы юлда, әлбәттә, төп фигура бераз урысча да «сукалаучы» бабай булган.
«Уфалла» арбасына ашамлык — бәрәңге, сохари, эремчек, йомырка кебек ризыклар, әтигә кирәк-ярак әйберләр алганнар (Шулкадәр ерак арада үзләренә ашап барырга да кирәк бит әле). Шуңа тагып, бәләкәй арбага яшь ярымлык мине салганнар, ягъни әтигә күрсәтергә алып барганнар.
Ул чакта әле хәзерге кебек машиналар, автобуслар, кесә телефоннары юк. Чугунски (Сюгинск) станциясенә кадәр алтмыш чакрым барырга кирәк.
...Менә алар ике арбаны җан-фәрманга тартып, чакрымнарны саныйлар. Удмурт авыллары артта кала, урман-аланнарны узалар. Әби-патшаның таш юлларында ике арбалы кәрванның тәгәрмәчләре келтери. Ике кешенең фикерен белдереп сөйләшүче бабай, исән-сау барып җитеп, улы белән очрашуны өмет итеп, юлын дәвам итә.
Берзаман эсседә арып хәлдән таеп, тукталырга булалар. Борылып карасалар — "уфалла«га тагылган бала арбасы юк — чишелеп төшеп калган, сизмәгәннәр. Шулчак әни өзгәләнеп: «Ай, Аллам, бала төшеп калган бит!» — дип кычкырып җибәргән.
Берьюлы ике кайгыдан: бала төшеп калган өчен һәм биатасына «телне ачкан» өчен әни үксеп елый башлаган, үзен чиксез гаепле тоеп ачыргаланган. «Бу баламны да Ходай алдымы әллә?» — дип өзгәләнгән. Шулчак бабай: «Ярый, килен, тынычлан, елама. Хәзер кирегә йөгерергә, баланы тизрәк табарга кирәк», — дигән.
Әни бөтен көченә барган эздән кирегә чапкан. Чакрым ярымлап киткәч, Байтирәк урманындагы бер аланда арбаны күргәч, эченә җан кергән. Мин шул арбада елап утырып торам икән. Шунда якында гына дуңгыз көтүе йөргән, ничек тимәгәннәр, Алла белсен.
Әни, сабыен тапкан сөенечтән елый-елый, әлсерәп талып, киредән бабай янына килеп җиткән, һәм шуннан соң инде бабайдан тел яшермәгән. Шул рәвешле мин — алтынчы бала исән калганмын.
Станциягә кадәр юлның калган өлешендә инде бик сакланып барганнар. Күп михнәтләр чигеп, юлда арбалары ватылып, поездга утырыр алдыннан аларны станция тирәсендәге белешләрдә калдырып, мең бәлаләр белән Ижауга килеп җиткәннәр. Ниһаять, кирәкле госпитальне эзләп тапканнар. Тик... ни аяныч, аларның өметләре акланмаган — әтине яңадан сугышка чыгарып җибәргәннәр. Алып барган күчтәнәчләрне госпитальдәге авыруларга калдырып, кирегә юл тотканнар. Янәдән авылга кайтып җиткәч, алар шул ук госпитальдә әти белән бер үк вакытта әтинең энесе Җиһангир абыйның да ятканын, тик аларның да бер-берсен күрмәвен һәм төрле төркемнәр белән фронтка җибәрелүләрен белеп күпме үкенеч-әрнүләр кичергәннәр (Җиһангир абый Днепр өчен барган сугышларда каты яраланып, күп госпитальләрдә яткан, 21 яшендә үлгән, 1944 елның 24 мартында Горький шәһәрендә җирләнгән).
***
Ижаудан әти икенче тапкыр 55нче укчы полк составына җибәрелгән, Витебск тирәсендә барган сугышларда катнашкан. Кырык дүртенче елның августында авыр яраланудан соң 1938нче эвакогоспитальдә аның уң аягын тездән түбән кискәннәр. Өч ай Магадан госпиталендә дәваланганнан соң, ул 13 тәүлек буе поезд белән авылга кайткан. Аннан соң аны хәрби хезмәткә яраксыз дип табып, башта III группа инвалидлык биргәннәр, соңрак II төркемгә күчергәннәр.
Аллага Шөкер, гарипләнеп булса да, минем әтием кайтты. Аннан соң әле миңа иптәшкә сеңлем дә туды, без икәү үстек. Шулай да масаюны, әтиле булудан мактануны, иркәлекне белмәдек, тормышның авырлыгын без дә үз җилкәбездә татыдык. Әтиемнең протез аякларын төнгә салып куйганда киселгән җирләрнең ничек кырылуын, чиләнеп торуын күреп, йөрәгем бик әрни иде. Тәнендә һаман да күпме тимер кыйпылчыклары бар иде аның. Шуның өстенә сугыштан эчке әгъзалары да авыртып кайтты, гомере буе ашказаны белән чиләнде. Гарип булса да, күпме сырхаулар, авырлыклар кичерсә дә, түзде, сыкранмады, кече күңелле, игелекле булды. Эшләмәгән эше, белмәгән һөнәре юк иде. Алтын куллы балта остасы буларак, авылдашларга йорт салырга, каралты-кура тергезергә булышты, мич чыгарды, итек басты, умарта тотты. Шуңа күрә хәзер дә аны тоймалылар яхшылыгы, ярдәмчеллеге белән искә ала.
Әтигә сугыш дәһшәтләрен искә алып сөйләве бик авыр иде. Сослангирдагы җәфа чигүләр, тигезсез бәрелешләрдә үзеңнең якын көрәштәшләреңне югалтып, дистәләрчә чакрымнарга чигенү ачысын кичерү, баш очында пулялар сызгыруы, снарядлар шартлавы, аркылы-торкылы мәетләр белән тулы сугыш кыры, этләр җигеп яралыларны ташу, печән кибәнедәй янган йортларны, морҗалары утырып калган авылларны күрү — болар әти сөйләгән кайбер сурәтләүләр генә.
***
Әйе, җиңү безгә җиңел бирелмәгән. Кызыл Армиянең тимердәй нык дисциплинасы, совет сугышчыларының дошманга нәфрәте, күп корбаннар бәрабәренә төрле батырлыкларга баруы нәтиҗәсендә фашистлар җиңелергә мәҗбүр булган. Минемчә, әле искә алган кыйсса гына да тылның фронтка ныклы ярдәме турында исбатлый, чөнки үзенең газиз кешесе — җиребезне илбасарлардан саклаучы фронтовик-солдат өчен барысын да эшләргә әзер булган безнең хатын-кызларыбыз. Татар хатын-кызлары, картлар һәм балалар тылды «Барысы да фронт өчен!» дип, үз-үзләрен аямыйча, сугышка киткән ирләр кебек эшләгәннәр, фронтны икмәк һәм җылы кием белән тәэмин иткәннәр һәм, ниһаять, Бөек Җиңү шатлыгын татыганнар.
Җыеп кына әйткәндә, сугыш афәте кайчан гына, кайда гына булмасын, бөтен халыкларны, бар тереклек дөньясын юк итә, җиргә җимереклек, күмер, көл һәм үлем алып килә. Киләчәк буын мондый сугыш дәһшәтләрен күрмәсен, илебез күге һәрвакыт аяз булсын иде. Кырык беренче ел балаларының теләге шул.
Минеһөдә ХАФИЗОВА, матбугат ветераны

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: