Алабуга нуры

Кама буеның “кара алтын”ы

62 ел элек, 1955 елның 20 маенда, нефтьнең Бондюг чыганагы ачыла.

Синтәк авылы янында (хәзерге Менделеевск районы) истәлекле 15нче нефть скважинасы бар. Янәшәдә "Биредә Прикамьеның беренче тонна нефте алынган!" дигән язулы обелиск тора. Гадәттә, 20 майда бирегә ветераннар килә.

Скважинаны тикшерүне бораулау мастеры Виктор Землянухин җитәкчелегендә Иван Щербаков, Александр Бердников, Иван Ермошкин алып бара. Девон ятмаларыннан, 1533 метр тирәнлектән, керн күтәрелүгә, сынауда нефть барлыгы беленә.

Бондюг нефте урынын контурлаган арада, Дмитрий Чиркин бригадасы, 104нче санлы скважинаны тәмамлап, 1958 елда Беренче май чыганагын ача, ул Алабуга белән Менделеевск арасында урнашкан. Шул ук елда 68нче санлы разведка скважинасыннан куәтле нефть фонтаны бәреп чыккан, бу урын Прости авылы янында, Чулманның сул ярында, Алабуга каршында гына. Шул рәвешле нефть картасында яңа - Алабуга чыганагы барлыкка килгән.

1958 елның 12 мартында Алабуга эреләндерелгән нефть помыселы төзелгән, директор итеп В.Шестеринны билгеләгәннәр. Шушы ук елның 16 сентябрендә баржа причалдан ычкынып, үзенең трюмында беренче 6600 тонна нефтьне алып киткән.

- Алабуга партия райкомы секретаре Әсгать Насыйбуллин Алабуга нефть табуның үзәге булырга тиешлеген һәм аның өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләячәген әйткән иде, - дип искә ала Әдип Фархутдинов.

1961 елда нефть үткәргеч төзелгән һәм Камадан өзлексез нефть агыла башлый. Шул ук елда югары вольтлы линияләр буенча Чулманның уң як яр буена электр энергиясе килә. Бу "кара алтын" табуны кинәт кенә тизләйтү өчен уңайлы шартлар тудыра. Шәһәр электр энергиясен шулай ук бердәм дәүләт системасыннан да алган.

1961 елда эреләндерелгән нефть промыселы базасында "Прикамнефть" нефть промыселлы идарә төзелгән, аның җитәкчесе Борис Сапгир булган.

Нефтьчеләр өчен барлык уңайлыклары булган йортлар төзегәннәр. Шулай итеп шәһәрнең яңа өлеше үсеп чыккан, аны "Алабуга-2" дип атыйлар. Бу - Разведчиклар урамы, Девон тыкрыгы, Виктор Землянухин исемендәге урам, Төзүчеләр, Яшьләр, Коммунистлар (хәзер Нефтьчеләр проспекты) урамнары.

"Төп Коммунистлар урамында административ биналар, НГДУ "Прикамнефть", Техниклар йорты, спорт комплексы, кибетләр... Монда нефть табучылар, бораучылар, геофизиклар, төзүчеләр яши. Ә "Алабуга-2" Голубой поселыгындагы фин йортларыннан, шулай ук Разведчиклар урамы һәм Девон тыкрыгындагы 1955 елның язында камада нефтә табучылар өчен йортлардан башланган иде" ("Исәнме, Алабуга" китабыннан).

Восточка

Алабугада беренче тапкыр булучу кеше кайбер аңлашылмаган атамаларга тап булырга мөмкин. Шуларның берсе - Восточка. Алабуганың бу өлеше бер дә көнчыгыш түгел, ә көньяк-көнбатыш яктаа урнашкан. Моны һәр алабугалы да аңлата алмый. Туган якны өйрәнүче Евгений Репин моңа үз аңлатмасын бирә.

- Ул заманнарда яңа йортларга хаҗәт барлыкка килде. Беренче план буенча күпләп йортлар салу районы итеп Кече Бор ягына таба җирләр сайланган иде. План бик яхшы эшләнгән һәм яңа районга исем дә уйланылган булган - "Восточный" микрорайоны. Атама аның географик урынын курсәткән, ләкин авыл хуҗалыгы җирләрен үзләштерергә рөхсәт бирмәгәннәр. Өске көньяк-көнбатыш өлештәге ташландык урынны тәкъдим иткәннәр. "Восточный микрорайон" проектының исеме документлардан сакланып калган, ә яңа микрорайонның беренче урамын Восточная дип атаганнар. Башлангыч проектның планнары, урынны алмаштыру һәм микрорайонның исемен күп алабугалылар белмәгәнлектән, шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендәге урамның ни өчен Восточная дип исемләнүенә аңлатма барлыкка килгән. Ул йортларның тәрәзәләре көнчыгышка юнәлгән булуы белән аңлатылган.

Прикамьяның нефтен ачучы, бораулау остасы Виктор Семен улы Землянухин вафат булганнан соң, Восточная урамын Землянухин урамы дип йөртә башлаганнар. Вакытлар узу белән ул урам турында онытканнар, ә шәһәрнең төп халкы (бигрәк тә шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр) әле хаман да яңа микрорайоннарны Восточка дип атыйлар, - дип сөйләде Евгений Репин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: