Алабуга нуры

Караңгылыктагы тормыш

Үтеп бара торган атна уртасында тагын бер мөһим көн билгеләп үтелде. 13 ноябрь Халыкара сукырлар көне булып тора. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы мәгълүматына караганда, бүген аларның сафына 375 инвалид берләшкән.

Алабугалы Ирина Чугунова өчен бу дата гади көн генә түгел. Өч айлык бала чагында, очраклы җәрәхәт аркасында күз нервы бозылып, ул күрми башлый. Язмабыз герое белән очрашу урынын без сөйләшеп куймый да сайладык. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика китапханәсенең Алабуга филиалы – Ирина өчен туган йорт кебек. Өстәвенә, лаеклы ялга чыкканчы, ул гомер буе Бөтенсоюз Сукырлар җәмгыяте идарәсенең Алабуга үзәгендә  тифлопедагог булып эшли.

– Күрмәүчене укырга өйрәтү алай ук катлаулы түгел, иң мөһиме – теләк булсын. Өлкән яшьтәгеләр белән авыррак, чөнки бармак битләренең тоемы начарая бара. Башлыча, үзәккә төрле сәбәпләр аркасында урта белем алмый калучылар килә иде, без аларны укырга өйрәттек. Соңыннан, безнең үзәк юнәлешен үзгәртеп, реабилитация урынына әверелгәч, үз карамагыбыздагылар белән Брайль системасын, әйләнә-тирәдә ориентлашуны, GPS – хәрәкәт һәм йорт эшләрен өйрәнә башладык.

– Күзләре күрмәүче кешеләр өчен нәкъ менә китаплар үзенә күрә бер маяк, тирәлектә адашмаска таяныч булып тора, – дип саный Сукырлар өчен республика китапханәсенең Алабуга филиалы мөдире Светлана Вәгыйзова. Бәхеткә, безнең Алабуга Татарстандагы шундый махсус китапханә булган биш шәһәрнең берсе. Аның тарихы бай – ул 1936 елның октябреннән эшли. Бүген Алабуганың күрмәүчеләр өчен китапханәсендә 487437 данә китап бар. Болар – төрле-төрле форматтагы басмалар, – дип сөйли әлеге бүлекне инде 40 ел җитәкләүче мөдир.

 – Төргәкләрдән башлаган идек, хәзер исә аларны “ретро-китап” дип атарга мөмкин. Әлбәттә, нигезләрнең дә нигезе – Брайль әдәбияте, аннан башка булмый. Бүген төргәкләр артта калды, хәзер тавышлы китаплар заманы. Башта алар кассеталы булды, аннары дисклар, бүген без флеш-карталардан файдаланабыз. Әйе, без менә шундый алдынгылар. Бездә махсус LKF форматындагы база бар.

Моннан тыш, китапханәдә “тифлографика” китапларын, икенче төрле әйткәндә, бармакларның сизгерлегенә исәпләнгәннәрен, начар күрүче кешеләр өчен эрерәк шрифтлы китаплар, һәм балалар өчен рәсем-китаплар да табарга була.

Светлана Вагыйзова аерым бер горурлык белән тактиль китапларны күрсәтте, алар заказ белән эшләнгән, кулдан тегелгән, һәм сәнгать әсәре диярлек.

Китапханәдә тагын бер мактаныч бар – бу “брайль юлы” программасы, һәм ул компьютерга тоташкан, күрмәүчеләр өчен тәрҗемәче урынына. Ул кеше махсус җайланмада язганның барын да “укый”. Математика яисә чит телләрне өйрәнү өчен бик уңайлы, – диләр биредә.

Сүз уңаеннан. Күрмәүчеләр яратып укыган китаплар темасына килгәндә, формат шикелле үк, алар да соңгы елларда үзгәреп торды. Светлана Вәгыйзова сүзләренә караганда, соңгы вакытларда мавыктыргыч әдәбият күбрәк кызыксындыра бара. Классика белән мавыгучылар да юк түгел. Мисалга, Венера Фазлыәхмәтова, без килгән көнне, үзенең күрмәүче иренә Мөхәммәт Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” китабын алды.

Гомумән алганда, китапханә хезмәткәрләренең эше аның стеналары эчендә генә калмый. Мәсәлән, һәркөн көннең беренче яртысында алар үз предприятиеләренең радиосында “ди-джей” булып эшли, анда китаплар, яңалыклар, котлаулар укый. Атнага бер тапкыр, чәршәмбе саен, бирегә китап бирү буенча күчмә пункт килә. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбе бу предприятие хезмәткәрләре түгәрәккә килә ала, анда татарча һәм русча кычкырып укыйлар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: