Алабуга нуры

Катнашучылар саны арта

Алабугада шахмат, шашка һәм домино буенча ел саен үткәрелә торган Республика ярышлары узды.

Бу ярышлар традициягә әйләнде һәм Алабугада унөченче тапкыр мартның соңгы шимбәсендә үтә. Быел республиканың 9 шәһәреннән (Минзәлә, Яр Чаллы, Нурлат, Чистай, Ютазы, Казан, Алабуга, Баулы һәм Бөгелмә) 25 команда катнашты. Барлыгы 77 кеше.

Сүз уңаеннан, 2018 елда Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы 354 мең 500 сумлык Президент гранты откан. Аның хисабына күрмәүчеләр өчен 10 шахмат һәм чит илдә чыккан 25 сөйли торган шахмат сәгате сатып алынган. Алар һәм яңа киң доминолар әлеге ярышларда кулланылды.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга җирле оешмасы рәисе Мөнип Гасыймов турнирга килүчеләрне сәламләде.

– Барлык катнашучыларга уңышлар телим. Бәйгедә иң көчлесе җиңсен иде, – диде Яшьләр һәм спорт эшләре буенча идарә башлыгының урынбасары Николай Чебан.

– Сезнең шат йөзләрегезне күрү һәм быел катнашучылар саны күпкә артканлык күзгә чагылу бик сөендерә. Барыгызга да уңышлы уен телим, шулай ук алда зур стартлар һәм Россия күләмендә шашка һәм шахмат буенча чемпионат тора. Җиңүчеләр Республиканың данын шул ярышларда яклаячак, – диде чыгышында Йолдыз Гатауллина.

Шахмат һәм шашка буенча командалар өчәр, домино буенча – икешәр кешедән тора. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Мөнип Гасыймов сүзләренә караганда, әлеге турнирларның максаты, беренче чиратта, халыкны шушы уеннарга тарту һәм аларның вакытын кызыклы үткәрүгә ирешү. Алабугага алар елга бер тапкыр җыела, үз районнарында даими шөгыльләнә.

− Шашка уенын уйный гына башладым. Былтыр безнең район командалары беренче һәм өченче урыннарны алды. Быел да кайсы төрдә булса да җиңүгә өметләнәбез, − ди Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Баулы җирле оешмасы рәисе Ольга Лыкова.

Алабугалы Светлана Дьякова шашка уены белән мәктәптән үк таныш.

– Мәктәптә укыганда шахмат түгәрәгенә йөрдем. Хәзер вакыт җитми: гаилә, эш. Сукырлар җәмгыятендә уйнарга һәм мөмкинлек буенча ярышларда катнашырга тырышам. Беренче партия бертигез нәтиҗә белән тәмамланды, – диде ул.

Шахмат: 1 урын – Казан шәһәре, 2 урын – Бөгелмә районы, 3 урын – Нурлат районы.

Шашка: 1 урынАлабуга районы командасы (Игорь Бурдин, Әхнәф Харисов, Наталья Кузнецова), 2 урынМинзәлә районы, 3 урын Нурлат районы.

Домино: 1 урын Алабуга районы командасы (Фәния һәм Александр Заводчиковлар), 2 урын  Алабуга районы командасы (Радик Шәймәрданов, Дамир Меренов), 3 урынБаулы районы командасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: