Кайнар су: зиннәтлекме, әллә кирәклекме?
Җәй - ял вакыты гына түгел, кайнар сусыз тору чоры да. Алабугалылар кайнар суның үз фатирларында Сабан туена һәм Белем бәйрәменә генә бирелгәнне әле хәтерлидер.
Сәбәпләр һәм карарлар
Җылылык челтәрләре 1986 елда булдырылган. 2005 елга кадәр предприятие 10, 11, 4-1 һәм 6нчы микрорайоннардагы челтәрләрне үзгәртеп кору буенча җитди эшләр башкара. Соңгысында кайнар суның "кире әйләнеше"н җайламаганга, кыенлыклар була. 2006 елда предприятие хосусый эшчәнлеккә күчә һәм милек ияләре еш алышынып тора, аларның акча кертү теләге булмый. "КЭР-Холдинг ИК" ҖЧҖ карамагына тапшырганда, Алабуга җылылык челтәрләренең 120 миллион сумнан артык бурычы була.
Шуннан бирле күп нәрсә үзгәрде, бүген кайнар су белән проблемалар юк дияргә дә була. Әгәр су юк икән, димәк, торбаларны алыштыралар.
- 2012 елга кадәр җәй җиткән саен бөтен шәһәрдә кайнар су өзелә иде. Сәбәпләре - иинженерлык челтәрләренең таушалуы, озак вакыт инвестицияләрнең булмавы, идарәче компанияләрнең кулланылган җылылык энергиясе өчен җыелган әҗәте. "КЭР-Холдинг"ны предприятиеләр белән берлектә берничә юнәлеш буенча эшләтергә дип карар кылынды. Беренчедән, алабугалыларны су белән тәэмин итүдә хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга кирәк иде. Икенчедән, торак йортларны җылыту сыйфатын гидравлик исәпләү һәм челтәрдәге суның температурасын күтәрүгә нигезләнгән схемалы программа эшләнде. Өченчесе - предприятиенең эчке чыгымнарын киметү. 2012 елдан башлап, инвестор предприятиегә 300 миллион сумнан артык акча тотты, шуларның 100 миллион сумы кулланылган энергоресурслар өчен, 200 миллион сумы - капиталь төзелешкә китте, - ди Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесенең башкаручы директоры Андрей Дементьев.
Хәерчегә җил каршы?
Елдан-ел, бер үк урында, кайвакытта бер генә тапкыр да түгел, казу эшләре бара. Мәсәлән, "Танайка" микрорайонында ике ел дәвамында магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләрен алыштырдылар. Андрей Дементьев әйтүенчә, биредә магистраль челтәрләр бүгенгә тулысынча алыштырылган. Элек "Гелон" рестораны урнашкан мәйдан каршында (Тынычлык проспекты буенча) әлегә мәсьәлә хәл ителмәгән: 5,8нче микрорайоннарга бара торган магистральнең бер өлеше генә алыштырылган. Калганын алдагы елларда тәмамларга ниятлиләр. 4-1 һәм 4-5 микрорайоннарына илтә торган "тормыш юлы" дип аталган юл буенча урнашкан магистраль җылылык челтәрен дә инде ике ел алыштыралар. Булган финанслауны исәпләп, аны 2021 елда тәмамларга планлаштыралар. Шул рәвешле, киләчәктә бу микрорайоннарда торучылар кайнар су кытлыгы кичермәячәк.
Таҗи Гыйззәт урамы да күпне күргән, якын арада гына анда яңадан казырга туры килгән. 39нчы йорт янында, төгәлрәк әйтсәк, спорт мәйданчыгы территориясендә, 15 июльдән 16 июльгә каршы төндә кайнар су челтәрләрендә су бәреп чыккан. Нәтиҗәдә, урамның 24, 26, 28, 30нчы йортларында яшәүчеләр кайнар сусыз калган.
- Спорт мәйданчыгын, безнең белән килешеп тормастан, челтәрләрдә кордылар. Өзеклекне бетерү өчен, безгә аны сүтәргә кирәк, - ди Андрей Дементьев.
Челтәрләрнең озынлыгы - ике торбалап 50 километр. "КЭР Холдинг" эшкә алынганчы, аларның 92 проценты сафтан чыккан булган. Бүген таушалган челтәрләр 58 процент алып тора. Девон тыкрыгында яшәүчеләр бер ай инде кайнар сусыз. Кышын өзеклек очракларының иң күбе биредә күзәтелгән, шуңа күрә торбаларны алыштыралар. Кварталлар эчендә 63 мм диаметрлыдан алып 159 мм диаметрлы торбаүткәргечләрне алыштырырга планлаштыралар, аларның гомуми озынлыгы 776 метр тәшкил итә.
Бүген дүрт җылыту казаны эшли. "Тугарово" казаны планлы төзекләндерү һәм сынаулардан соң эшли башлады, "Тарловка" казаны планлы төзекләндерүдә.
Эшләр бара
Үткән атнада кайнар су челтәрләрендә ике өзеклек ачыкланган. Аның берсе ЦТП-87нче үзәк җылыту пунктыннан кулланучыларга китә торган квартал торбаүткәргечләрендә, икенчесе - 4-1 микрорайонындагы 85нче үзәк җылыту пункты торбаүткәргечендә.
Нефтьчеләр проспектындагы 11нче йорт өчен кайнар су белән тәэмин итү челтәрен эшләтә башладылар, йортта индивидуаль җылылык пункты куелган. Бу урында 240 метр җылыту торбалары алыштырылган. Хәзер чокырларны күмәләр. 76нчы йорт янәшәсендәге кварталның җылылык челтәрендә планлы эш тәмамланган, 17 метр торбаүткәргеч алыштырылган. Эш барган урыннар төзекләндерелә.
"Тарловка" казаныннан башка, киләсе җылыту чорына әзерлек барышында, 14нче балалар бакчасындагы казанны кую эше алып барыла, шулай ук Үзәк җылыту казаннары капиталь төзекләндерү үткән. Барлыгы 2 километр җылылык челтәрләре алыштырылган.
Ниләр үтәлгән
Капиталь төзелешкә салынган чаралар хисабына:
- үзәк җылыту казанында КВГМ-30-150 (ст№3,4) автоматлаштырылган идарә системасы монтажланган;
- үзәк җылыту казанындагы КВГМ-30-150 (ст№5) су җылыта торган казан капиталь төзекләндерелгән;
- үзәк җылыту казанының су белән тәэмин итә торган резерв чыгынагы борауланган һәм төзекләндерелгән;
- 14нче балалар бакчасындагы җылыту казаны тулысынча автоматлаштырып, үзгәртеп корылган;
- ягулыкны авария булганда кабул итү бүлеге техник яктан яңадан коралландырылган;
- үзәк җылыту казанында челтәрдәге насослар төркеме үзгәртеп корылган;
- атмосфера деаэраторы вакуумлыга алыштырылган;
- үзәк җылыту казанында СЭ-800 челтәр насосына ешлык көйләгечен куелган;
- электр энергиясен коммерциячел исәпләүнең мәгълүмәти үлчәү системасы (АИСКУЭ) булдырылган;
- җылылык челтәрләре үзгәртеп корылган (6,4 км корыч торбалар изопрофлекс тобаларга алыштырылган);
- 7 торак йортта ИҖП кую башкарылган;
- үзәк җылыту казаны өчен КВГМ-10-150 (ст№8) сатып алынган һәм урнаштырылган;
- үзәк җылыту пунктыннан китә торган кайнар су белән тәэмин иткеч торбаларның 95 проценты полиэтилен торбаларга алыштырылган.
Кайнар суның җылылык нормасы
Россия законнары белән каралган санитария кагыйдәләре һәм нормалары буенча (СанПиН 2.1.4.2496−09) кайнар суның температурасы 60 градустан 75 градуска кадәр булырга тиеш. Шул ук документта суҗыйгыч ноктасында мөмкин булган тайпылышларны күрсәтә:
- төнлә (0:00-5:00 сәгатьләрдә) тайпылыш 5 градустан артмаска тиеш;
- иртәнге 5:00 сәгатьтән төнге 0:00 сәгатькә кадәр тайпылыш 3 градустан артмаска тиеш.
Кайнар суның җылылыгын тикшергән вакытта ул 40 градус кына булган очракта, аның өчен түләү салкын су тарифы буенча башкарыла. Яңадан исәпләттерү өчен, су температурасын үлчәп карыйлар. Моның өчен идарәче компания яисә ТКХ диспетчер хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суның тиешле нормадагыдан түбән җылылыкта булуы турында язма гаризаның кабул ителү вакыты һәм диспетчерның фамилиясе теркәлү тиешле. Торбаүткәргечтә техник төзексезлек булса, диспетчер аны бетерү вакытын хәбәр итеп, чарасын күрәчәк. Су температурасы төшүнең сәбәбе билгесез икән, аның җылылыгын үлчәү өчен көн һәмвакыт билгеләнә. Тиешле үлчәү алынганга акт төзелә. Бу эштә ничә кеше катнашса, документ саны шуның кадәр була. Башкарылган үлчәүләр нигезендә, тотылган су өчен салкын су тарифы буенча түләнәме-юкмы икәнлеге хәл ителә.
Мөһим!
Кайнар суның каян килгәненә игътибар итегез: "сөлгеҗылыткыч"танмы, әллә "бәйсез" торбаданмы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев