Алабуга нуры

Кайсыгызның кулы җылы?..

1945 елның 22 гыйнварында туган ул. Бик күпләр кебек заманында башта җидеелык, соңрак кичке бүлектә унъеллык мәктәпне тәмамлаган. Күпмедер вакыт туган авылы Илмәттә колхозның төрле эшләрендә йөргән, аннары абыйсы чакыруы белән Кизел якларына шахтага киткән. Шуннан Армиягә алынган.

Өч еллык хәрби хезмәтен Германиядә тутырып кайтканнан соң Татарстанның яңа төзелә башлаган Түбән Кама каласына кайтып урнашкан. Шунда, булачак насыйп ярын - Рәйсәне очрата. Егет белән кыз арасында кабынган мәхәббәт никахка алып килә. ЗАГСта рәсми теркәлү 1972 елның июнендә була. Янә бер елдан малайлары туа, 1975 елда - беренче кызлары, тагын ике елдан икенчесе дөньяга аваз сала. Тормышлары түгәрәк була Миргазизов Локман белән Рәйсәнең. Ир заты ерак араларга машинада йөри (сөйләвенчә: Мәскәү, Ленинград, Рига һ.б. шәһәрләр), ә хатыны кибеттә сатучы булып эшли. "Күпме әйттем мин аңа өйдә генә утыр, балаларны тәрбиялә, мин тапканы җитәр дип. Тыңламады сүземне, "чумарасы"на кызыгып, Бигеш аэропорты ресторанына буфетчица булып урнашты. 1978 елның октябрь төнендә җансыз гәүдәсен шәһәр хастаханәсенә алып килеп ташлаганнар, кыйналудан-имгәнүдән кара янмаган җире калмаган иде. Артыннан күпме йөрсәм дә, берни майтара алмадым: "Жигули" машинасында аның белән аэропорттан кайтырга чыккан өч кеше һәм шофер бер авыздан: "Сулга борылганда арткы ишек ачылып, егылып төште һәм тәгәрмәч астына керде", дип тәкрарладылар. Соңыннан сораштырып белүемчә, аэропортның мөдире белән нидер бүлешә алмаганнар, нәтиҗәдә - башына җиттеләр. Тикшерүче белән морг хезмәткәрен сатып алганнар, диделәр"...

Түбән тәгәрәү

Адәм баласының киләчәктә күрәселәре туганда ук маңгаена язылган була, диләр. Бу сүзләрдә хаклык күптер, мөгаен. Локман Харис улы, беръялгызы өч бала белән торып калганнан соң җанын кая куярга белмичә бәргәләнә, хатынын үлеп яраткан була ул. Күзенә ак-кара күренми, кулыннан эш китә. Еш кына сагышын басар өчен "шайтан суы"на үрелә. Тере мәет булып йөргән көннәрнең берсендә нәни кызы чирләп, табиб чакыртырга туры килә. Хатын-кыз педиатр баланы җентекләп тикшерә, тиешле даруларын эчерә, әти кешенең рөхсәте белән хәтта сабый янында кизүлек итеп төн куна. Икенче көнне үк ханым тол иргә: "Күрәм, сез ялгызыгыз гына берсеннән-берсе кечкенә өч баланы тәрбияләп үстерә алмаячаксыз, мин үзем дә ирсез генә малай үстерәм. Әгәр риза булсагыз, иртәгәдән үк бергә яши башлар өчен фатирыгызга күчеп килергә әзермен. Тик бер шарт белән: Зәйдә яшәүче өлкән яшьтәге әти-әниемне чакыртып, минем фатирга пропискага кертәбез, ә мин улым белән монда күченәм". Кичәге "дальнобойщик" "миңа барыбер", дигән шикелле дәртсез генә кулын селтәп, ризалаша.

Томышлары барып чыкмый яңа оешкан парның. Локман Миргазизов эшен дә ташламый анысы, вакытында әйбәт кенә хезмәт хакын да алып кайтып бирә. Әмма ничә карасаң, кызмача хәлендә, өстәвенә куенында аракы шешәсе, өйдә дә стаканлап чөмерә. Сәрхүшләнүе җиткәч, кемнәргәдер янап, йодрык селти, төкрекләрен чәчә-чәчә өстәл төя. Куркудан елашкан балалар, котылу урыны эзләп, яңа әнинең итәгенә сыена. Хатынның ирне эчүен ташларга өндәп күп тапкырлар сүз катуы да файда бирми, "бүтән эчмим", дип чыгып киткән ир кич белән бусагада янә сәрхүш хәлендә пәйда була.

- Болай булмый, - дип сүз кузгата беркөнне педиатр ханым, - балаларга син гаять начар үрнәк күрсәтәсең. Эчүеңне ташлар өчен яисә бүген үк наркология диспансерына кереп ятасың, мин андагылар белән сөйләштем инде, яисә өч бүлмәле фатирны миңа калдырып, чыгып китәсең. Икенең берсен сайла!

Локман Миргазизов озак сүз озайтып тормый, бер чемоданга иң кирәкле әйберләрен тутырып, чыгып китә. Бөтенләйгә, бүтән кайтмаска дип. Миңа калса, бу аның тормышындагы иң зур ялгышы була.

Ул башта Яр Чаллы каласындагы зур бер автопредприятиегә барып, шофер булып эшкә урнаша. Планнарын һәрчак арттырып үти, җитәкчелек рейска кая җибәрсә дә, карышмыйча, кушканны төгәл үти. Шуңа күрә, хезмәт хакын яхшы түлиләр, еш кына өстәмә премияләр язалар. Яшәү урыны белән дә проблема килеп чыкмый - тулай торактагы бер бүлмәдән урын бирәләр. Берничә елның үткәне сизелми дә. Инде Түбән Камада калган балалар да шактый исәеп киләләр, тик алар әти кеше турында искә дә алып карамыйлар, ә әтиләре ник бер тапкыр яннарына кайтып килсен.

Алабуга тирәсендә автогигант төзелә дип шау-шу купкан еллар. Илнең төрле почмак"ларыннан энтузиастлар шунда агыла. Ошбу җирлектә автопредприятие (АТХ-9) дә оеша. Илмәт авылы Алабуга районына кергәнлектән, инде 80 яшен тутырып узган әтисе янына да кайтып йөрергә якынрак булыр дип, Локман абый Чаллыдан Алабугага күченергә карар кыла. Яхшы кадрсыз каласы килмәгән ошема директоры: "Якын киләчәктә бер бүлмәле фатир да алып бирәм, китмә!" - дип үгетләүгә карамастан, бәйсез яшәүне бар нәрсәдән артык күргән ир барыбер үзенчә хәл итә, АТХ-9га урнашып, инде анда шоферлык һөнәренә керешә. Монда да күрсәткечләре начар булмый аның, хезмәт хакын мулдан ала, тулай торакта яшәү урыны бар. Фатир чираты якынлашып килә, болай дәвам итсә, 5-6 айдан фатирлы буласы. Әмма, бәхетсезгә җил каршы, дигәндәй, "АлАЗ" төзелеше дә, калада яңа йортлар төзү дә тукталып кала, ә автопредприятиенең үзен тараталар. Локман агаебыз эшсез һәм яшәү урынсыз кала.

Тормыш төбендә

Кырык җиде яшен тутырган ир заты, 1992 елның апрель аенда, башка барыр урыны булмагач, Илмәттә яшәүче әтисе Харис агайның йорт (кайчандыр үзе яшәгән) ишеген кага. Тик монда аны кочак җәеп каршы алмыйлар. Ни әйтсәң дә, әтисе инде 86 яшендә, үги әнисе дә сигезенче дистәсен ваклап килә (Локман абыйның үз әнисе 1963 елда ук дөнья куя). Ул, авыртмас башка тимер таяк булып кайтып төшкән "чакырылмаган кунакны" бик салкын каршылый. Шулай да әле беренче елларны артык тавыш чыгармый, колхозда төрле эшләр башкарып йөргән ирнең урыны җәюле, киеме юулы, тамагы сыйлы була. Зимагурлыкка ияләнгән, җае чыкса, "салу"ны үз иткән Локман, еш кына, кайтып, йортта шау-шу куптара. Мондый хәлләрдән туйган хуҗабикә, картыннан, холыксыз улын чыгаруны таләп итә. Айныгач басынкыланып калучы углан әтисенең әйткәненә каршы килми, алардан ерак түгел буш торучы иске генә колхоз йортына күченеп яши башлый. Бу елларда инде күмәк хуҗалыклар колхозчыларга хезмәт хакын вакытында һәм тулы күләмдә түли алмыйлар, бомж (сукбай) хәлендә калган элекке "дальнобойщик"ка кайчагында тамагы туйганчы туклану да зур проблемага әверелә. Язгы кыр эшләре башланып, басуларда соңгы трактор гөрелтесе тынганчы ул яктан четереклек тумый анысы: ашханәдә механизаторлар һәм башка хезмәткәрләр өчен аш-су әзерләнә, Локман абзыебызга да анда ишекләр ачык. Ә кышкы айларда еш кына 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Мәскәү астындагы сугышларда бер күзен югалткан фронтовик әтисенең ишеген янә ачып керергә туры килә. Тормыш кыйбласын югалткан угланга монда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайнар аш һәм икмәге табыла. 1998 елда әтисе вафатыннан соң, ошбу йортка аңа юллар ябыла. Хәер, нигә дип әле типсә тимер өзәрдәй ирне 80 яшендәге карчык туйдырып ятарга тиеш булсын ди. Эчәргә акча таба ич (бер дә булмаса кемнеңдер шәхси хуҗалыгында булышлык күрсәтеп), әнә, күп чагында салмыш баштан урамда кеше көлдереп, әллә ниләр кыланып йөри.

1994 елда булса кирәк, Локман Миргазизовның улы һәм ике кызы Түбән Камадан Илмәткә кайтып, әтиләренең хәл-халәте, тормыш һәм яшәү шартлары белән танышып киттеләр. Балигълык яшенә җиткән кыз балалар, антисанитария шартларына шаккатып, шул ук көнне китү ягын карады, ә Армиядән йөреп кайткан егет әле берничә көн әтисе янында яшәп тә маташты. Тик аннары ул да китеп барды. Аерым үскән балалар "юлдан чыккан" әти кеше белән нәрсә сөйләшкәннәрдер, анысы безгә караңгы, тик шуннан соң ата һәм балалар арасында беркайчан, бернинди дә бәйләнеш булганы юк.

Локман да адәм баласы

Л.Миргазизов еллар узган саен шәхес буларак түбән тәгәри. Яшь чагында авыл Сабантуйларына кайтып, татарча көрәш буенча мәйдан тоткан һәм авылдашларының тирән ихтирамын казанган Локман түгел инде ул (аларның нәселе озак яшәүчеләрдән, сәламәтлек ягыннан нык санала). 2010 елгы Сабантуйда, ул - 65 яшьлек карт - кайбер яшьләрне дә аста калдырып, мәйданда дүртенче батыр булса да, авылдашлар, кызмача көрәшченең кыланмышларына инде көлеп кенә карыйлар. Сәрхүшләнеп, урамда йөргәндә, аның янына беркем дә килми, бала-чага тизрәк кача, ә өлкән агай-эне үзе өчен түбәнлек саный. Чөнки исерек ир затының ни турында сөйләгәнен, кемне сүгеп кул бутаганын берничек аңлап булмый. Ә болай, аек чагында, сабыр гына, кем чакырса, шуңа ярдәмгә килә торган кеше ул. Буш вакытында гәзит-журнал һәм китаплар укырга ярата.

2005 елда пенсиягә чыкканчы, кышкы айларда, Локман абыйның кайчагында ачлыктан хәлсезләнеп ятканын һәм хәтта бер-ике мәртәбә шешенгәнен дә күрергә туры килде миңа. Ашарына кайнар аш һәм кайбер башка ризыклар китергәч, ул, сөенеп, рәхмәтләр әйтеп кала иде. Пенсия ала башлагач та адәм рәтле яшәү рәвешен сайламады ул, "бар чагында - бүредәй, юк чагында - шүредәй", дигән шикелле, акчасын күбесенчә хәмер алуга туздырып, бомжларча яшәвен дәвам итте.

"Берәүнең кадерлесе булса, күптән үләр иде", - диләр кайберәүләр аның турында. Әйе, кайчагында аның салкын урамда, кар өстенә ятып йоклаганын да күрергә туры килә, кешеләр кызганып, өенә яисә фермага җитәкләп илтәләр үзен. Өе димәктән, ул яшәгән бу торакның йорт диярлеге дә юк: ишеге ачык, тәрәзәсе тишек. Ярый инде кыш башында авылдашлардан ике ир заты килеп, биш тәрәзәсен тиң эчтән һәм тыштан пленка белән тарттырып, җил үтәли йөрмәслек итеп киттеләр (ошбу гамәл җирле авыл сәвите рәисе күрсәтмәсе белән эшләнде кебек, сукбай хәленә төшүенә үзе гаепле булса да, күрә торып адәм баласын катырып үтереп булмый бит инде).

Моннан 5-6 еллар элек район электр челтәрләре инспекторлары ут чыбыгын да өзгәннәр. Түләмәгән өчен. Ә бүгенге көндә электр чыбыгын кабат ялгау мөмкинлеге дә чамалы, чөнки Локман агай яшәгән йорт бер оешма балансында да тормый (колхоз инде күптән юк), өстәвенә, монда яшәүчебез ИНН дигәннәрен дә алмаган, кайбер башка документлары да тәртиптә түгел.

Өч-дүрт еллар элгәре Илмәт авылының медпункт мөдире Гөлфия ханым һәм аның тормыш иптәше Вәгыйз әфәнде Хәбибуллин аяныч хәлдә калган күршеләрен картлар йортына урнаштыру максатыннан, аны медкомиссиягә йөртә башлаганнар иде. Ялгышмасам, ниятләре изге булган ир вә хатын, бәхетсез затның сәламәтлеген тикшертергә район үзәгенә өч мәртәбә рейд ясап та, уңай нәтиҗәгә ирешә алмадылар. Инде булыр, дип, социаль ярдәм үзәгеннән тиешле кәгазьләрне Казанга әзерләп җибәрсәләр дә, аннан ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары имзасы белән "отказной" кайтты диделәр. Имештер, Л.Миргазизов космонавтлар сәламәтлегенә ия һәм, шунлыктан, башкалар ярдәменә мохтаҗ түгел. Имәндә икән чикләвек, диярсең. "Картлар йортына эләгү өчен имгәк булырга кирәк микәнни соң инде?" - дигән сорау туа ирексездән.

Узган елның сентябрь аенда Локман абыйны үзем белән алып, машинада Алабугага юл тоттык. Күзгә-күз карап кайбер чиновниклар белән бу мәсьәләдә сөйләшәсем килде. Социаль яклау хезмәтендәге җаваплы ханым министр урынбасары имзалаган отказной кәгазенең күчермәсен минем кулыма бирүдән баш тартты (начальник рөхсәте белән генә дип аңлатты ул). Ә ошбу хезмәтнең баш чиновнигы: "Мин сезгә ул язуның күчермәсен бирсәм, республика гәзитендә безнең данны таратыр идегез бугай, - дип, куркуын яшермәде. - "АлАЗ" поликлиникасының баш табибына мөрәҗәгать итегез, безгә - ярдәмгә мохтаҗ, дигән бер сүз булса, мәсьәләне шундук уңай хәл итәчәкбез", - дигән киңәшен бирде.

Поликлиниканың баш табибы эш кабинетында туры килмәде. Аның урынбасары, ягымлы гына ханым кабул итте безне. "Проблеманы хәл итеп булырга тиеш", - дип, телефонга үрелүе миндә генә түгел, Локман абыйның йөзендә дә өмет чаткысы кабызды. Тик телефоннан озаклап сөйләшү кире нәтиҗә бирде: "Сез эчәсезмени?" - булды ханымның трубканы куйгач беренче соравы. Аптыраудан ни дип әйтергә белмәдек, әнә бит ул ничек: элемтә чыбыгының аргы башындагы чиновник Л.Миргазизовның тәрҗемәи хәле турында яхшы хәбәрдар һәм ул аңа кире характеристика бирде. Миңа, бәхетсез ирнең мәнфәгатен яклап, "чарасызлыктан инде ул", - дип аңлатма бирүдән башка чара калмады. Бюрократик системаның югары баскычында торучы, теләгәндә, Кеше язмышына уңай юнәлеш бирү мөмикнлегенә ия чиновник үз өстенә җаваплылык алудан шикләнеп булса кирәк, безгә Алабуга үзәк хастаханәсе баш табибы хозурына барырга киңәш итте. Мин инде футбол тубы кебек бер инстанциядән икенчесенә тибеп йөртелүебезне аңлаган идем (шәһәр-район хакимияте Г.Емельянов белән Илмәттәге "түгәрәк өстәл"дә очрашу вакытында Л.Миргазизовның картлар йортына ни өчен алынмавы турында сорау биргәч, ул, баш табиб Ш.Әхмәтҗановка аңлатма бирергә кушкан, баш табиб: "министр урынбасарының күрсәтмәсенә нигезләнәбез", - дип җавап биргән, диделәр). Үзәк хастаханәдә уңай җавап ишетәсебезгә нык шикләнсәм дә, анда да барып чыктык, әмма, кызганыч ки, баш табибны кабинетында туры китерә алмадык.

Менә шулай, җәмәгать, Аллаһ колы - Харис углы Локман - 67 яшендә бернинди караучысыз һәм яклаучысыз калган адәм. Әлбәттә аны бер сүз белән: "үзе гаепле!" дип тә әйтергә булыр иде һәм шулай диючеләр хаклы да кебек. Дөньяда гомумкешелек, гуманчылык кыйммәтләреннән чыгып караганда без - ничек кенә булмасын, аңа ярдәм кулы сузарга тиешбез дип уйлыйм мин. Бәлки, бу проблеманы хәл итәргә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат әфәнде Фәррахов үзе булышыр. Ишетеп белүемчә аны бик игелекле зат диләр бит.

Аллаһ каршында барыбыз да тигез: министр да, чиновник та, бомж да. Ә нинди дәрәҗәгә ирешүебез һәм кем булып яшәвебез үзебездән тора, ахыр чиктә (зурдан алганда) болар бар да кылганнарыбызга нисбәтле сынау гына - тормыш сынавы.

Фирдәвес Хуҗин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: