Алабуга нуры

Күңелендә милли рух

Кайвакыт алдыңгы, эшлекле кешеләр турында укыгач, минем дә күңел алгысып куя. Безнең арада да шундый тыңгысыз җанлы, эшкә ашкынып тора торган күркәм кешеләр яши бит, күпләр өчен үрнәк бит алар, дим.

Низамова Наилә Биҗановнаны - "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булган укытучыны, Татарстанның кайсы төбәгендә генә белмиләр икән. Чын педагог, әйбәт методист, яхшы кеше, өлкән иптәш-менә ничек беләбез без аны. Чыннан да, ешрак аралашкан саен, Наилә ханымның үз эшенә җаны- тәне белән бирелгән кеше булуына ышанасың.

Наилә ханым урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесында белем ала, аннары читтән торып Алабуга педагогия интститутын тәмамлый.

Хәзер дә, Алабуга мәдәнят һәм сәнгать көллиятендә "Сәхнә теле", "Режиссура" "Грим" дәресләрен укыта. Ул гомере буена туган телебезгә гашыйк, һәм укучыларга да аның матурлыгын, тыйнаклыгын, сафлылыгын, көчен аңлатырга, телебезне саклап калырга, үстерергә, баетырга кирәклеген төшендерегә тырыша. Әле генә аның укучылары Чаллы шәһәрендә төбәкара татар яшьләре фестивале "Халкым чишмәсе" (3нче урын), Казанда Идел буе төбәкара 67 уку йортыннан килгән студентлар арасында үткән халкымның "Милли хәзинә" фестивалләрендә 2 нче урынга лаек булдылар. Аның өчен иң мөһиме, көллиятебезне тәмамлап мөстәкыйль тормыш юлына аяк баскач, аларда башкалар белән эшли алырлык көч һәм ышаныч тәрбияләү зарур.

Никадәр генә "эш" дип янса да, укытучының дөньясы укыту белән генә чикләнми. Наилә ханым өчен, тагын бер мөһим нәрсә - ул рухыбызны саклап калу, аны киләчәк буыннарга җиткерү, онытылып барган гореф - гадәтләребезне, йола - бәйрәмнәребезне кайтару, яңарту. Әби - бабаларыбызның мирасы: онытылып беткән калфакларыбыз, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы тәнкәләребез, әкият итеп сөйләргә генә калган бишек җырларыбыз, кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, сабантуе колга - баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргая башлаган сөлге - тастымалларыбызны, төрле фольклор - кичәләр, йола - бәйрәмнәр аша халкыбызга кайтарырга тырыша. Рухи мирасыбызны, гореф - гадәтләребезне, янә торгызырга, әлбәттә илебездәге үзгәртеп - коруларның да йогынтысы шактый зур булды. Шәһәребездә инде 1990 нчы елдан башлап, "Сабантуй җыены", бәетләр- мөнәҗәтләр кичәләре, "Нәүрүз", "Рамазан гаете" бәйрәмнәре үткәрелеп килә. Ә быел "Мәүлид аена" багышлап мәҗлес - кичә дә оештырылды. Бу бәйрәмнәрнең сценарийларын Наилә Биҗановна үзе яза, үзе сәхнәләштерә дә. Ул сәхнәләштергән, инсценировкалаган әсәрләрне каравы да күңелле. Наилә ханым укучыларын һәр образны үз хыялында үзенчә тудырырга, алар булып сөйләшергә, сөенечләренә сөенеп, көенечләренә көенеп, алар булып яшәргә, уйнарга өйрәтә. Аның фикеренчә, һәр образ кешенең рухын баета, зиһенен арттыра, күңелләрен сафландыра.

Үзендә артык җаваплылык тойгангамы, - эшемдә хата җибәрмим, җитәкчеләр алдында йөзем кызармасын, минем аркада кыен хәлгә калмасыннар, - дип эшләгәнгә күрәме, ул уздырган чаралар, һәрчак уңышлы була. Татар телен, татар мәдәниятын кайгыртып башкарылган һәр эше, мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучылары һәм студентлары белән тыгыз бәйләнештә алып барыла. Менә шулай итеп, яңа рухлы яшьләребез тәрбияләнә.

Дистәгә якын ел Наилә ханым, Казан шәһәренең К. Тинчурин исемендәге театрында артист булып эшли. Ул тудырган образлар күпләрнең күңелләрендә якты истәлек булып саклана. Аннары әле ул, шигырь уку сәнгатенә гашыйк кеше. Аның күп кенә конкурсларда катнашып призлы урыннар алганы бар. Шәһәребездә узган концерт - тамашалар да, аның катнашыннан башка узмый диярлек. Ул башкарган "Сөембикә" бәете, М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигырен бер тамашачы да күз яшен чыгармыйча тыңлый алмый. Бу өлкәдә, аңа тиңнәр аз булыр.

Әле күптән түгел генә "Ел хатын - кызы" республика конкурсының зональ өлешендә "Өлкән яшьтәгеләр" номинациясендә җиңүче дип танылды.

Ә гаилә мәсьәләсенә килгәндә... Ә нишләп кеше җиңел яшәргә тиеш әле?. Тормыш тулы булсын, милләтебез язмышын кайгырткан уй - хыяллар, гамь - мәшәкатләр, күп сөенечләр һәм бихисап көенечләр... Тыңгысыз Наилә ханым күңеленә бу тойгыларың барысы да сыйган. Алар аны даими борчып, дулкынландырып, өзлексез хезмәткә әйдәп торалар. Ифрат авыр, әмма гаҗаеп игелекле хезмәткә!

Фәридә ХӘБИБРАХМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: