Алабуга нуры

Кемнәр дөрес яши? Японнар!

Миңа үз гомеремдә дөньяның бик күп илләрендә булырга туры килде. Һәм менә, ниһаять, Япония мәмләкәтенә дә барып чыгарга насыйп әйләде. Аның Токио, Иокогама, Киото кебек мәшһүр шәһәрләрен, кайбер авылларын, Фудзияма кебек вулканлы тауларын, йорт-биналарын һәм, әлбәттә, иң әһәмиятлесе - япон халкының үзен күреп-белеп, андагы гаҗәеп кешеләрнең яшәү рәвеше белән танышып,...

Беренчедән мине, һәм минем сәяхәттәшләремне сокландырганы - ул япон халкының күркәм сыйфатлары: гаделлек, тырышлык, пөхтәлек, чисталык, инсафлылык, сабырлык, гомумән, югары культуралылык. Китапчарак итеп әйткәндә, аларның әлеге санап киткән һәм тагын башка төрле матур холык-фигыльләре - япон халкының менталитеты ул. Без аларның бу сыйфатларын Япония авиакомпаниясе самолеты экипажы белән беренче очрашудан башлап, 10 көн буена японнар иле буйлап сәяхәт итеп, яңадан аларның самолеты белән Русиягә әйләнеп кайтканчыга кадәр күреп-сизеп тордык, кайда гына булсак та, кемнәр белән генә әңгәмә корсак та, күңелебезне кайтарырлык, ямьсез нәрсә күрмәдек, киресенчә, андагы халыкның ни дәрәҗәдә дөрес яшәвенә, акыллы гамәлләр кылуына гаҗәпләнгәннән-гаҗәпләнә генә бардык.

Һәрвакыт күзгә ташланып торган нәрсә шул: японнар һәркайчан һәм һәркем белән дә үзен бик әдәпле, итагатьле тота: елмаеп, башын иеп каршы ала да озатып кала. Тыныч кына, ипләп кенә сөйләшә, тавыш күтәрү, тупас эндәшү, акыру-бакыру гадәте юк. Алар авыр хәлләрдә дә үзләрен кулда тота белә, бәйдән ычкынып китми. Моннан бер ел элек булган коточкыч бәла-казалар вакытында аларның оешкан төстә, артык ыгы-зыгысыз, паникага бирелмичә, зур сабырлык-түземлек белән эш итүен телевизордагы хәбәрләрдән күреп-сизеп торган идек. Кибетләрдә йөргәндә җан рәхәте кичерәсең: матур итеп киенгән, күркәм кыяфәтле хатын-кызлар елмаеп, сәламләп каршы ала, әйбер сайлап алырга түземлек белән булыша, бернәрсә алмасаң да, йөзләрендә канәгатьсезлек сизмисең, елмаеп, рәхмәт әйтеп озатып кала. Кунакханәдә, ресторанда, транспортта дисеңме, һәркайда сиңа якты йөз, тәмле тел.

Безне ил белән таныштырып йөрүче гидлар сөйләвенчә, Япониянең үз халкында җинаять кылу күренешләре юк дәрәҗәсендә, мондый ямьсез хәлләр сирәк була, алары да бу илдә яшәүче кытай, корея кешеләре һәм якын-тирә дәүләтләрдән килеп эшләүчеләр арасында гына күренгәли икән. Бу әйтелгәннәрне раслаучы дәлил: 130 миллионга якын халык яшәгән Япониянең дәүләт прокуратурасы Токиодагы бер кечерәк кенә ике катлы бинага урнашкан. Хөкем итәрлек кешеләр юк диярлек, димәк.

Япон ирләре, чын татарча итеп әйткәндә, үлеп-бетеп эшли. Хатын-кызлары да ялкау түгел, әлбәттә. Әмма иҗтимагый өлкәдә, җитештерүдә, бизнеста күбрәк ирләр хезмәт куя: аларның күбесе, өйләреннән иртүк китеп, бик соң гына әйләнеп кайта, диләр, кайберләре исә тоташтан атналар буе эштә була. Аңлашыла ки, бала тәрбияләп үстерү күбрәк хатын-кыз җилкәсенә төшә. Япониядә түләүле ял елга бер генә атна бирелә, бәйрәмнәре дә бик аз. Шулай кешеләрнең кырмыска кебек тырыш булуы, ат кебек эшләве нәтиҗәсендә берничә утрауда урнашкан, әле ул утраулар җиренең дә 70 проценты таулардан торган, файдалы казылмаларга, табигать хәзинәләренә ярлы Япония тормыш дәрәҗәсе, җитештерү, фән-техника алгарышы, культура үсеше буенча дөньяда иң беренче дәүләтләрдән санала. Нинди генә модельле һәм модификацияле автомобильләр җитештерелми анда: бездә яхшылардан саналган "Тойота", "Сузуки"лар, мәсәлән, аларның үзендә андый дан саналмый, йөк машиналары да җыйнак, матур, тузан туздырып, пычрак чәчеп, үкереп йөрми. Хәер, анда тузан, пычрак дигән нәрсәне белмиләр.

Японнарның электроника өлкәсендәге, аудио-видео техникасы җитештерүдәге гаять зур уңышлары турында безнең ил кешеләренең күбесе укып, телевизордан карап-ишетеп беләдер. Үзең барып күргәч, тәэсирләр икенчерәк, әлбәттә. Андагы фән-техника алгарышы һәркайда, көнкүрешнең һәр өлкәсендә, һәрнәрсәдә сизелеп тора. Мисал өчен бер күренешне генә әйтим: аларның туалетларындагы раковина, унитаз кебек әйберләрендә генә дә әллә никадәр уңайлыклар, программалаштырылган кнопкалар урнаштырылган. Безнең туристлар төркеменнән бер-ике кеше катлаулы автомат җайланмалар куелган унитаз капкачын сатып алып та кайтты. Андагы туалетлар - үзе бер күңелле сөйләшү темасы: алар һәркайда чиста, авыр ис юк, эчендә гөлләр утыра.

Япония - идеаль тәртип һәм чисталык, пөхтәлек иле. Ул тормышның барлык өлкәләрендә дә чагылыш таба. Безнең гид башта ук: "Япониядә тузан юк",- дип әйтеп куйган иде. Чыннан да, без шактый күп җирләрдә, шул исәптән тау араларында йөреп тә, тузан-туфраклы, пычрак урыннар күрмәдек. Урамда, юлда, бинада кечкенә генә булса да чүп яту турында әйткән дә юк инде. Анда хәтта урамнарда чүп савытлары да күренми, чөнки җәмәгать урыннарында чүп ташлау гадәте юк.

Яшеллек ярата японнар, торак йортлар, җәмәгать биналары, офислар, гомумән, бөтен каралты-кура тирәләрендә, юл кырыйларында тар гына полоса булса да (җир аз, иркен түгел) яшеллек: чәчәкләр, үлән, куаклыклар...

Юллар искиткеч төзек, уңайлы, имин. Йөзләрчә чакрым арадагы автомобиль юллары тип-тигез, ян-якларыннан кечкенә яки зур пөхтә киртә-коймалар корылган, һәр машина рәте өчен ачык ак буяулы полосалар сызылмаган бер метр юл да күрә алмыйсың. Юл таулар арасыннан узса, ике яктан да тау кырые йә бетон, йә металл пластинкалар белән ныгытылган, юлга таш яки балчык ишелеп төшү куркынычы юк.

Юллар төзү культурасы - үзе бер гыйбрәтле күренеш. Ни гаҗәп: 30 миллион кеше яши торган Токиода, күп миллионлы Киото, Хоккайдо һәм башка шәһәрләрнең урамнарында бездәге кебек "бөке"ләр юк. Чөнки бар нәрсә дә акыл белән, җиренә җиткерелеп эшләнгән: чат саен диярлек икешәр-өчәр катлы юллар (развязкалар). Җәяүлеләр өчен урам аркылы чыга торган җир асты һәм җир өсте юллары, сукырлар өчен махсус эшләнгән юл полосалары һәм башка төрле җайланмалар эшләнгән. Шәһәр үзәгендә тау кадәр зурлыктагы йөк машиналары, трамвай, троллейбуслар йөрми. Шунысы да бар: Япония машиналар иле булса да, аның шәһәрләрендә велосипедларда йөрүчеләр дә шактый күп. Алар өчен юлда махсус полосалар бар, җайлап кына тротуарда да йөриләр. Япониядә автомобиль аварияләре булмый диярлек: кешеләр юл кагыйдәләрен бозмый, юллар бөтен шартына туры китереп төзелгән. Анда бик сирәк кемнеңдер гаебе белән юл һәлакәте килеп чыкса да, аны зур вакыйга - гайре табигый хәл буларак, гаепле кешенең яманаты чыгарлык итеп, бөтен ил телевидениесеннән кабат-кабат күрсәтәләр, дип сөйләделәр безгә. Янәсе, халык җинаять кылган кешене күреп-белеп торсын. Хәлбуки, без, ун көн буе юлларда йөреп тә, бер генә хәвеф-хәтәргә дә юлыкмадык, кичләрен телевизордан да андый нәрсәләр күренмәде. Әгәр дә юлда машинаң ватылып, туктап каласың икән, юл буйлап берничә йөз метр саен телефоннар куелган: шылтыратасың да, берничә минуттан ярдәм күрсәтү машинасы килеп тә җитә.

Илдә архитектура культурасы да бик югары. Шәһәрләрдә йортлар матур, төзек, мәһабәт. Токиода 50-60, 70-80 катлы небоскреб-күктерәрләр күп. Без дә биек кунакханәнең 25 нче катында яшәдек. Отельдә нинди генә җайланмалар, автоматлар юк! Долларны иенга алыштыру аппаратлары да бар. Лифтлар тавышсыз, шома, бик тиз йөри: "Эһ" дигәнче менгереп һәм төшереп куя, сизми дә каласың. Токио мэриясе бинасының 70 нче катында урнашкан күзәтү мәйданчыгына менеп карадык, лифт 70 нче катка 16 секундта менгереп куйды.

Японнар бик тыйнак халык. Аларның зур урыннарда эшләгән, матди яктан бик хәлле кешеләре дә башкалардан аерылып торырга тырышмый, үзләрен бик гади тота.

Тыйнаклык уку-укыту системасында да чагылыш таба. Мәктәп укучыларының барысы да бертөрле кием киеп йөри, берсеннән-берсе аерылмый.

Балаларны мәктәпкә ата-аналары машина белән йөртми: биек бер йортта яки янәшә йортларда яшәүче балалар иртән билгеле бер вакытта, барысы бергә җыелып, җәяүләп мәктәпкә үзләре генә бара һәм кайта, олыраклары кечерәкләрен карап йөртә. Ата-аналарына ияреп йөрү алар өчен оят санала, балаларда кечкенәдән мөстәкыйльлек тәрбияләнә. Укучыларга бернинди дә куркыныч янамый: бездәге кебек, аларда урамда йөргән балаларны урлап китү (гомумән, кешеләрне урлап китү) кебек кыргый гадәтләр юк, әлбәттә.

Япония иле белән танышу, кешеләрнең яшәү рәвешен, үз-үзләрен тотышын күзәтү, гореф-гадәтләре, телләре белән кызыксыну японнар белән төрки халыклар, шул исәптән без, татарлар, арасында күп гасырлардан килгән күпмедер уртаклык, якынлык бардыр, дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Элекке заманнарда, татарларга да хәзерге японнардагы кебек, югары әхлаклылык, итагатьлек-инсафлылык, олыларны зурлау, хөрмәт итү кебек сыйфатлар өстенлек иткән, урлашу, кеше җәберләү, явызлык күренешләре булмаган диярлек. Әле без үскәндә генә дә авылда күп кеше, өеннән чыгып киткәндә, ишеген йозак белән бикләп тормый иде.

Сабырлык, түземлелек, кече күңеллелек, кунакчыллык һәм кайбер башка әһәмиятле сыйфатлар да берләштерә татар белән японны. Мәсәлән, японнарда ир белән хатын бер-берсенә исемнәре белән эндәшми. Элегрәк бездә дә шулай иде: әти-әниләр бер-берсенә карт (ым), карчык (гым), әтисе, әнисе, дип һәм тагын ниндидер башка сүзләр белән ягымлы итеп эндәшә иде. Бездә бертуган балалар арасында да башкаларга мөрәҗәгать итүнең бик күркәм тәртибе бар.

Япон телендә татар кәлимәләре дә очрый: оно (ана), отоко (ата), саке (урын, бездә сәке - утыра-йоклый торган урын) һәм башка кайбер сүзләр очрый. Япон музыкасы безнең халык көйләре белән бик охшаш.

Японнар белән татарлар арасында антропологик (физиологик) яктан да уртаклык зур. Махсус тикшерсәң, безнең халык белән японнар арасында уртаклыкларны шактый күп табып булыр иде кебек. Һәм моңа гаҗәпләнерлек тә түгел: ерак чорларда Япония утраулары безнең Себер җирләре белән кушылган булган, дигән фараз бар. Болай фараз итү нигезсез түгел.

Кайчандыр Азия кыйтгасы белән Аляска һәм шуның аша Төньяк Америка бергә кушылган булган, дигән фикер дә галимнәр тарафыннан шактый дәлилле итеп раслана. Күренекле галимебез Әбрар Кәримуллинның татар теле белән Америка индеецлары теле арасындагы охшашлык турында кызыклы хезмәте мәгълүм. Кыскасы, Идел-Урал җирләреннән алып Төньяк Америкага кадәр гаять зур территорияләрдә яшәгән һәм яшәүче күп санлы халыкларның, шул исәптән татарлар белән японнарның да, тормыш итү рәвешләрен, гореф-гадәтләрен, антропологиясен, телләрен һәм башка үзенчәлекләрен ныклап фәнни өйрәнү бик кызыклы нәтиҗәләргә китерер иде.

Әлбәттә, гәзит мәкаләсендә генә бөтен бер дәүләтне сурәтләп, халыкны һәрьяклап тасвирлау мөмкин түгел. Бу очракта бик тә кызыклы илгә барудан алган беренче тәэсирләремне укучылар белән уртаклашу бурычы гына куелган иде.

Әйе, Япония - могҗизаи ил. Японнар - күп яктан гыйбрәтле, үрнәк халык. Хәле булган һәркем аларны барып күреп кайта алса, аларга карап тормышыбызны яхшырту мөмкинлекләре артыр иде. Япониядә безнең республика, Русия җитәкчеләре өйрәнерлек нәрсәләр бик күп.

Рүзәл Юсупов, академик.

"Мәдәни җомга" гәзитенең 25 май саны

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!