Үкенечле ядкяр
Беренче мәртәбә Язиләнең фотоальбомында буш калган бу битне Нурзифа Х классны тәмамлаган, инде кулга аттестатлар алган, котлаулар тыңлаган һәм хушлашу кичәсе узган көнне, дөресрәге, туып килүче иртәне күргән иде.
Ни төн түгел, ни иртә түгел, дигәндәй, булганга, бигрәк тә үз өйләренә кайтасы юлның шактый ераклыгын һәм тынгысызлыгын исәпкә алып, Нуризифа, әнисе белән алдан сөйләшенгәнчә, кунарга Язиләләргә кайткан иде. “Кунарга” диюе дә төгәл сүз булмас иде. Инде таң атып килгәнгә, йокларга яту мондый көнне башка да килми бит ул. Балконга чыктылар да кызлар сөйләштеләр, серләштеләр, алдагы көннәргә генә түгел, елларга да планнар кордылар, укыган чорда булган кызыкларны искә төшерделәр һәм көлештеләр, йөрәкләрен талкып торган күңел дулкыннары белән уртаклаштылар. Язилә шунда фотоальбомын балконга алып чыкты да битен-биткә ача-ача андагы фотокүчермәләрне Нурзифага күрсәтә башлады: монда кем рәсеме, кайчан төшелгән, нинди сәбәп-ситуацияләр аша альбомга килеп кергән. Нурзифа класс белән бергә төшкән фотоларны, классташларының рәсемнәрен аеруча зур игътибар белән карады, үзләренең рәсемнәреннән кызлар рәхәтләнеп көлештеләр. Шулай көлә-көлә актарынганда Нурзифа альбомдагы бер битнең буш калганлыгына, анда бернинди рәсем дә урнаштырылмаганына игътибар итте. Иң гаҗәбе шул булды: шул бит ачылуга Язилә, ничектер, каушап калгандай булды һәм аны җәһәт кенә чираттагы рәсемле бит белән каплап куйды. Нурзифа үзен берни дә сизмәгән кебек тотты, көлә-көлә сабакташларының рәсемнәренә басылыбрак текәлде. Соңгы рәсемне карап, альбомны ябып куйгач, Нурзифа теге буш битне янәдән ачып җибәрде һәм дустыннан сорыйсы итте:
– Шул кадәрле матур, бай эчтәлекле альбомыңда бер генә биткә берни да куймавыңны, моңландырып, димме, аны япа-ялгыз калдыруыңны аңламадым. Альбом соңында гына да түгел бит, ә нәкъ уртасында!
– Я, исең китмәсен инде, дустым, – диде Язилә. – Бер калган инде дә һаман кала биргәндер.
Шулайдыр, әлбәттә. Әмма Язиләнең йөзенә көтелмәгән алсулык йөгерүен күрми калу да мөмкин түгел иде. Альбомда истәлекле бушлык калганлыгы Нурзифа күзенә эленми буламы соң! Киләчәктә дә очрашып торачакларына ышанычы ныклы булгангамы, хәзергә Нурзифа бу мәсьәләне “онытырга”, бердәнбер тугрылыклы дустын борчымаска карар кылды. Очрашып, күрешеп торачаклар ич. Дуслар бит алар – Язилә белән Нурзифа. Беренче сыйныфтан башлап, сигезенче сыйныфны тәмамлаганчы бер парта артында утырдылар. Өлгерешләре икесенеке дә бер тирәдәрәк булгангамы, ниндидер бер-береңнең уңышыннан көнләшүләр алар өчен ят нәрсә булды. Мөстәкыйльлекне яратты икесе дә. Контроль эшләр вакытында бер-береңнән күчерүгә беркайчан да мохтаҗлык кичермәделәр. Икесе дә аерым-аерым ике классташка гашыйк булды. Ә тегеләрдән берсенең күңеле таштан булдымы, кызлар янына якын да килмәде, хәтта ул халыкны бик төнәми дә кебек иде. Ә икенчесе әллә җилбәзәк иде инде шунда: берара бер кыз белән чырык-мырык килде, икенче бер вакыт икенче кыз белән шаяра торган булып китте. Язилә тирәсендә дә бөтерелеп алды үзе, ләкин кызның шаярышырга, куышып-кытыклашып йөрергә яратмавын сизде бугай, Язилә тирәсендә чуалмас булды. Уку елы башланып, сигезенче сыйныфка килгәч, Язилә партада үз янәшәсендә Нуризифаны күрә алмавына нык кына борчылды, гәрчә эшнең нәрсәдә икәнен белсә дә. Нурзифа аларның өйләренә килеп, елый-елый хушлашкан иде бит. Дустының елау сәбәпләрен дә белә иде Язилә. Гаиләдә тормышы шәптән булмады аның. Әнисе дөм сукыр. Әтисе бераз күрә иде дә, өч баласын күзе бөтенләй дә күрмәс хатынына калдырып, гүр иясе булды. Абыйсы үсмер генә вакытында ук шәһәрдә сугыш чукмары булып танылды. Ялгыз-ялгыз да, күмәкләп тә, аның кылган гамәлләренә зарланып килүчеләр аз булмады. Бөтен шәһәргә әче теле һәм дуамаллыгы белән танылган ана улын яклады. Малаена мотоцикл алып бирә белде үзе. Үзе күрәчәгенә, бигрәк тә улы башына. Шул мотоциклда башкисәрләнеп йөргәндә чокырлыкка очып барып кергән малай. Әрҗәгә, утыргычка урнашкан дус-ишләр, төрлесе төрле якка ычкынгалап, исән-сау калдылар. Ә машина хуҗасы җан бирде. Бик күбәүләр яңа хәбәргә шатлануларын яшерүне кирәк тә санамадылар. Анага авыр булгандыр, билгеле. Бала кадәр бала югалту җиңел була ди мени! Җитмәсә фаҗигалы рәвештә. Өстәвенә – башкаларның тискәре мөнсәбәтен тоеп тору. Сукырлыгы туктатмый бу үзсүзле, кыю ананы: ике кызын ияртә дә Кавказ якларына чыгып китә. Иртәгә юлга чыгасы көнне килгән дә инде Нурзифа дусты янына. Озак та үтмәде, Язиләгә дустыннан биек-биек таулар, үзенчәлекле агачлар, Кара диңгез комлыклары, яшелчә плантацияләре, сарык көтүләре, җиләк-җимеш бакчалары, ана кешенең төрле эшләр башкаруы, үзенең һәм сеңлесенең укуы турында хатлар килә башлады. Инде чираттагы хатны көтеп йөргәндә һәм тугызынчы сыйныфның икенче чиреге башланырга торганда, бөтенесен шаккатырып, класста Нурзифа пәйда булды. Тагы бергә-бергә бер парта артында утыру, эч серләрен уртаклашу, бер-береңне аңлау, үзара һаман-һаман киңәшләшеп тору дәвам итте. Мондый үзара мөнәсәбәт кызларның тотрыклы фикерле булып формалашуларына нык ярдәм иткәндер. Ким-хур булмадылар бит. Унынчы сыйныфны уңышлы тәмамладылар. Чыгарылыш кичәсе булган көнне алар алда да бер-берсенә терәк булышырга сүз куештылар һәм вәгъдәләрендә торачакларына икесенең дә иманы камил иде. Ул көнне тагы бер мөһим вакыйга булды бит әле. Кичәдән соң классташлар, җыелышып, һәр 10 ел саен нәкъ шушы числода Яр Чаллының “Челны” ресторанында очрашырга сөйләштеләр, һәркемнең шул очрашуга килүен мәҗбүри итеп куеп, таралыштылар.
Еллар уза торды, яшәеш, үзенекен итеп, үзгәрә торды. Кызлар белем алуны икесе ике шәһәрдә дәвам итте. Нурзифа Түбән Кама шәһәрендә штукатур-малярлыкка укыды һәм көнкүреше өчен гаять мөһим белгечлеккә ия булды, шул шәһәрдә үк киягә чыкты, нефтьче ире белән Төньякка китте, Воркута шәһәрендә тормышын җайлап җибәрде, бала-чагага уралды. Узган гасыр соңындарак тормышлар четерекләнеп китү сәбәпле туган якка, нефтьчеләре янына Әлмәткә кайтуга өстенлек бирелде. Язиләнең исә, тышкы яктан башкаларга охшаш булса да, үз язмышы булды. Ул да кияүгә чыкты, кыз белән малай үстерде, эшли-эшли тагын бер югары уку йортын тәмамлады, эшендә күтәрелде. Еллар шулай уза торды. Очрашулар сирәгәйде. Хатлар, дөрес, өзелмәде. Бер-берсенә язылган эчкерсез хатларны дуслар елый-елый укыдылар, күңел дулкыннарына чумган җавапларын соңартмадылар. Ныклап торып күрешергә дә җае чыккалап торды. Әлеге дә баягы 10 ел саен очрашып тору кагыйдәсе үз тәртибендә калды бит әле. Әйе, сөйләшенгәнчә, беренче мәртәбәсендә “Челны” ресторанына җыелыштылар сабакташлар. Классның мәктәптә 10 ел дәвамында дус, бердәм булганлыгы шунда нык сизелде: очрашуга 21 укучы (элекке) килгән иде! И сөенештеләр, и кочаклаштылар, и көлештеләр сабакташлар ул көнне. Һәрберсенең үзенә генә кагылган, үзе генә күңелендә генә саклаган сере, мөнәсәбәте, вакыйгасы булган – шулар уртага салынып, егыла-егыла көлешүләргә сәбәп булды. Язилә белән Нурзифа гел бергә булды, әлбәттә. Куллары кулга тоташкан, иңсәләре терәлешкән, күзләре – күздә. Әйтерең бармы, сабакташлары гөрләшүе белән тулыландырылган бәхет дулкынында йөзделәр дуслар.
Тормышта аерылышу дигән әче хакыйкать тә бар шул. Ресторан эшчеләре фәлән сәгатькә кадәр генә сөйләшенгәнлекне искә төшерделәр. Ир-ат затлары арасында спиртлы эчемлекне артыграк җибәргәннәре булганлыгы да хак. Чыны белән таралышырга вакыт җиткән булган. Нурзифа шунда кинәт аягүрә басты һәм киләсе ун елдан соңгы очрашуның Әлмәт шәһәрендә үзләре өендә үткәрелүен үтенде. Ул кат-кат өе адресын әйтте, мәгълүматларны кәгазь-каләмгә теркәп куючылар да табылды. Унбиш-егерме минут та үтмәгәндер, классташлар, эрегәндәй, юкка да чыктылар. Күбесе яшәвен Чаллы шәһәре белән бәйләп өлгергән иде шул. Язилә белән Нурзифа, җитәкләшеп, әкрен генә җәяүләп, гәрчә трамвайларның әле йөреп торган чагы булса да, автовокзалга юнәлделәр. Нурзифа, иң беренче сүзе итеп, дустыннан гафу үтенде. Ресторан эшчеләре таралышу вакыты турында кисәтә башлагач, ул курка калган һәм шуңа күрә дә очрашуны үзендә оештыру мәсьәләсендә Язилә белән киңәшергә өлгермәгән. Классташларны үзләренә чакыруының сәбәбе шул икән: Нурзифаның тормышы яхшыга таба җайлаша башлаган, яшәешен, йортын-җирен классташларына, бигрәкләр дә Язилә дустына күрсәтәсе килгән. Күздән-күзгә сөйләшер сүзләре дә күпкә киткән. Хатлар алышалар да бит, кәгазь битенә эчке, тирәнгә яшерелгән серләрне ышанып тапшыру була торган хәл мени? Ә кеше башыннан ниләр генә үтмәс. Язмыш дигәнең Нурзифа тормышына да әчкелтем-төчкелтем җимешләрен мулдан яудырды. Нурзифа Язиләне Әлмәткә озаккарак, дип, килергә, үзендә очрашудан соң да кунак булып калырга чакырды. Язилә альбомы телгә алынмады: Нурзифа бу теманың дусты өчен җиңел булмаганлыгын төшенгән иде, булса кирәк. Язилә тагы шул хакта сүз кузгаласын көтсә дә, тел тибрәтмәде, чөнки барыбер, гафу үтенүдән башка, берни дә әйтмәс иде. Аннары ул дустының альбом турында бөтенләй онытуына да өмет итте... Таксистлар, янә күрешүләрне ун елга кичектереп, икесен ике якка алып китте.
Әле бер-берсен этеп-төртеп, әле кузгалырга да авырсынып, әле шатлык-куанычларга чумып, һәрчак хис-кичерешләр белән ташып, классташлар тормышында тагын ун ел үтеп тә китте. Нурзифа үтенгәч, “Одноклассники” дип аталган социаль челтәр аша сабакташларны барлау Язиләгә бернинди авырлык тудырмады. Барысының да исендә булып чыкты, тик очрашуга килүчеләрнең саны унбердән артмады. Алары да я Әлмәтнең үзеннән, я аңа якын гына урнашкан Җәлил посёлогыннан һәм Бөгелмә шәһәреннән. Язилә яшәгән шәһәрдә җиде классташ барлыгы беленсә дә (Язилә “Одноклассники” социаль челтәреннән ачыклаган иде), үзе белән бергә өчесе генә юлга чыкты. Бу юлы очрашу-күрешүләр, Яр Чаллысында булганы белән чагыштырганда, тыйнаграк узды, ясалмалылык та үзен сиздерде. Классташлар бераз юанайган. Ир-ат затларының кайберләрендә корсак та, кәперәйгәндәй, калкып тора. Социаль тигезсезлек үзен ярыйсы ук сиздереп алды. Кемнәрдер монда автобус белән килгән, кемнәрдер үз машинасында. Бер классташның машинасында шәхси шоферы утырып калды. (Өстәл янына ул да чакырылды, әлбәттә.) Кемдер өстәлгә куярга кибетләрдә күренми торган деликатес азык-төлек, кемнәрдер маринадланган помидор, тозлаган кәбестә яки үз бакчасыннан җиләк-җимеш кайнатмалары алып килгән. Әллә ни шау-шулы булмаса да (хуҗаларга мең рәхмәт), очрашу күңелле генә узды. Бер-ике анекдот көлеп җибәрүгә дә сәбәп булды. Каршы алу, кунак итү ихлас күңелдән булды, билгеле. Ике катлы йортның матур төзелеше һәм яшәү өчен уңайлы шартлары, йортның подвалында ук җайланган мунчада чабына-чабына юыну һәм шунда ук кайнап торган самовардан чәй яки башкасын эчү мөмкинлекләре, купшы бакча эчендә җәйрәп яткан бассейнда чуму-йөзүләр, кызарып пешеп утырган җиләкләрне түтәлдән үк өзеп, авызга озатулар, ипле генә үртәшүләр... Боларның күңелне күтәрүе, башка-тәнгә шифалык бөркүе һичшиксез иде. Шуңа күрәмедер, аерылышулар да, киләчәктә дә очрашуга өметләнүләр дә, хуҗа белән хуҗабикәгә яуган рәхмәтләр дә туганнарча, ихлас күңелдән булды.
Чираттагы ун елдан соң очрашу Язиләләрдә узды. Классташларның саны бу юлы җидәү генә. Аның да өчесе – Язилә якташлары. Нурзифа бер классташын үзе белән Әлмәттән ияртеп килгән. Бер кунак Яр Чаллысыннан. Ни хәл итмәк кирәк: һәркемнең үз тормышы. Аннары картаела, башка дус-ишләргә ияләшәсең, “кирәкле” кешеләр белән аралашасың (заманы шундый). Мәктәп еллары күңелдә матур хисләр белән уралып сакланса да, аңа илтүче сукмакларга кармы, коммы, дигәндәй, туфракмы түшәлә барган. Кунак булып йөрешү, мөмкинлек тууга очрашырга-күрешергә тырышу, хатларга күңел серләрен тапшыру, асылда, Язилә – Нурзифа кебек дуслар арасында гына була торгандыр.
Язиләнең тормыш шартлары Нурзифаныкыннан кайтышрак кебек күренсә дә, зурлап килгән классташларын кунак итәрлек уңайлыклары хәттин ашкан. Бер катлы гына булса да, йорт зур-зур өч бүлмәдән тора. Кухнясының иркенлегенә кайсы хуҗабикә генә кызыкмас иде икән. Верандасының завык белән бизәлеше тагы. Йорттан читтәрәк салынган агач мунчада нарат исенә хозурлана-хозурлана, каен себеркесе белән чабына-чабына сафлык-чисталыкны тәнеңә дә, җаныңа да бөрки бир. Бакча шау чәчәктә. Ашау-эчү әнә шул гүзәллек кочагында оештырылды. Сарык итеннән Язиләнең ире әзерләгән шашлык авызларда эреп кенә торды. Язиләнең мич ашлары остасы икәнлеге дә сабакташларның игътибарыннан читтә калмады һәм тиешле бәясен алды. Сан ягыннан аз булгангамыдыр, көлешү, үртәшү, ихлас серләшүләрнең чиге булмады.
Тормышның үз кагыйдәләре... Ничек кенә хозурланма, хушланма син, күңеллелекләрдән ничек кенә күкләргә очынма, аерылышмый булмый. Хушлашты Язилә дә кунаклары белән. Алдагы көннәрдә дә бер-берсе белән очрашып торырга вәгъдәләр бирештеләр. Бер-берсенә бәхет, сәламәтлек тели-тели кайсы кая (үз юлына инде) юнәлде. Хуҗа кеше хатынын һәм Нурзифаны, ял итеп алырга киңәш биреп, беседкага озатты. Ә өйне, хәзергә өстән-өстән генә булса да, үзе җыештырып алырга вәгъдә бирде. Кичке һаваны күкрәкләргә киң итеп сулап алып һәм кулга-кул тотынышып, дуслар озак кына тып-тын утырдылар. Сөйләшүне Нурзифа башлады:
– Бүген инде син альбомыңда миннән дә сер булып сакланырлык буш урыннар калдырмассыңдыр!
– Калдырмам, Нурзифа җаным, гәрчә сүз үземә иң якын булырга тиеш кеше турында барса да. Авыр миңа, шулай да кайчан да булса, кемгә дә булса ачылырга тиеш бу сер.
– И-и-и, иң якын кешем, дип, кемне күздә тотасың икән?! Әниеңне түгелдер ич! Анадан да якын кеше була ди мени?! Ана белән бәйләнешле иң четерекле вакыйгалар гына башкалар белән уртаклашу өчен авыр була ала.
– Юк, әлбәттә! Аллам сакласын! Әниемә тел тидерәмме соң! Ул миңа буем җитмәс Алиһә кебек!
– Ә мине Ходабыз андый Алиһәләргә тиендермәде. Гөнаһларым гафу итмәслек булган, күрәсең, үзем генә белмим булыр. – Кинәт кенә авыр итеп көрсенде да Нурзифа өстәп куйды. – “Әнием” дисең син. Син бәхетле булып үстең шул, тигез ата-ана кулында җитештең. Ул энең белән дуслыгыңа минем исләрем китә иде. Минем бит балачагым булмады да.
– Ничек инде!?
– “Ничек”ме? Шулай, дустым, шулай. Син артык бәхетле булуың белән мине күрүеңә, минем белән дус булуыңа шатланып, тик йөри бирдең. Ә минем өчен синең миңа карата мәнәсәбәтең бик тә кадерле иде. Тормышым, яшәешем белән таныштырып, сине борчудан бик сакландым. Ә тормышым минем гомумән дә кемгә дә булса сөйләрлек, кемгә дә булса серләремне чишәрлек булмады да.
Шул сүзләр белән Нурзифа үзенең балачагына, үткәннәренә кайта башлады. Әтисе яхшы кеше булган аның. Бераз гына күрсә дә, шул әз-мәз күрүе белән дә сукырларның эш комбинатында үз һөнәренең остасы саналган, балаларын – ике кыз һәм бер малай – бик яраткан, гаиләсендә туклык, бөтенлек, татулык булдыру өчен бөтен көчен куйган, ләкин иртә җир куенына озатылган. Авырып та ятмаган үзе: “Әллә ни башым әйләнә, хәлем китеп тора”, – дигән дә урынга яткан һәм шул көйгә суынган бахыр. Ә ана булган кеше, ире үлгәч, бәйдән ычкынган җанварга тиңләрлек булып киткән. Әче теле, аракы яратуы ире исән вакытта да үзен сиздергән. Ә соңыннан бу сыйфатлар күперә, күтәрелә, ташып ага башлаган. Иртәнге сәгать лаякыл исерек ананың бүлмә буйлап арлы-бирле йөри-йөри акырынуы, сүгенүе, балаларын дөнья йөзеннән юк итәргә янаулары белән башланган. Бала-чага исә, ни дә булса капкалап (әгәр табылса инде), бу җәһәннәм базыннан бер-бер артлы чыгып шыла торган булган. Әниләре өйдән чыгып киткәч, тагы җыелышканнар, үз көннәрен үзләре күрү җаен караганнар. Нурзифа укуына киткән һәм аны Язилә янәшәсендә уңышлы алып баруга бөтен көчен куйган. Ананы, төнлә кайтмаган чакларда, өчесе өч якка эзләп киткән. Я су буенда йоклап яткан җиреннән уятып алып кайтканнар аны, я ниндидер иске гараж артында исерек ирләр арасында тапканнар. Аның өйдә булуыннан да ни рәхәт: сүгенгән, балаларын кыйнаган. Ни гаҗәп, дөм сукыр булса да, балаларының аркасына, билләренә селтәнгән, муенга үрелгән, ә күзләргә, башка, йөзгә тимәгән: гайрәтле йодрыгын кайда ничек уйнатырга икәнен белгән сукыр ана. Кызып ашкан исерек баш кына диярсең. Шунысы да кызыклы булган: кайчан кайда табылмасын, кесәләре балалары өчен сакланган азык-төлектән бушамаган. Иреннән калуы гына аны тагы бер начар гамәлгә гадәтләндергән: ир-атлар белән булуны, ирләр компаниясен үз күргән тол хатын. Бәхет эзләп барып чыккан Кавказда да ул бик тиз балалары белән бергә үзенә сыйдырырга әзер торган ир тапкан. Бергә-бергә эшкә йөргәннәр ир белән хатын, күбрәк сарык йоны алганнар. Балаларга да бакчада эш җитәрлек булган, ләкин хатын иртә таңнан аракы чүмерүен, кабахәт теллелеген ташламаган. Ире тыйган, кыйнаган аны, үзеннән калдырмаска тырышкан. Үзе, ир-ат була торып, аек кеше буларак, хатын-кызда бу кадәре үк түбәнлек була алуын аңламаган. Ул якта бит эчү-тарту – гомумән дә ят күренеш. Шуңа күрә дә яңа урындагы авыл кешеләре килмешәк юньсез хатынны яратмаган гына түгел, күрә алмаган. Ничек булса да яшәп ятканнар әле дә, ләкин, күпмедер вакыт үткәч, кавказлы ир үлгән. Аның беренче хатыныннан туган балалары, җыелышып, сукыр “килмешәк”не, әтиләреннән имчәк баласы булуына карамастан, йорт-җирдән куганнар. Ачулы авыл халкы да аңа ябырылган. Ташлап киткән шәһәренә әйләнеп кайткан ханым, ике кызын ияртеп, имчәк улын күтәреп. Квартирасына, әлбәттә, яңа хуҗалар ия булган, моны якын да китермәгәннәр. Җитәкчеләр ишеге төбенә егылырга, өч бала анасы буларак, яшәү урыны дауларга мәҗбүр булган ханым. Дауларга, таләп итәргә осталыгы хәттин ашкан үзенең. Даулый, шаулый вокзалда кунып йөри торгач, яңа гына төзелгән йорттан бөтен шартлары булган ике бүлмәле квартира алуга ирешкән. Менә шул көннәрдә тугызынчы сыйныфның икенче чирегендә Нурзифа классташлары янына килеп керде дә инде. Кызыксынуларын да яшермичә чолгап алдылар кызны, шатланыштылар, элеккечә Язилә янында утырырга тәкъдим иттеләр...
– Әле исәнме соң үзе? – дип сорамый булдыра алмады Язилә, дустының әнисен күздә тотып. – Ни хәлләрдә яшәп ята?
– Биш ел моннан элек Әлмәттән мин аны күмәргә кайттым. Сеңлем, кавказлы атадан туган энем шунда, берничә кеше дә бар. Кайгырышалар. Ни оят булса да, сиңа әйтми булдыра алмыйм: кайгырмадым мин. Ничәмә-ничә мәртәбәләр Әлмәткә килеп, миннән аракы яки акча таләп итте, гаиләмнең пыр-зар килүенә сәбәпче булды. Ярый ирем акыллы, сабыр булды, аны ана дип танырга тырышты. Ә миндә гафуның әсәре дә юк. Беләсеңме, үле гәүдәсе янында, ни тырышсам, ни көчәнсәм дә, күзләремә яшь килмәде. Кешеләрдән яхшы түгел бит, дип, мин күзләремне, йөземне төкерегем белән чылатырга мәҗбүр булдым. Гафу итәргә куша да бит Изге Корьән...
Беседкада серләшеп утырган Язилә белән Нурзифа шул көннәрне янә күз алдына китерделәр, җылашып алдылар. Кочаклашып тын гына утырганда яннарына хуҗа килде һәм дусларны кайнап торган самауыр янына чакырды.
Ашап-эчеп, кунаклардан соң була торган “тәртипсезлекләрне” бергә-бергә тәртипләгәч, дуслар залга чыгалар. Нурзифа, әлбәттә, күптән таныш альбомны кулына ала. Язилә аңа альбомда актарынгалап торырга юл куймый, ә бәлки турыдан-туры теге фото-фәлән урнаштырылмый калган битне ачып җибәрә һәм җитди генә Нурзифага текәлә:
–Я, дускынам, әйтче миңа: син бу биттә кем рәсемен “күрәсең?”
–Монда әниең рәсеме тора кебек. Син бит аны бала чагыңнан ук зурлый, хөрмәт итә идең.
–Белмәдең! Дөрес, әнием минем, син әйткәнчә, әле дә булса исән һәм әле дә ул минем өчен бөек зат.
– Әтиең булмас инде. Ул да бит, бәхетеңә, исән-сау.
– Нәкъ шулай, дустым.
– Кем соң монда? Минем фотоларны син тәртипләп урнаштыргансың... Тукта әле, синең рәсемеңдер бу биттә, дускаем. Бу альбом битеннән миңа күзләрен җемелдәтеп карап торучы син үзең, лабаса. Тик фотоның үзе, чыны кайда соң? Кая куйдың, кайларга озаттың син аны?
Алтынчы сыйныфта укыган вакытыбызда каерылып калды ул.
– Юньсез нәрсә икән! Менә дигән альбом битен ятим калдырган!
– Чынында монда минем өченче сыйныфта укыганда төшкән фото, төгәлрәге портрет торырга тиеш иде.
– Ә-ә-ә! Исемә төште кебек! Без өченче сыйныфта укыганда мәктәпкә әллә кайдан килеп кергән фотограф төшергән фото булгандыр әле ул. Әйтәм аны альбомыңда очрамады. Беләсеңме, өч сум акча кирәк булачагын белгәч, ул көнне мин фотога төшмәдем. Кайдан булсын инде ул чакта миндә өч сум акча! Зур акча санала иде бит өч сум ул вакытта.
Ә Язилә төште. Рәхәтләнеп фотоаппарат каршына килеп баскан иде ул. Хәзер менә Язилә шул көннәр вакыйгасын дусты күзе алдында җанландыра башлады. Шуның белән үз бәгыренең дә өзгәләүенә сәбәпче булды. Көннәрнең берсендә, ике дус ханым да бик яхшы хәтерләгәнчә, аларның мәктәбенә фотограф килеп керә. Бу яшь кенә җитез, җиңел сөякле, шат күңелле егетнең төсен-битен әле дә булса хәтерлиләр алар. Тәнәфес вакытында класс саен йөреп, шаярып-көлеп, үзе белән таныштырып йөрде ул, мәктәпкә килеп чыгу сәбәпләрен аңлатты, фотога төшәргә өндәде. Егетнең соңыннан фотодан портрет ясаячагын, аның, үскәч, бигрәк тә картайгач, карап туймаслык истәлек булачагын төшендерүләре аерата мавыктыргыч булды. Фотога күбесе төште. Укытучылар да, укучылар да бер-бер артлы фотоаппарат каршына килеп-килеп бастылар. Бер дәрес арасында фотограф бер буш кабинетка кереп бикләнде. Бу фотокүчермәләренең сыйфатын тикшерүе булган икән.
– Вы у меня все вышли в порядке, – диде ахырдан фотограф. – Брак мною не допущен. Теперь ждите моего повторного появления, имея в руках по три рубля денег.
Көткәннәр егетне, әкияттәгечә, ай көткәннәр, ел көткәннәр. Еллар уза торган. Язилә алтынчы сыйныф укучысы булырга өлгергән. Фотографны баштарак, көлешеп, искә алганнар. Вакыт үтү фотографны оныттырган, портретлар күрү өметләрен чәлпәрәмә китергән. Шау-гөр килеп, фотога төшеп йөргән көннәрне көрт баскан.
Исән кеше, вәгъдәсенә тугрылыклы калып, килеп чыга бит ул, әй! Катыргыдан эшләнгән зур папкасын күтәреп, теге фотограф мәктәптә янә пәйдә була. Бераз үзгәргән, юантыкланган булса да, укытучылар да, укучылар да тиз таныйлар үзен, чыр-чу килеп, камап алалар, портретларын таләп итәләр. 35х25 размерлы портретлар төсле итеп эшләнгән. Фотограф, папкасыннан алып, портретларны күрсәтеп тора, “тамашачылар” аның кемнеке икәнен хор белән әйтеп торалар. Ин матур итеп эшләнгән портрет Язиләнеке булгандыр. Ни өчен дисәң, аның портреты күренүгә барысы да аһ! итте: укытучылар да, укучылар да. Башын бераз гына кырын салган да, әйтерсең лә, бар дөньяга сәлам бирә кызчык. Зур зәңгәр күзләрендә хәйләкәрлек чаткысы да төсмерләнә. Ә матурлык! Ул күз, бит, кыяфәтнең бер генә килмәгән җире дә юк. Күңелкәе күккә ашкан мәле... Портретлар ияләре тарафыннан сатып-сатып алына, әлбәттә. Язиләнең генә акчасы юк. Зарарлы түгел икән анысы. Язиләдән башка да акчасыз укучылар бар булып чыкты. Фотограф иртәгә иртүк мәктәптә булырга һәм портретларын алырга акча алып килүчеләрне көтәргә вәгъдә бирде. Әмма Язиләнең портретын кызның кулына тоттырды:
– Очень уж ты хороша, моя девчушка, – диде ул кызга, – вырасти такой же неотразимой красавицей! Портрет твой чудесный! Возьми с собой, покажи родителям. Деньги, как и все, завтра принесёшь. Почему-то я тебе верю.
Язилә соңгы дәресне түземсезлек белән көтә, партасы астына төреп куелган хәзинәсен кат-кат күңеленнән генә үткәрә, әбисенең квартира стенасына рамалап элеп куелган әбисе һәм бабасының яшь чагында әнә шулай зур, төсле итеп эшләнгән портретларын күз алдына китерә. Звонок булуга портретын эләктерә дә кыз йөгерә-йөгерә өенә элдерә, бәрелеп-сугылып, өй ишеген этеп җибәрә һәм, чәй эчеп утырган әти-әнисе янына очып килеп, аларга үзенең портретын күрсәтә:
– Видали! – дип кычкырып җибәрә, шатлыктан очар кошка охшаган кыз бала, әти-әнисенә портретын күрсәтә. – Узнаёте?! (Рус мәктәбендә укый бит.)
Әнисе урыныннан сикереп тора, сөеклесен кочаклап ала, котлый, бер портретка, бер кызына карап, чагыштырып, кызының өч ел эчендә никадәр үскәнлегенә исе китә, һаман матур булып калуына соклана, горурлана. Тик кыз белән ананың янып-ялкынланып торган хисләрен атаның усал авазы сүндерә:
– Бу нәрсә? – дип сорый ул кызыннан, тавышын тешләре аша кысып чыгарып.
– Ничек “нәрсә”?! – дип гаҗәпләнә хатыны. – Язиләнең портреты. Искиткеч шәп чыккан. Кызыкаебызның нәкъ үзе. Үзенә дә, безгә дә истәлек итеп сакларлык портрет алып кайткан, лабаса.
Рәхимсез металл авазыннан котылырмын димә:
– Ул бит аңа бушлай бирелмәгән. Карасаң, кыйммәт торадыр әле.
– Өч сум, – ди кыз һәм куркуыннан калтырый ук башлый.
– Ишеттеңме? Өч сум! Акчаң бармы соң синең? Эшләп акча тапкан идеңме? Булмагач, кемнән рөхсәт сорарга тиеш идең? – Югалып калган ханым да сүз катмакчы булып калкына:
– Соң менә хәзер сорар. Алдан ук рөхсәт сораган булыр иде дә, вакытын каян белеп бетерсен соң бала?! Аннары өч сум баш бетәрлек нәрсә түгел, лабаса. Дөнья бетмәс!
– Баш бетәрлек нәрсә түгел, имеш! – дип җикеренә ата кеше. – Һәр нәрсәгә юл куеп, балаларны син бозасың! (Гаиләдә дүртенче сыйныфта укучы малай да үсә.)
Рәнҗесәләр дә, каршы сүз әйтүче юк. “Боза торганмындыр инде”, дип, уйлана ана. Каты куллы булырга тырыша да бит, барып чыкмый торгандыр инде. Адым саен “мин экономный”, дип, һәр тиен өстендә калтырана торган ирен гомере буе аңлап бетермәде ул. Дөрес, өч сумга колбасасын да, чәй-шикәрен дә сатып алып була. Ләкин бит тамак ялчысы булып кына яшәүгә кем генә ризалаша икән бу дөньяда! Бер генә һәнәре дә юк, ичмасам, бу ире булган бәндәнең, кулыннан, бәлки, акча күбрәк тамар иде. Икесе дә эшли югыйсә. Акчаны ким-хур булырлык алмыйлар, лабаса, хәерче яшәмиләр. Юк шул инде. Ни үзенә, ни балаларга кием-салым сатып алу кирәклеге турында авыз ачсаң, ир-канат кара тавыш чыгара, сәбәбен аңлатуы һаман шул бер төрле: “Бак та балмаган! (“Бук та булмаган” диюе инде бу.) Балганын киеп йөрегез!” Шундыйрак уйларга бирелеп, балаларын да юата белергә өйрәнә ханым. Әлеге гаугалы көнне дә ул үкси-үкси елаган сабые янында булды, аның игътибарын башка нәрсәгә юнәлтергә тырышып, ипләп-ипләп үзенең бала вакытларында булып үткән моңсу, күпмедер дәрәҗәдә үкенечле булган вакыйгаларны сөйләп-сөйләп алды, үзенең фотоальбомыннан бала өчен кызыклы булырга мөмкин булган кайбер күчермәләргә комментарийлар бирде. Инде кызы бераз гына булса да тынычланган кебек булгач, аны үз эшләре белән үзен генә калдырды да, “балакаемны тәмле-тәмле ризыклар әзерләп чакырыйм әле”, дип, кухня ягына чыкты һәм, хәл-әхвәлләрнең көтелмәгәнчә, бөтенләй икенче яктан, аңлау-аңлату мөмкин дә булмаганча килеп чыгуын белеп, әз генә һуштан язмады. Язилә кызы янында юанган арада хәләл җефете, хәерсез нәрсә, мәктәпкә барып кайтырга да өлгергән. Хатыны күренүгә үк ул кылган гамәлләре белән мактана башлады. Туп-туры укытучылар бүлмәсенә бәреп кергән икән бу, кулындагы кызы портретын өстәлгә салган да һәрберсенең күзләренә карый-карый прәме йөзләренә чәпәгән:
– Сез нәрсә? – дигән, кысык күзләреннән ут чәчеп һәм тешләрен гадәттәгечә шыгырдатып, – мәктәп кадәр мәктәптә чүп-чар кәгазь белән сату итәсезме? Мондый гамәл укучыларга яхшы тәэсир итәр дип беләсезме?.. – Каты-каты басып, ишекка юнәлә ата кеше, аны ачып, чыгып китә инде бу, дигәндә, өстәп куя. – Ата-аналардан яшерен-батырын сәүдәгәрләр әзерләми торгансыздыр бит мәктәбегездә?
Язиләнең портреты әнә шулай юкка чыга. Ул көнне өзгәләнүләрен яхшы хәтерли ул. Күз алдыңа гына китер. Алтынчы сыйныф укучысы. Кыз баланың катлаулы үсмер чоры. Хәрәкәтләрдә, кылган гамәлләрдә өченче сыйныф укучысына хас эчкерсезлек, риясызлык юк дәрәҗәсендә. Гәүдә төзелешенең дә тупасланыбрак киткәнлеге нык борчый. Өстәвенә бер классташ малайга гашыйк булган бит әле ул. Ә тегесе башка кыз янында сырпалана. Шулай җаныңны кая куярга белми йөргәндә бөтен мәктәпне иссез-хушсыз итәрлек портреты барлыкка килә һәм... бик тә үкенечле хис-кичерешләргә ташлап, юкка чыга. Авыр югалту эзсез генә үтми, әлбәттә. Авырып, урынга егыла Язилә, саташулары атна-ун көнгә сузылгандыр. Хәл кереп, үз көче белән өстәл янына таба атлар дәрәҗәдә терелеп килгәндә Язилә әнисенең йөзенә сары сарылганын күреп ала. Авыруы көчле булуын һәм шуның белән әнисен никадәр зур борчуга салганлыгын тирәннән төшенә кыз...
Язилә дә, Нурзифа да фотоальбомдагы буш биткә кат-кат текәлеп карыйлар, бер-бер артлы куллары белән сыпырып-сыпырып алалар, үбеп-үбеп куялар. Аннары кочаклашып, бер-берсенә елышып, озак кына тып-тын утыралар. Һәрберсенең үз балачагын, хәтере калган мизгелләрне күзаллавы булгандыр инде. Теге яки бу вакыйганың еллар буена күңелдә гүзәл дә, аянычлы да ядкяр булып калачагын белгән мени алар бала чакта.
Сания Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев