Алабуга нуры

КФУның Алабуга институтында региональ массакүләм мәгълүмат чаралары өчен матбугат туры узды

Маршрут КФУның Алабуга институтының төп уку бинасында башланды.

Быел КФУның Алабуга институты 123 еллыгын билгеләп үтәчәк. Фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Ринат Ибәтуллин шәһәрнең борынгы югары уку йорты тарихы, анда һәм аның бүлекчәләрендә уку шартлары турында сөйләде.


Казан, Чаллы, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама журналистлары һәм блогерлары белән бергә мин дә университет комплексы буенча матбугат турында катнаштым. Безнең маршрут КФУ Алабуга институтының төп уку бинасында башланды.

Бераз тарих
КФУның Алабуга институты тарихы 1898 елдан башлана. Бу елда епархия хатын-кызлар училищесына нигез салына. Ул 1903 елда Алабуга сәүдәгәре Глафира Стахеева акчасына, ире истәлегенә төзелә. Төзелешкә 400 мең сумлык көмеш тотыла. Бинаның нигезен салган вакытта, Глафира Федор кызы аның һәр почмагына алтын тәңкә салып калдыра, бу бина озак хезмәт итсен өчен эшләнелә. Сынамыш дөрес булып чыга.
Бинаны төзегәндә янмый торган материаллар кулланыла. Мәсәлән, барлык түшәмә, коридор һәм баскычлар нәкъ менә ул вакытта уникаль булган материаллардан ясалган.
Менә без баскычтан күтәрелдек. Барлык коридорлар, рекреацион зал, бинадан чыгу юлы идәннәре сәүдәгәр Ушков заводы җитештергән балчыктан ясалган плитә белән түшәлгән. 

КФУның Алабуга институты бүгенге көндә
2011 елдан институт Казан федераль университеты составына керде. Югары уку йорты педагогик кадрлар, шулай ук «Гамәли информатика», «Транспорт процесслары технологиясе», «Икътисад», «Менеджмент», «Юриспруденция» һәм «Лингвистика» юнәлешләре буенча белгечләр әзерли. Бүгенге көндә институтта 8 илдән 4 мең 551 студент укый, шуларның 2 мең 285е — читтән торып.
Без механика һәм молекуляр физика, энергетика системаларын автоматлаштыру лабораториясенә кердек. Биредә булачак физика укытучылары һәм энергетиклар өчен дәресләр уза. Мин кабинетларда урнашкан махсус җиһазларның күп булуына игътибар иттем. Акбур белән такта урынына заманча җиһазлар кулланыла — мультимедиалы кафедралар, смарт-такталар һәм смарт-флипчартлар.
Без шулай ук уку аудиторияләрендә, лингафон кабинеты, актлар залында һәм конференц-залда булдык. Ринат Ибәтуллин билгеләп үткәнчә, лингафон кабинетында урнашкан җиһазлар чит телләрне өйрәнү өчен алыштыргысыз. Сүз уңаеннан, КФУның Алабуга институтында студентлар инглиз, алман, татар, кытай, шулай ук рус (чит тел буларак) телләрен өйрәнәләр. Татар теле һәм әдәбияты музеена да күз салдык. Биредә ремонт тәмамланган диярлек, экспонатлар (кагыйдә буларак, китаплар) өчен җиһазлар урнаштырылган. Аның ачылышы да, символик рәвештә, нәкъ менә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында булачак.
78нче аудитория — суд утырышлары залында булу кызыклы булды. Ул юридик һәм икътисад фәннәре бүлеге студентларын әзерләү өчен билгеләнгән. Безгә криминалистика лабораториясендәге җиһазларның бер өлешен күрсәттеләр, анда студентлар бармак эзләрен төшерә, күчермәләр ясый, криминалистик техника күнекмәләрен үзләштерә ала. Тик, вакыт чикле булу сәбәпле, без, кызганычка каршы, анда керә алмадык.
Сүз уңаеннан, институтта барлык юнәлешләр дә шундый махсус кабинетлар белән тәэмин ителгән.
Төп бина буенча сәяхәтебез цифрлы белем бирү студиясендә тәмамланды. Монда укытучылар һәм студентлар цифрлы белем бирү ресурсларын эшлиләр һәм яздыралар. Визуаль эффектлар, интерактив элементлар реаль вакыт режимында рәсем ясарга, элементларны хәрәкәтләндерергә мөмкинлек бирә.
Алабуга институтында Чит ил студентлары ассоциациясе булдырылган, ә алар биредә 1 мең 358 кеше, шулай ук монда халыклар дуслыгы клубы эшли.
Китап музеенда безгә иң борынгы китап — 1751 елгы Библияне күрсәттеләр.

Кабул итү кампаниясе турында
Быел көндезге уку формасы буенча гына да бюджет урыннары саны 106га арткан. Беренче тапкыр «Икътисад» юнәлеше буенча мондый урыннар ачылган. 97 бюджет урыны "Гамәли информатика"га, 42се —"Лингвистикага" бүлеп бирелгән. Моннан тыш, бу кабул итү кампаниясендә барлык укыту формалары буенча магистратурага 73 бюджет урыны тәкъдим ителгән. Абитуриентларны кабул итү һәм чит ил студентлары белән эшләү бүлеге башлыгы Алеся Ошкина билгеләп үткәнчә, уку йортында кабул итү кагыйдәләрендә мөһим үзгәреш булып БДИ предметларын сайлау мөмкинлеген киңәйтү тора: укырга кергәндә абитуриент ике мәҗбүри фән (рус теле һәм җәмгыять белеме) һәм үзе сайлаган башка бер предмет буенча БДИ тапшыра.

Фәнни коллаборация йорты
Фәнни коллаборация йорты турында без берничә тапкыр язган идек. Тик мин үзем анда матбугат туры кысаларында беренче тапкыр булдым. К.А. Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты — «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты буенча гамәлгә ашырылган, ул Татарстанда бердәнбер, ә Россиядә 30ның берсе. Экскурсияне өстәмә белем бирү үзәге директоры Лилия Латыйпова үткәрде. Без техник иҗат зонасында, сәнәгать дизайны һәм робототехника, шахмат һәм проект зоналарында булдык. Фәнни коллаборация йортының түләүсез белем бирү программаларына Алабуганың 400 укучысы йөри, шулай ук хәзерге көндә бу елга төркемнәр туплана. Фәнни коллаборация йортында тугыз студент эшкә урнаштырылган, калганнары үзәктә педагогик практика узу мөмкинлегенә ия.
Фәнни коллаборация йорты лекториясендә КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон белән матбугат конференциясе узды.
— Күп кенә абитуриентлар мегаполисларда югары уку йортларына укырга керергә омтыла, әмма бу һәрвакытта да акланмый. Россия педагогика уку йортларына еш йөрим, шуңа күрә бүгенге көндә безнең институтта белем алу өчен тудырылган мөмкинлекләр — педагогик белем алу өчен иң яхшы матди-техник база, — дип билгеләп үтте институтның мөһим өстенлеген Елена Ефим кызы.
Бүгенге көндә һәр белгечкә, бигрәк тә укытучыга карата бик югары таләпләр куела, чөнки ул булачак гражданны формалаштыра, дип ассызыклады директор.

«Университет» мәктәбе
Матбугат туры «Университет» мәктәбендә тәмамланды. Аның буенча экскурсияне Елена Мерзон үткәрде. Исегезгә төшерәбез, уку йорты тулысынча республика һәм КФУ хисабына үзгәртеп корылган. Бүген биредә 453 укучы укый. Мәктәптә өр-яңа һәм заманча җиһазлар, бу исә белем бирүдә чиксез мөмкинлекләр бирә. Без малайлар һәм кызлар өчен технология кабинетларына күз салдык. Малайлар агач танк ясау схемасын сыза, күрәсең, Ватанны саклаучылар көненә әзерләнә, ә кызлар тукымадан куяннар тегә иде. Экскурсия ахырында без мәктәпнең спорт залында да булдык.
Матбугат туры ахырында мәктәп ашханәсе азыкларын татып карадык, шулай ук экскурсиядән алган тәэсирләр белән уртаклаштык.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: