Кәгазең булмаса, син бөҗәк белән бер
Бер алабугалы хатын-кыз пенсиягә документларын әзерләгән. Ул берничә оешмада эшләгән, һәм аларның берсе моннан берничә ел элек ябылган булган, ә җитәкчесе документларын архивка тапшырмаган. Юкка чыккан предприятиедә эшләгәнеңне ничек расларга соң?
Чыннан да, хәзер андый очраклар җитәрлек. Аеруча бу 90нчы елларда эшчәнлек алып барган оешмаларга кагыла. Ул чорда хезмәт өлкәсендә күп предприятиеләр ачылды, ябылды, аларның милекчеләре үзгәрде. Эш бирүчеләрнең күпчелеге архивка документлар бирү турында уйлап та карамаган. Хәер, бүгенге көндә дә бар андыйлар.
− Архивка документлар тапшыру "Россия Федерациясендә архив эше турында" Федераль Закон (22.10.2004 года №125-ФЗ) белән җайлана. Анда әйтелгәнчә, предприятие юкка чыкса яисә үзгәртеп корылса, документларын архивка тапшырырга тиешләр. Бу закон үтәлмәгән очракта, административ җаваплылык каралган. Кызганыч, бу таләпне барысы да үтәми, бигрәк тә ИП, ЧП кебек кече предприятиеләр. Нигездә эре оешмалар бетерелгәгндә, документларын архивка тапшыра, чөнки аларны гадәттә моңа конкурс идарәчеләре яки арбитраж судлар мәҗбүр итә. Документ сорап, безгә кешеләр еш килә, ләкин алар юк. Андый очракта без мөрәҗәгать итүчеләрне үз эшенә җавапсыз караган җитәкчеләргә җибәрәбез, дөрес, ул җитәкчеләрне табу бүген мөмкин түгел диярлек, − ди райбашкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Эльза Мостафина.
Аның өстәл өстендә кәгазьләр өеме ята - алар ике көн эчендә җыелган гаризалардан гыйбарәт. Пенсия фондына тапшыру өчен, хезмәт һәм ташламалы стажны, хезмәт хакын раслый торган белешмәләрне сораучылар саны сентябрьдә 282 булган.
− Аларның 30 проценты кире җавап ала, − ди Эльза Мостафина, үз тәҗрибәсеннән чыгып.
Шунысын да әйтергә кирәк, архивка белешмә сорап килүчеләрнең күбесе ташламалы стаж туплаган, кагыйдә буларак, алар лаеклы ялга иртәрәк китә. Әмма еш кына, элекке җитәкчеләренең битарафлыгы аркасында моңа ирешә алмыйлар.
Эксперт фикере
Равил Салихов, адвокат:
− Эш бирүче документларын архивка бирмәгән икән, стажны судта раслап була, ә үз дәлилләрегезне кулыгыздагы документлар һәм шахитлар күрсәтүе белән ныгыту кирәк. Болай эшләмәгәндә, хезмәтнең ул аралыгы стажга кертелмәячәк, шуңа күрә эшкә урнашканда, эш бирүчеләргә игътибарлы булыгыз. "Соры" хезмәт хакы түләнә торган эшкә алынмагыз.
Стаж - кеше тарафыннан хезмәт эшчәнлеген рәсми рәвештә башкарган вакыт аралыгы, ул Россиянең Хезмәт законнары нигезендә документлар белән раслана. Пенсияне рәсмиләштергәндә, сажның рәсмилеге мәҗбүри, чөнки рәсми булмаган керемнәрдән пенсия түләүләре башкарылмый. Пенсия өчен стажны исәпләүнең тагын бер шарты бар: хезмәт эшчәнлеге Россия территориясендә булырга тиеш. Бер ел стаж бер календарь хезмәт елына тигез. Гадәти хезмәт стажы вакытына декреттагы яисә авыру туганыңны карау керә калса, пенсиягә чыгучының сайлавы буенча, стажга шуның кайсы да булса берсе генә исәпләнә.
Яңа кануннарның берсе: 2015 елның 1 гыйнварына кадәр тупланган стажны исәпләү юлын сайларга мөмкин - хезмәт еллары барышында гамәлдә булган иске тәтрип беләнме, яңасыннан файдаланыпмы.
Шунысын да әйтергә кирәк, Кстати, подтверждать стаж, полученный после оформления СНИЛС рәсмиләштерелгәннән соң алынган стажны раслау таләп ителми! Россия Пенсия фонды пенсия түләүләренә карап, автомат рәвештә стажны тикшереп тора. Хезмәт елларының 27 санлы Федераль Закон (01.04.96) чыкканга кадәр аралыгы расланырга тиешле.
Пенсия фондына мөрәҗәгать итсәгез, сезгә кайсы вакыт аралыгын раслау кирәклеген җентекләп аңлатырлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев