Алабуга нуры

Хатирәләрнең чиге юк...

Үткән шимбәдә КФУның Алабуга институты бинасы каршында югары уку йортын төрле елларда тәмамлап чыккан укытучылар очрашты.

Күпме генә еллар үтсә дә, бер гаилә балаларыдай, бер-берсен сагынып, юксынып килгәннәр биредә яшьлеккә кайткандай була. Төпле белем биргән  мөгаллимнәре – алар өчен гомер буе үрнәк.

– Сания Гатиевна! Сезгә бик зур рәхмәт, хезмәтегез юкка түгел: 35 ел укытучы без, – ди балаларга туган телебездә белем бирүче Хәдәния Мөхәммәдиева-Хисмәтуллина.

Профессор, педагогия фәннәре кандидаты, мәктәп-гимназияләр укытучылары өчен күп санлы дәреслекләр авторы, РСФСР халык мәгарифе алдынгысы, ТАССның атказанган укытучысы, РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре Сания Исмәгыйлева лаеклы ялга чыккач та, телебезнең сакланышын, милләтебезнең әдәп-әхлак кагыйдәләрен онытмавын кайгыртып хикәяләр яза, тормыш тәҗрибәсен уртаклаша.

Диалектология фәнен укыткан, һәр төбәкнең сөйләш үзенчәлекләрен төшендергән мөгаллимебез – хәзер тюркология һәм фин-угыр дөньясында фәнни хезмәтләре белән  бөтен дөньяга танылган күренекле галим Леонид Шәйсолтан улы Арслановка да тиңнәр юк.

Кураторыбыз Анатолий Ильич Разживин  – бүген югары дәрәҗәләргә ирешкән профессор, филология фәннәре кандидаты, уку йортында әле дә эшләвен дәвам итә.

1984 елда Алабуга институты филология факультетының татар-рус бүлеген тәмамлаган 916нчы төркемлеләрнең очрашуын Светлана Сафина оештырды, аңа зур рәхмәт. 913нче төркемнән көнләшеп тә куйдык: алар тулысынча диярлек килгән. Хатирәләрнең чиге юк, кичерешләрнең бигрәк тә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: