Алабуга нуры

Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы...

Бүген сүзем ике дистәгә якын Иске Юраш мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче мөхтәрәм хезмәттәшем Фәимә Сәлахетдинова хакында.

Кеше тормыш юлында каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, сыный-сынала. Тәҗрибә дә туплый, акылга да үсә, ныгый, шәхес буларак формалаша; халкына, иленә хезмәт итә-итә алтмыш яшькә дә җитә. Нәкъ менә шул вакытта уйлана адәм баласы, узган гомерен барлый; үз алдында, Табигать-ана каршында исәп-хисап тота.
Заман җилләре туган якны гына түгел кешеләрне дә үзгәртә. Атна, ай, ел артыннан ел уза, гомер көзенә җитә адәм баласы. «Узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да...», — дип җырлана бит җырларда. Тормыш йомгагын сүтеп, үткәннәргә күз салсаң, тулы бер сериал төшерерлек кеше язмышы. Фәимә чыгышы ягыннан Менделеевск районының Турай авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга институтының физика-математика бүлегенә укырга керә.
Һәр кешенең күңелендә студент еллары онытылмас күңелле вакыт буларак истә кала. Шул ук вакытта, ул кешене олы тормышка әзерләүче бер этап та. Уку йортларын тәмамлаганнар үзләренең студент елларын бары җылы хатирәләр белән генә искә ала. Сагынып сөйләр истәлекләр әле дә күңел кылларын чиртә. Хәзер укып йөрүче студент яшьләребезгә ак көнләшү белән көнләшеп тә, сокланып та карый алар: «Бар иде бит безнең дә яшь чаклар!» Студент еллар... Ата-ана канаты астыннан чыгып, зәңгәр күк киңлегендә очарга өйрәнүче кошчыкны хәтерләтә студент. Туган йорттан читтә, әти-әни күзәтүеннән башка тормышны өйрәнә башлый ул. Моңа кадәр таныш булмаган ят, бөтенләй яңа тоелган тормышны. Кырыс кануннар, киртәләр, авырлыклар, шул ук вакытта серлелеге белән ымсындырып торучы яшәеш. Ул үзе бер тормыш мәктәбе. Күңелле дә, кырыс та мәктәп. Авыл бакчасы исе сеңгән газиз бәрәңгеңне дә янында саклап торып кыздырмасаң, көт тә тор, бер генә минутка бүлмәңә кереп киттеңме, исе баядан бирле борынны кытыклаган әбәтеңнән колак кагуың ихтимал. Ярый инде, соңыннан табасын чыгарып куялар. Хет анысына рәхмәт. Нишлисең, тормыш шул бу, утырып еласаң да, җәлләми.
Ә шулай да студент еллар барыбер күңелле, рәхәт чор. Кайвакыт көннәр буена сузылган лекцияләр, караңгы төшкәндә генә бүлмәгә кайтып егылган көннәр, һәрнәрсәдән кызык табарга, шаяртырга яратучы иптәшләр, төркемдәшләр, бүлмәдәшләр, тулай торакта уздырыла торган дискотекалар, бергәләп бәйрәмнәр оештыру... Иң рәхәте: имтиханнарны тәмалап, туган якка җәйге ялга кайту булгандыр, мөгаен. Туган якның һавасы да башка.
Бер чор студентлары булдык без Фәимә белән. Еш кына бергәләп сагынып искә алабыз шул вакытларны. Ничә китап укылган, ничәсе укылмый калган, ничә инша язылган, шигырь ятланган, ә күпмесе иҗат ителгән, күпме мисал, мәсьәлә чишелгән, җыр җырланган, ничә мәртәбә сөю, мәхәббәт килгән, хат язылган ничәсе күз яшьләренә манчылган? Аларны кем санап барган соң?! Ходай үзе генә белә торгандыр... Болары — яшьлектә...
Хезмәт юлы үзе ярты гасырлык чор — гаять сикәлтәле, уңыш һәм уңышсызлык, үтереп мактаулар һәм кара гайбәт, биек-биек тауларга авырлык белән менүләр һәм мәтәлүләр, җиңү һәм җиңелүләр, агарулар һәм кызарулар, горурлану һәм рәнҗешләр берсен-берсе бертуктаусыз алыштырып торган — Ходай язган, беркемнекенә дә охшамаган олы юл. Олы юлы Лаеш районы мәктәбеннән башлана аның. Анда озак эшләргә туры килми, 1985нче елны язмыш җилләре аны Юраш якларына алып килә. Сәбәбе — шушы яктагы асыл егетләрнең берсе — Хәйдәрне тормыш юлдашы итү булгандыр, ахрысы.
Әйе, җитез, матур, җиткән кызга егетләр дә күз салмый калмый, әлбәттә. Берсе килеп серен уртаклашырга омтылса, икенчесе бәйләнеп карый, өченчесе озата килә. Шулар арасында үз насыйбы да табыла. Иң булган, уңган, иң мөһиме, аны аңлый, санлый, ихлас күңелдән ярата торганын сайлап ала ул. Озак та үтми, Хәйдәр аңа тәкъдим ясый. Кызыл туй. Тиз арада Юраш авылындагы үзәк урамның иң матур җиренә алты почмаклы йорт салып куялар, машина да алалар. Бер-бер артлы ике бала туа, өченчесе дә озак көттерми. Тормыш дигәнең гөрләп бара.
Ә мәктәптәгесе — үзенә аерым бер тарих. 1985нче елда, килгәч тә, коллектив химия, биология укытучысына кытлык кичергәнгә күрә, Фәимәне математика-физика бүлеге тәмамласа да икенче юнәлешкә кертеп җибәрәләр. Бәхеткә каршы, аның, үзе сөйләвенчә, химия укытучысы бик көчле булганга бу фәнне мәктәптә бик яратып өйрәнә ул. Шулай итеп, Фәимә химия, биология укытучысы булып китә. Математика, физика да укытырга туры килә аңа. Нинди генә фәнгә алынса да, җиренә җиткереп укыта ул.
Яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, тәнеңдәге бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоярга да тиеш. Шундый укытучылар рәтенә кертер идем мин Фәимәне.
Укытучы күпмедер күләмдә актер була белергә, «сәхнәгә» үзенең шәхси борчуларын чыгармаска тиеш. Тормышында нинди генә авырлык булса да, сыйныф бүлмәсенә һәрвакыт ачык йөз, шат елмаю, якты кәеф белән керергә кирәк. Фәимәнең икенче матур сыйфаты шул.
Укытучының һөнәри осталыгы, эчке дөньясы белән беррәттән, аның тышкы кыяфәте дә таләпләргә туры килергә тиеш. Татар халкында «Киемеңә карап каршы алалар, акылыңа карап озаталар», — дигән әйтем дә бар бит. Укытучы сыйныф бүлмәсенә килеп керүгә, укучыларның барлык игътибары аңа юнәлә. Фәимәнең үз-үзен тотышы да, эчке дөньясы да, белеме һәм дөньяга карашы да — һәммәсе «Укытучы» исеменә лаек дип уйлыйм.
Баш миенең аулак почмагындагы күзәнәкләре аңа бәйсез, мөстәкыйль рәвештә булачак дәрес хакында уйлыйлардыр. Иҗат халәте туктаусыз дәвам итә. Көн саен аллы-гөлле чәчәкләргә төрелеп утырган, данлыклы Иске Юраш урта мәктәбенә үз балаларыдай якын күреп сөйгән укучылары, хезмәттәшләре янына ашыга ул. Шушы игелекле юлда 36 елга якын гомере узган аның. Шушы якта ул үзенә тигән бәхетен тапкан. Бәхетле кеше дип әйтәсе килә үзен.
Ә инде Фәимәнең белем-тәрбия биргән укучыларын санап китсәң, ничәмә-ничә чакрымнарга сузылыр, кылган изге эш-гамәлләрен тау итеп өйсәң, Чүкчүмер тауларыннан бер дә ким булмас иде.
Зур тәҗрибә туплап, үзен тиешле дәрәҗәдә күрсәткәннән соң, ул уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп сайлана. 2004нче ел була бу. Җитәкче булу җиңел түгел. Кул астыңда эшләүче коллегаларыңа дөрес юнәлеш күрсәтү өчен, үзеңә дүрт-биш тапкыр күбрәк укырга, фәлсәфи фикер йөртергә, мәгариф өлкәсендәге бөтен яңалыктан хәбәрдар булырга кирәк. Сүз дә юк, сәләтнең күпмедер өлеше тумыштан, геннар аша бирелә торгандыр. Ә бит аны үстерү үз тырышлыгыңнан тора. Беркем дә җитәкче булып тумый. Иң элек кешелекле, эшчән, ышанычлы хезмәткәр булырга, шуның белән коллективта абруй казанырга кирәк. Башкалар белән идарә итү өчен, иң элек үз-үзең белән идарә итәргә өйрәнү мөһим. Димәк, Фәимә Тимербай кызы югарыда әйтелгән бар сыйфатларга да ия, алай булмаганда, ул ике дистә елга якын җитәкче булып эшли алмас иде.
— Җитәкче булып эшләү авыр түгелме? —дигән сорауга ул:
— Һәр эшнең үз проблемалары бар, ләкин үтәп чыгарга була. Мин бит үзем генә түгел — коллективым бар. Алар барысы да үз эшләрен яхшы белә, мине үз итәләр, дип уйлыйм. Ә бу — зур терәк. Бер-береңне аңлап, бердәм булып эшләгәндә генә, эшләр уңышлы бара. Бергә-бергә тату гына эшләргә язсын, — ди ул.
Әйе, бердәмлектә — көч.
Соңгы елларда, җитди сәбәпләр аркасында, Фәимә Тимербай кызына, мәктәпне саклап калу максатыннан, өч камыт кияргә: директор эшен дә, уку-укыту эшләре буенча урынбасар эшен дә алып барырга, химия-биология фәннәрен дә укытырга туры килде. Шулай йорт-җирне белми, гомерен ил хезмәтендә уздырырга туры килә аңа. Моның өчен күпме сабырлык, тырышлык, түземлек, энергия, күпме йокысыз төннәр киткәнен үзе генә белә торгандыр.
Хезмәтнең тире ачы, җимеше татлы, дип әйтүләре юкка гына түгелдер. Күп көч куеп укытканы, оештыра белгәне өчен, Мәгариф отличнигы, Россия Мәгариф оешмасының Мактау кәгазе белән бүләкләнде, бүгенге көндә ветеран укытучы исеменә лаек булды.
Тормыш — диңгез, кеше шул диңгездәге кораб. Диңгез кайчак тыныч,ә кайчак ярсып, дулап ярларга бәрелә. Ә кеше менә шушы упкын өстендә дә каушамыйча, югалмыйча, максатына, теләгенә ирешә алырга тиеш. Амин, һәрчак шундый булып калсын.
Бүген Хәйдәр Багданур улы белән бергә бәхетле язмышларының уңышын җыя алар. Балалары, оныклары, хезмәттәшләре, укучылары, авылдашлары барчасы хөрмәт итә, зурлый үзләрен. Тик зур хөрмәт аша килгән аларга бу бәхет. Адәм баласы үз язмышын үзе яза. Тормышлары гөрләп барсын, сау-сәламәт булсыннар, өйләре балалары, киленнәре, оныклары белән тулып торсын, Аллаһы Тәгалә аларга тигез гомер бирсен. Амин.
Клара ГАЙНЕТДИНОВА, Иске Юраш мәктәбе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: