Алабуга нуры

Хезмәттә дә, ялда да уңганнар

2 нче февраль көнне Татар Дөм-Дөм авыл җирлегендә чираттагы отчет сессиясе булды. Алабуга Муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина җирлектә депутат булып тора, ел әйләнәсендә авыл халкын шәхси сораулар буенча кабул итә.

– Авылдагы күп проблемаларны тормышка ашыруда безгә 4нче округ депутаты, Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Хафизовна ифрат зур  ярдәм күрсәтә. Нинди генә чара уздырылмасын, әйтик, 9 май бәйрәме, Сабан туе, Өлкәннәр көне, депутатыбыз һәрчак безнең белән бергә: өстәвенә, бүләкләр белән килә, чыгыш ясый. Авыл кешеләре аңа нинди проблемалар белән генә мөрәҗәгать итми, ул аларны вакытында хәл итәргә булыша. Сезгә, Зөлфия Хафизовна, күпкырлы ярдәмегез һәм  безнең җирлек территориясендә чаралар оештыруда һәм үткәрүдә шәхси катнашуыгыз өчен монда яшәүчеләр исеменнән рәхмәтебезне җиткерергә рөхсәт итегез, – дип белдерде Татар Дөм-Дөм авыл җирлеге башлыгы Рафаил Бәдретдинов.

 

Сораган таба

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина халыкны шәхси сораулар буенча кабул итте.

Азат Хуҗин үзе яши торган урамдагы юлның начар булуына зарланып килгән.

– Муса Җәлил урамы юлы, салынган көненнән алып, бер дә төзекләндерелгәне юк. Ремонт булмасмы дигән идем, – ди ул.

– Урам юллары бик начар булган авыллар бар. Программалар буенча, 2012 елдан алып, сезнең авылда юллар 3-4 тапкыр төзекләндерелгән. Бөтенләй таш юлы булмаган авыллар да бар.  Алла теләсә, 2019 елда “Торак пунктларның юл-урам челтәре торышын нормага китерү” программасы буенча төзекләндерү эшләре булыр дип торабыз, – дип җавап кайтарды район башлыгы урынбасары.

Калган сораулар мәктәп бинасын җылыту һәм түбәсен төзекләндерү, янгын депосын җылытып тору, яңа янгын сүндерү машинасы кирәклеккә кагылды.    

 

Бердәм авыл тау күчерә

Татар Дөм-Дөм авыл җирлегенә ике авыл – Татар Дөм-Дөм hәм Айталан авыллары керә. Муниципаль берәмлекнең гомуми мәйданы – 3361,5 гектар. 2018 елның 1 гыйнварына авылда барлыгы 271 кеше яши, шуларның 11е – Айталанда. Йорт саны – 94, шул исәптән Татар Дөм-Дөм авылында – 87, Айталанда – 7.

–  Федераль, республика, муниципаль программаларның нәтиҗәсе буларак, авылларыбыз күзгә күренеп үзгәрә, биредә гомер итү көннән-көн уңайлыракка әйләнә бара, – ди җирлек башлыгы. – Айталан авылында программа буенча су үткәргечкә капитал ремонт ясалды. Геннадий Егоровичның  инициативасы буенча 177 мең сумга балалар майданчыгы урнаштырылды. Кешеләргә куркыныч янаган  агачлар киселде. Урам юлларын теркәү өчен техпаспорт ясалды. Су белән тәэмин итү системасына схема ясалды. Айталан скважинасына топосъемка эшләнде, техпаспорт ясалды. Яңа электрүткәргеч, үлчәү щиты куелды.  Муса Җәлил урамына 80 метр яңа суүткәргеч куелды. Су насосы сатып алдык, быел январь аенда  алмаштырдык.

Урамнарны яктырту буенча өлешчә ремонт үткәрелгән. Татар Дөм-Дөм авылында 20 яктырткыч алмаштырылган, 5 яктырткыч төзәтелгән, Җәлил урамына 7 яңа яктырткыч куелган, 240 метр озынлыкта үткәргеч сузылган Айталан авылында да 2 яктырткыч алмаштырылган.

Үзара салым акчасы 37 мең 600 сум җыелган, шуңа республикадан 150 мең 400 сум акча өстәлеп,  авыл юлларын чистарту өчен кар чистарту җайланмасы сатып алынган.

2018 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлек саны –78 баш, шуның 37се – сыер; сарык һәм кәҗә – 190, атлар – 4 баш.

Көнкүрешнең каты калдыкларын, чүп-чарны чыгару белән “Мехуборка” җәмгыяте шөгыльләнә.

– Авылны, зиратны чүптән арындыру буенча шимбә өмәләре уздырылды. Зиратта корган агачларны кискәндә, Алмаз Шакиров кран белән булышты. Өмәдә катнашкан авылдашларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, – ди Рафаил Бәдретдинов.

Авыл хуҗалыгы җирләрен “Яшь көч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшкәртә. Агрофирма директоры – Рузилә Һадиуллина. Хуҗалык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Ундырышлы җир мәйданы – 3033 гектар, шуның  сөрелә торган жире – 2684 гектар. Авылның 27 кешесе “Яшь көч” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли. Хуҗалыкта 1083 баш мөгезле эре терлек санала. Аның 250 башы – савым сыер. 2017 елда сыерлардан 15213 центнер сөт савып алынган. Бер сыердан савылган сөт күләме 6085 килограмм тәшкил иткән.

Авылда халыктан сөт җыю ел әйләнәсендә оештырылган, аны Атлас Закиров тормышка ашыра һәм җыелган сөт  “Алабуга сөте”  комбинатына тапшырыла.

Балалар бакчасында бүген 8 бала тәрбияләнә. Сәламәт балалар үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Башлангыч һәм югары  класс укучылары – 16. Алар  Олы Шүрнәк мәктәбендә белем ала, аларны автобус йөртә.

– Авылыбызда спортка зур игътибар бирелә. Мәктәп бинасы кырында урнашкан хоккей кортында ел саен ярышлар уздырылып тора. Барысы өчен дә Данис Зариповка рәхмәтебезне белдерәбез! – ди җирлек башлыгы.

Китапханә фондында 8 мең китап исәпләнә. Тагын 800 яңа китап кайтарылган. Монда “Милли бизәкләр” дип аталган музей эшли. Экология елына багышланган  конкурста китапхәнә икенче урынга лаек булган. Бөек Җинүнең 72 еллыгына багышланган шигырь конкурсында район буенча 2 урын яулады, Бөек шагыйрь Ибраһим Газиның 110 еллыгына багышланган конкурста Татарстан буенча китапханә укучысы 1 урынга лаек булды. Авыл мәдәният йорты чараларны бәйрәм көннәренә багышлап кына уздырмый. “Җырлый туган авылым” хисап концертында катнашып, 7 менлек  сертификат белән бүләкләнгәннәр, шул акчага печән чапкыч сатып алынган.

Яңа ел кичәсе бик күңелле узды! Килүче авылдашларга, кунакларга, кичәне оештыруда үз өлешләрен кертүче дусларга, кичәнең бердәнбер иганәчесе “Яшь көч” җәмгыяте hәм аның җитәкчесе Рузилә Мирсәет кызына зур рәхмәт! – диде үз чыгышында Рафаил Бәдретдинов. – Шулай ук ел саен халыкның күңелен күреп югары дәрәҗәле Казан җырчыларын чакыра. 9 май һәм Өлкәннәр көненә ветераннар, пенсионерлар өчен  азык-төлек тупланмалары  һәм бүләкләр әзерли.

Зөлфия Хафизовна әйтүенчә, башка бер авыл Сабан туе да шуның хәтле артист белән үтми.  

Җирлектәге фельдшер-акушерлык бүлеге 2 авыл халкын кабул итә. Костенеево хастаханәсе табиблары килеп, авыл халкын системалы төстә кабул итүне һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыралар.

Җирлектә ике кибет: ИП Гәрәев, райпо кибете эшли.

 

2018 елга планнар: 

- үзара салым акчасына изге чишмәне төзекләндерү;

- янгын сүндерү машинасы өчен урынны җылыту;

- Дөм-Дөмдә Җәлил урамына 8 яңа яктырткыч урнаштыру;

- зиратта корган агачларны кисүне оештырыру;   

- Сабан туе мәйданындагы куркыныч тудыра торган агачларны кисү;

- мәктәп бинасының түбәсен һәм җылыту системасын төзекләндерү;

- белдерүләр тактасы урнаштыру;

- балалар бакчасына керә торган юлга юл билгеләре урнаштыру.

 

– Бергәләп эшләгәндә, Сезнең булышлык белән, Геннадий Егорович, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә торып, үзара аңлашу һәм бер-береңә хөрмәт булганда, уңышка ирешергә һәм барлык планнарны тормышка ашырырга мөмкин, – дип тәмамлады сүзен Рафаил Бәдретдинов.

 

Музыкаль гаилә

Дөм-Дөм авылында җырга-моңга гашыйк кешеләр күп. Рәхилә Шәкертҗан кызы Әмирханова – шуларның берсе. Без мәдәният йортына килеп кергәндә, аның баянчы белән репетиция ясаулары иде. Аның моңлы, чишмә челтерәве кебек салмак тавышы үзенә тартып китерде.   

– Рәхилә апа, җырлый башлаганда, сезгә күпме иде?

– Мин кечкенәдән җырлыйм. Зәй районында туып-үстем, 1969 елда Минзәлә педагогия көллиятенә укырга кердем. Шунда хор бүлегенә дә йөрдем. 1973 елда көллиятне тәмамлап, Дөм-Дөмгә мәктәпкә эшкә килгән идем. Мин катнашмаган бер генә бәйрәм дә калмый, гел җырлауда мин. Бирегә килгәндә 19 яшемдә булсам, хәзер инде 64емне тутырам, Алла теләсә. Күп балалы гаиләдә үстем: 5 кыз, 1 малай без. Алар да җырга-моңга гашыйк. Гомумән, гаиләбез белән шундый без: тормыш иптәшем дә җырлый, балаларым да. Өй эшләрен башкарганда да җырлыйм, көне буе “Татар радиосы”, “Болгар радиосы” эшләп утыра.

– Җырга сәләт нәсел җепләре аша күчкәнме сезгә?

– Шулай дип беләм. Әни дә бик матур җырлый иде.

– Нинди җырларны үз итәсез?

– Борынгы җырлар, татар халык җырларын яратам. Яңа җырларга да мөнәсәбәтем яхшы. Клубта аларны да өйрәтәләр. “Умырзая” ансамблендә дә җырлыйм.

– Ничә ел гомерегезне укытучы булуга багышладыгыз?

Укытучы булып мин 36 ел эшләдем, башлангыч сыйныфларны укыттым. Соңгы елларда пенсиягә чыксам да, балалар бакчасында җитәкче булдым, аннан соң тәрбияче булып та эшләдем. Ике кызым минем юлымны дәвам итә, алар – укытучы.

– Балаларым да җырлый дидегез, ничә бала анасы сез?

– 4 балам: 3 кызым, бер улым бар. Оныкларга да бай мин, Аллага шөкер, алар минем алтау.

– Рәхилә Шәкертҗановна, буш вакытларыгызда җырлаудан башка ни белән шөгыльләнәсез?

– Өебез зур, малларны күп асрыйбыз, эш җитәрлек. Пешерергә бик яратам, бигрәк тә ит бәлешем телне йотарлык була. Оныкларыма башмаклар бәйлим.

Болардан тыш, Рәхилә апа чаңгыда да йөри.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: