Киләчәккә ниятләр зурдан
Яхшы юлларның юклыгы – авыл җирендә киң таралган кыенлык; шуңа да үзара салымнан җыелган акчаларның бер өлеше юлларны төзекләндерүгә китә.
Олы Шүрнәк авыл җирлегендә быел Олы Шүрнәктәге Атсыз урамга, Югары Шүрнәктәге Муса Җәлил урамына, Үмәктәге Октябрь урамына вак таш җәйделәр, моның өчен авыл кешеләре 200әр сум акча җыйды. Җыелган акчаларның күләме 67 мең сум булды. Шуны дүрткә тапкырласагыз, республикадан өстәлгән чара күләме килеп чыга.
Җирлек башлыгы Николай Мельников билгеләп үткәнчә, биредә яшәүчеләр кайсы урамга таш түшәргә кирәген үзе сайлый.
− Олы Шүрнәкнең исемсез урамыннан һәркем йөри, шуңа күрә аны сайладылар да инде. Югары Шүрнәктә былтыргы эш дәвам итә, Үмәктә зур чокыр-чакырларны ямадылар, анда “ашыгыч ярдәм” дә, сәүдә машинасы да үтеп йөри алмый иде, − дип аныклады Николай Иванович.
Киләсе елда һәр кешедән 400әр сум җыерга ниятләп торалар. МТЗ-82.1 тракторына тагылма һәм роторлы чапкыч алырга уйлыйлар. Калган чараларны Олы Шүрнәктәге торак пунктлары өчен чүп савытлары сатып алуга тотарга планлаштыралар.
Иске Күклек халкы да үзара салымнан читтә калмый. Быел алар су белән тәэмин итү системасын төзекләндерделәр һәм Черкас авылында чишмәне тәртипкә салдылар. Алар да киләсе елга 400әр сум акча җыярга булган. Теләкләре − МТЗ-82 тракторына гидрантлар урнаштыру һәм тракторга тагылмалы савыт сатып алу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев