Алабуга нуры

Кишәрлек бар, тагын су, газ һәм башкасы кирәк

Алабугада, Җир-милек палатасы мәгълүматына караганда, бүген җир кишәрлеге алу өчен чиратта күп балалы 302 гаилә тора.

Бу ел башында Рафаэлла Чернышева өченче тапкыр әни булган. Хәзер гаилә җир кишәрлеге көтә, һәм ул шәһәр читендә булыр дип өметләнә. Өй төзергә җыенасызмы дигән сорауга, Рафаэлла Чернышева җавап бирергә кыенсынды. Барысы да финансларга бәйле булачак, ди күп балалы әни.

Өченче яки аннан соңгы бала туган (яки уллыкка алган) гаиләләргә җир бүлеп бирү программасы старт алганнан бирле (2011 елда тиешле боерыкка Россия Президенты Дмитрий Медведев кул куйды. – Ред. иск.), безнең районда 1230дан артык гаилә җир кишәрлеге иясе булды. Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров сүзләренә караганда, бүгенге көндә бу –гомуми ихтыяҗның 70 проценттан артыгы.

– Республика буенча иң начар күрсәткеч түгел. Әлбәттә, барлык районнар да йөз процентка омтыла, әмма кайбер районнарда күп балалы гаиләләрне җир белән тәэмин ителеш 60, 50 процент тәшкил итә. Билгеле бер шартлар үтәлгәндә, җир участоклары бирелә торган субъектлар да бар. Мәсәлән, 6 ел эчендә йорт төземәсәң, участокны дәүләткә кайтарырга кирәк. Татарстанда башка юлдан киттек – без гомуми өлешле милеккә җир кишәрлекләре бирәбез. Опека бүлеге моңа үз рөхсәтен бирсә, аларны тормышка ашырырга мөмкин. Минемчә, бу начар түгел, – ди Евгений Петров.

Палата рәисе сүзләренә караганда, бүген Алабугада бишенче җир массивын үзләштерү башланган. Шулай итеп, август ахырында гына беренче 10 гаилә шәһәрнең иске өлешендә урнашкан яңа массивта участок алды. Белгечләр фаразлаганча, ул тагын 230 күп балалы гаилә өчен җиргә булган ихтыяҗны бетерәчәк. Ә тиздән күп балалы гаиләләр арасында бүленә башлаячак алтынчы җир массивы чиратны тулысынча ябарга тиеш, дип саный Евгений Петров. Ул шәһәрдән читтә урнашачак, моның өчен Болынлы торак пункты киңәйтелер, диләр Җир-милек палатасында. Анда 500гә якын участок урнашачак, алар чиратны тулысынча бетерергә тиеш.

Җир кишәрлекләре бүлеп бирү белән бәйле хәл алай ук аяныч булмаса да, коммуникацияләр белән кыенлыкларны китереп чыгармауны Татарстан хакимияте кайгырткан инде. Бүген күп балалы гаиләләр өчен бистәләрне электрлаштыру белән генә проблема юк, шул ук вакытта су белән тәэмин итү, су бүлү һәм, бигрәк тә газ белән тәэмин итү мәсьәләләре шактый кискен тора. Йорт салган гаиләләр бу проблемаларны мөмкин кадәр хәл итәргә тырыша. Электрдан җылы ала, суны үзләре үткәрә һәм канализацияне агызу өчен септик казыйлар, ди Евгений Петров. Киләсе елда эш урыныннан кузгалыр дип өметләнә алар.

− Татарстан җитәкчелеге бу мәсьәләдән хәбәрдар, республиканың төрле программалары күп. Аларның кайберләренә киләсе елга керербез дип ышанам, һәм күп балалы гаиләләр өчен бистәләрдә инфраструктура проблемасы хәл ителә башлаячак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: