Алабуга нуры

Китап диңгезе, яки әбием эзләреннән

Язмышым мине китапханә эше белән бәйләде. Ә бит элегрәк бу хакта уйламаган да идем! Бөтен барлыгым белән китап диңгезенә чумганыма бер ел ярым вакыт үтте.

Әлбәттә, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Көмеш гасыр китапханәсендә эшем һәрчак китаплар белән генә бәйле түгел. Биредә мәдәни тормыш кайнап тора: әдәби һәм музыкаль кичәләр, яңа басмалар презентацияләре, сәнгать күргәзмәләре, музей дәресләре, кинотерапия сеанслары, тел клублары, шигъри фестивальләр, әдәби флешмоблар һәм башка бик күп нәрсәләр. Бу эшкә тирәнрәк төшенә барган саен, монда юкка гына эләкмәгәнемә ныграк инанам...

Балачакта бик күп вакытымны китапханәдә үткәрә идем. Китап укучы буларак та түгел, ә җәй буена әбисе янына кунакка кайтучы китапханәче оныгы булганга күрә. Әбием Римма Николаевна Кузнецова бөтен гомерен китапханәче һөнәренә багышлады. 2018 елда үзем дә шул ук өлкәгә эшкә килгәч, ихтыярсыздан, бу очраклы түгелдер дип уйлана башладым. Төс-кыяфәтем белән дә әбиемә охшаганмын, ә хәзер инде эшемдә дә аның юлыннан киттем.

Әбием 1946 елда Алабуга районының Юраш авылында Анна Михайловна һәм Николай Петрович Козыревлар гаиләсендә дөньяга килгән. Тиздән аларның гаиләсе олы Шүрнәккә күченә. 1964 елда Римма Козырева Алабуга китапханә техникумында укуын уңышлы тәмамлап, Шүрнәк авыл китапханәсенә эшкә кайта. Биредә 10 ел эшли, аннары Костенеево авылына күчеп, 1976-1985 елларда китапханәче вазифасында хезмәт куя.

Авылдашлары Римма Николаевнаны актив һәм шат күңелле хатын-кыз, үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы менә дигән белгеч буларак искә ала.

1985 елда әбием гаиләсе белән авылдан Түбән Кама шәһәренә күчеп килә. Биредә дә үз һөнәренә тугры кала: 53нче урта һөнәри-техник училищеда китапханәче булып эшли башлый. Ул һәрвакыт үз эше, китапханәнең китап фонды өчен җан атып тора. Нәкъ менә китап ярдәмендә дөньяга карашның киңәюен, тормышның да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк булуын аңлап, китапка һәрвакыт зур ихтирам белән карый ул.

Минем балачак хатирәләрем исә Алабуга шәһәренең Яшьләр урамы, 2нче йорт адресы буенча урнашкан 2нче шәһәр китапханәсе белән бәйле. 1991 елда Алабугага күчеп килгәч, әбием Мария Сергеевна Шароновадан әлеге китапханәгә эшкә чакыру ала, ул вакытта Мария Сергеевна Алабуга районы башкарма комитетының мәдәният бүлеген җитәкли (моңа кадәр ул 24 ел шәһәребезнең төп китапханәсен җитәкләгән). 2нче шәһәр китапханәсендә әбием 1991 елдан 1999 елга кадәр эшләде. Ул вакытта нинди горурлык белән шушы абонементның кафедрасы артында утырып, хезмәткәрләрнең укучылар формулярларын тутыруларын күзәткәнемне яхшы хәтерлим. Ә инде укучылар кире кайтарган китапларны урынына илтеп куюны үземә ышанып тапшырсалар, бәхетемнең чиге булмый иде.

Иң зур дулкынлану кичерә торган урыным исә китапханәнең үзәге, китап саклау урыны булды. Буй җитмәслек биек, түшәмгә кадәр җиткән рәт-рәт китап киштәләре, алар арасындагы тар гына юллар — барысы да шулкадәр гаҗәеп булып тоела, хәтта тыннарым кысыла иде!

Китапханә архивына бару аеруча кызыклы сәяхәт була иде. Андагы киштәләр арасында йөргәндә, борынгы тарихи шәһәр буйлап йөргән кебек булдым. Ул чакта мине үзе белән эшкә алганы өчен әбиемә бик тә рәхмәтлемен. Күрәсең, бу чыннан да тормышымда үз эзен калдыргандыр...

Миңа 14 яшь чагында әбием якты дөньядан китеп барды. 2003 елда мин университетка укырга кердем һәм биш ел дәвамында һәр атна саен диярлек әбием эшләгән китапханәдә семинарларга һәм имтиханнарга әзерләндем. Әбием вафатыннан соң да китапханә хезмәткәрләре миңа якын туганнарына караган кебек, яхшы мөнәсәбәттә булдылар: һәрвакыт кирәкле мәгълүматны эзләүдә булыштылар, кирәк чакта уку залыннан китапларны кулыма да биреп җибәрә торганнар иде. Гомере буе үз һөнәренә тугры калган әбиемнең истәлегенә хөрмәт бу. Ул инде 21 ел янәшәмдә юк, әмма хәзер бөтен барлыгым белән китап диңгезенә чумганымны күрсә, бик шат булыр иде, дип ышанам.

Оксана ЕСИПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: