Алабуга нуры

Китапханә яшәячәк!

Бу атнада, 27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелде.

25 ел элек, 1995 елның 27 маенда, Россия Федерациясе Президенты Указы белән рәсми рәвештә Гомумроссия китапханәләр көне гамәлгә куелды.
Без районның иң өлкән яшьтәге китапханәсендә булып, төрле кызыклы проектлар, китап фондлары, шулай ук тормышларын китапка хезмәт итүгә багышлаган кешеләр турында белдек. Боларның барысы хакында безгә «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Юлия Нәҗипова сөйләде.
— Юлия Владимировна, Алабуга районы китапханәләр системасы бүген ни белән яши?
— Узган ел без китапханә системасының 40 еллыгын билгеләп үттек. Элек аңа Менделеевск районы да керә иде һәм система 40тан артык китапханәне үз эченә алды. Бүген исә Алабуга үзәк китапханә системасында 26 китапханә — 6сы шәһәрдә һәм 20се районда.
— Сөйләп китсәгезче, кемнәр алар — авыл китапханәләре укучылары? Нинди әдәбиятны өстен күрәләр?
— Соравыгыз өчен рәхмәт. Гадәттә, авыл китапханәләре турында оныталар. Әмма чынлыкта авыл яши һәм үсә. Бу бик куандыра. Күргәнебезчә, соңгы елларда клублар капиталь ремонттан соң ачыла яки яңалары төзелә һәм, һичшиксез, анда китапханәгә аерым бина бирелә. Укучыларның яше төрле — мәктәп укучыларыннан алып өлкән яшьтәге кешеләргә кадәр. Өлкәннәр өчен китапханәгә килү — төрле яңа китаплар белән танышу, шулай ук китапханәче белән тере аралашу өчен дә яхшы мөмкинлек. 
— Авыл халкы арасында нинди китап жанрлары популяр?
— Нигездә, бу — рус һәм татар классикасы, шулай ук җиңел жанр —детективлар, мәхәббәт романнары. Вакытлы матбугатны бик күп укыйлар, шул исәптән җирле газеталарны да.
— Ә шәһәрлеләр нәрсә укый?
— Алга китеп, шуны әйтәсем килә, шәһәрнең өске өлешендә китапханәләр җитми. Биредә бер генә китапханә, ул шәһәр Мәдәният сараенда урнашкан, әмма анысы да балалар китапханәсе статусына ия. Сүз уңаеннан, узган ел безнең район җитәкчесе Рөстәм Нуриев китапханәдә булды, аның эше белән танышты. Тагын бер филиалны ачу мәсьәләсе уңай хәл ителер дип өметләнәбез, чөнки Рөстәм Мидхәтович үзе дә бик күп укый, аерым алганда, рус классик әдәбиятын. Без тагын бер бина ачарга әзер, моның өчен кадрларыбыз да, техник җиһазлар да бар, бина гына юк.
Укучыларга килгәндә, алар безнең системада 24 меңнән артык һәм 80 проценттан артыгы — шәһәрлеләр. 30 яшькә кадәр укучылар күп. Китап укучыларның төп массасы — мәктәп укучылары һәм студентлар, шулай ук 50 яшьтән өлкәнрәкләр. Нәрсә укыйлар? Узган ел, Александр Пушкин тууына 220 ел тулуны билгеләп үткәндә, алабугалылар Пушкинны укыймы икән, дип уйландым. Ачыкланганча, кешеләргә ул чыннан да кызык икән. Татар әдәбиятына, авторлары төрле премияләр лауреатлары булган китапларга ихтыяҗ зур. Бүгенге көндә китапханә системасы фондында 410 меңнән артык китап бар, шуларның 200 меңе — Үзәк китапханәдә. Бу районда иң зур китап саклау урыны.
— 21 майдан шәһәр һәм район китапханәләре ике айлык тәнәфестән соң янә үз ишекләрен ачты. Укучылар сагынганмы?
— Апрель аенда үзизоляциядә булуыбызга карамастан, минем һәр көнем шалтыратулардан башлана иде, кайчан ачыласыз, дип кызыксындылар. Китапханә ишекләре укучылар өчен ачылгач (әлегә абонемент кына), алар килер дип уйламаган да идек. Әмма холлда бер-берсеннән бер метр ярым ераклыкта торган урындыкларның берсе дә буш калмады. Халык китапларны, китапханәне нык сагынган.
— Һөнәри бәйрәм уңаеннан кемнәрне билгеләп үтәсегез килә?
— Авыл китапханәчеләре — Лилия Старостина (Бехтерево), Фәридә Данилова (Олы Шүрнәк), Лариса Миңнегалиева (Иске Күклек), Гүзәл Эркаева (Костенеево), Фәния Карпова (Яковлево), Гөлнара Әхмәтшина (Илмәт), Татьяна Романова (Поспелово), Зилә Садыйкова (Морт), Наталья Пермяковаларны (Танайка, Колосовка). Аерым рәхмәт сүзләрен авыл җирлекләре башлыкларына җиткерәсем килә. Алар авыл китапханәләрен үстерүдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә, барысының да китапханәгә мөнәсәбәте бик яхшы. Форсаттан файдаланып, китапханә эше ветераннарына, җирле язучыларга, иҗади очрашуларда даими катнашучыларыбыз Гөлзадә Әхтәмова, Фирдәвес Хуҗин, Тамара Шабалина, Антонина Силкиналарга, туган якны өйрәнүчеләр Виктор Белов, Андрей Иванов, Җәүдәт Галимовларга да рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук Мәдәният идарәсе, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, шәһәр Мәдәният сарае, Алабуга суворов хәрби училищесы, балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре, Мәгариф идарәсе, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге кебек игелекле дусларыбызны да билгеләп үтми булдыра алмыйм. Киләсе елда без шәһәрдә Александр Пушкин исемен йөрткән беренче халык китапханәсе оешуга 125 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез, һәм китапханәгә бу исемне кире кайтарачакбыз.
— Коллективка теләкләрегез...
— Китапханә системасының барлык коллективына команда эше һәм ярдәм итүләре, фидакарь хезмәтләре, мәдәнияткә, китапка һәм укучыларга тугрылыклы булулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Китапханәләр көне шулай ук барлык китап укучыларыбыз, китап сөючеләр бәйрәме дә, алар безнең һөнәребезнең әһәмиятен тануны саклап калырга ярдәм итә. 
Әңгәмәнең тулы версиясен elabuga-rt.ru сайтында укыгыз

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: