Алабуга нуры

Китаплар патшалыгында. Патшабикәләре кем?

Китаплар Нурия ханым Закированың тормышында мөһим бер урын алып тора. Китап уку иң зур хезмәтләрдән саналган вакытларда дөньяга килеп, китапка карата ихтирам тәрбияләнгән чорда үскән буын баласы бит ул. Үтә дә тыйнак китапханә хезмәткәре Алабугадагы китаплар дөньясының белгеченә әверелеп кенә калмаган, аның өчен китап изге һәм кадерлегә әйләнгән.

Күптән түгел безнең мәктәптә шәһәрнең Үзәк китапханәсе һәм Мәдәният йортында урнашкан Балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән "Китап дөньясына сәяхәт" дигән кичә үтте. Аның төп максаты укучы балаларны китап укуга этәрү иде.

Китап дөньясына сәяхәтне нәкъ менә китапханә хезмәткәрләренең үткәрүе бик кирәкле, чөнки китапларны яхшы белгән кеше генә алар турында башкалар күңелендә тирән эз калдыра алырлык итеп сөйли ала. Күп еллардан бирле Үзәк китапханәдә эшләүче Нурия Камил кызы Закирова үзенең чыгышын китапханә белән таныштырудан башлап җибәрде. Матур итеп ясалган презентация һәм Нурия Камил кызының сөйләме, чыннан да, чын сәяхәт булды. Алабуга китапханәсе тарихы бик кызыклы һәм бай бит ул. Һәр китапның кадерен, анда әйтелгән фикернең асылын, тирәнлеген үз йөрәге аша үткәреп сөйли белә Нурия. Соңгы елларда китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштырды. Эчтәлекләренә тукталып, кызыклы мәгълүмат та биреп китте.

Күңелдә хатирәләр яңарды

Әллә нинди әлегә кадәр күңелләр тоймаган хис барлыкка килде шушы очрашу вакытында. Китап укырга яраткан авылым кешеләре искә төште. Илмәтнең иске генә бинада, Мәдинә апа Хәйруллина эшләгән гаять тә китапларга бай китапханәсе дә күз алдына килеп басты. Укыган китапның эчтәлеген дә сөйләтеп карый иде үзе. Һәр бала күңелен аңлап, аңа китаплар сайларга булышуы әдәбиятыбызга булган олы хисләренең чагылышы иде булса кирәк.

Милләтнең теле яшәсен

Балалар китапханәчесе Наҗия Гатауллина исә үз чыгышын

Илдар Юзеевның шигъри юллары белән башлап җибәрде:

Милләтнең теле яшәсә, сау булыр дәүләт, иле,

Һәр бала сөйсә, Тукайча, үз телен, туган телен -

Тукай теле, татар теле, булыр гел исән, тере!

Аннан соң ул китапханә тарихы һәм аның хезмәткәрләре белән таныштырды.

Балалар өчен язылган китаплар үзенчәлекле бизәлеше һәм үзенә тартып тору көче белән дә кызыктыргыч бит алар. Наҗия Әхсән кызы аларның әлегә без күрә алмаган башка якларын да ачты.

Балалар китапханәсе безнең мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшли, укучыларыбыз төрле чараларда теләп катнаша. "Китаптан башка белем юк", - ди татар мәкале.

- Матур әдәбият укуны үзебезнең яраткан шөгылебез итсәк, тәрбияле буын үсүенә ышанычыбыз зур булыр иде, - дип тәмамлады Наҗия ханым чыгышын. Бу, дөрестән дә, шулай.

Халыкара телләр көненә әзерләнгәндә, күп истәлекләр яңарды. Китапны үз иткән милләт балалары ич без. Ниндидер сәбәпләр аркасында, укудан читләшәбез икән, димәк, үзебезнең милләтебез яшәешен куркыныч астына куябыз.Татар элек-электән укымышлы милләт булып саналган. Шуны исебездән чыгармасак иде.

Очрашу укучы балаларыбыз күңелендә матур хисләр калдырды. Мондый күңелле мизгелләрне бүләк иткән өчен, без Нурия Камил кызы Закировага һәм Наҗия Әхсән кызы Гатауллинага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Хашия ТӨХФӘТУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: