Күмәк хезмәт тәрбиясе үрнәкләре
Татарстан тарихының Совет чорында, кайсы гына елны алсаң да, һәр өлкә эшчәнлеге партия карарларын үтәү белән бәйле. Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгы билгеләп үтелгән 1957 елда, мәсәлән, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXсъезды карарларын тормышка ашыру беренче урында була.
Бурычларның берсе укучыларга политехник белем бирүгә кагыла. Киләчәктә кирәкле һөнәр ияләре тәрбияләү өчен, партия мәктәп алдына укучыларны хезмәткә өйрәтүне алга куя.
Шәһәрдә татар телендә чыгып килә торган "Алга" газетасының шул елда чыккан 5 май санында язылганча, 1нче урта мәктәп җитәкчеләре ике ел алдан ук инде хезмәт тәрбиясенә җитди игътибар бирә башлаган. Анда столярлык мастерскоен җиһазлап, 15 верстак урнаштырылуы, шулай ук 15 эш урыны булган слесарьлык мастерское төзелүе, тәҗрибә җире киңәйтелеп, теплица төзүне планлаштырулары әйтелгән.
Укучылар өчен токарь эшенә өйрәтү урыны да булдырылган. Мәктәпкә механика заводы (1963 елдан - арматура заводы) һәм "Алабуга" совхозы шефлык иткән. Автор машина йөртүгә өйрәтү һәм электротехника буенча дәресләр турында борчылып язган. "Илебезнең күп кенә шәһәрләрендә укучыларның производство практикалары турыдан-туры предприятиеләрдә үтә. Бу безнең Алабугада да кулланылырга тиеш", - дип, үз фикерен белдергән газета хәбәрчесе.
Ул заманда төрле башлангычлар "мода"да вакыт. Бу уңайдан Саратов, Белгород өлкәләре хезмәт ияләренең патриотик башлангычына ияреп, "Волна революции" авыл хуҗалыгы артеле колхозында эшләүчеләр районның Мальцево авыл советына кергән башлангыч һәм җидееллык мәктәпләрнең укытучылары белән бергә Октябрьнең 40 еллыгы хөрмәтенә мәктәпләрне яңа уку елына үрнәк хәзерләү буенча социалистик ярышка кушылган. Ярыш шартлары буенча, мәктәп биналарына агымдагы төзекләндерү эшләре үткәрелергә, мәктәпләр һәм укытучыларның фатирлары тулысынча утын белән тәэмин ителергә тиеш була. Моннан тыш, Мальцево мәктәбендә укыту остаханәсе бинасын төзеп бетерүгә һәм тиешле җиһазлар белән булышуга алыналар. Остаханә өчен эш кораллары сатып алуга 1 мең сум күләмендә акча билгеләнә. Мәктәп яшендәге балаларның барысын да укуга тарту өчен, интернат эшчәнлеген яхшырту, гомуми мәҗбүри уку буенча акча фонды булдыру, укучыларны мәктәпкә ат белән йөртү дә күздә тотыла. Башлангыч мәктәпләргә, түбән сыйныфларда укучы балалар белән тәҗрибәләр үткәрү максатында, җир кишәрлекләре бүлеп бирергә карар итәләр.
1956 елдан бирле сакланып калган архив документларыннан билгеле булганча, 1956-57 уку елында, уку яшеннән узган яшүсмерләрне җәлеп итү максатында, Танайкада авыл яшьләре мәктәбе оештырыла. Район җәмәгатьчелеге уку остаханәләрен җиһазлауда мәтктәпләргә җитди булышлык күрсәтә. Мәсәлән, "Кызыл партизан" Танайка авыл мәктәбенә 3 мең 500 сум акча бүлеп биргән.
Утын әзерләүдә дә колхозчылар булышкан, Танайка мәктәбенең көймәсе белән ташу вакытында елгада аккан бүрәнәләрне мәктәп миче өчен әзерләгәннәр.
Танайка мәктәбенең 2 гектар җир кишәрлеге булган, аның 0,95 гектарында уку-тәҗрибә эшчәнлеге алып барылган. Җидееллык мәктәптә теплицалар оештырылган. Биредәге ике остаханәнең берсе агач эшкәртү, икенчесе - тимер эшкәртү буенча булган.
1959-1960 елларда халык мәгарифе системасы үзгәртеп корыла башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев