Алабуга нуры

Коммуналканы ничек киметергә?

"Халык контроле" вазифаларын үз өсләренә алучылар үзләренең һәм күршеләренең фатир өчен түләүләрен киметүгә, югары ОДН проблемасын хәл итүгә иреште.

ОДНның югары күрсәткечләрен киметү максатыннан булдырылган эш төркеме атна дәвамында илледән артык йортта су һәм электр энергиясе счетчикларының күрсәткечләрен чагыштырды. Әлеге төркем Алабуга районы башлыгы инициативасы буенча булдырылган иде. Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре турында ТКХ Департаменты директоры Елена Сермеева сөйләде.

- Эш төркеме йорт буенча җаваплы кешеләр, идарәче компания, телевидение, миграцион исәп вәкилләре һәм участковыйлар белән бергә фатирлар буйлап йөреп чыкты, - диде Елена Михайловна. - Узган атнада 59 күпфатирлы йорт тикшерелде: 10 йорт "Жилкомфортсервис" идарәче компаниясенеке, өчесе - "Гарант"ныкы, бишесе - "ЧЖЭУ-Жилсервис", җидесе - "Домуправ-3", 34 йорт "Жилсервис-Черемушки" (6 нчы микрорайон) идарәче компаниясенеке.

Комиссия ОДН күрсәткечләренең артык югары булуының сәбәпләрен ачыклауга иреште.

Тынычлык проспектында урнашкан 13 нче йорттагы фатирларның берсендә имин булмаган гаилә яши. Төзек булмаган краннардан су тәүлекләр буе агып торган. Шул сәбәпле йорт буенча ОДН 600 кубометр тәшкил иткән. Бу фатирдагы суны өзеп, счетчиклар куйдырганнан соң, йорттагы ОДН 200 кубометрга кимегән.

Автомобилистлар урамы, 12 нче йортның биш фатирында счетчикларның эшләмәве ачыкланды.

Чулман урамында урнашкан 3 нче йорт фатирларының берсендә счетчикка магнит куйганнар. Бу йортта эш төркеме "уйлап табучы"ның күршеләреннән көтелмәгән каршылыкка очрый: 75 фатирдан алар бары тик 31ендә генә була ала. Башка фатирларда яшәүчеләр я ишекләрен ачмады, я бусагадан кертмәде.

Т.Гыйззәт урамындагы 28 нче йортта да шул ук хәл: 75 фатирның нибары 44е генә тикшерелде. Әйләнеч шоссе урамы, 29 нчы йортта йрнашкан фатирларның берсендә яшәүчеләр счетчик күрсәткечләрен биш ай дәвамында тапшырырга онытканнар!

Нечаев урамындагы 10 нчы йортта счетчикларның берничәсендә пломбалар зарарланган.

Мәрҗани урамы, 32 һәм Нечаев урамындагы 9 нчы йортта яшәүчеләр гомуми җыелыш үткәргәннәр. Счетчиклары булмаган фатирларда исәп приборларын урнаштырырга дигән карар кабул ителгән.

Төзүчеләр урамы, 2 нче йортның унике фатирында киметелгән күрсәткеч бирү ачыкланган, җиде фатирда исәп приборлары урнаштырылмаган, ике фатирда счетчикларның эксплуатация срогы чыккан.

- Уңай нәтиҗәләр дә бар, - диде Елена Сермеева. - Интернациональ урамы, 5 һәм Нечаев урамы, 16А йортларда инициатив төркемнәр булдырылган, исәп приборлары күрсәткечләрен алар үзләре кабул итәләр. Саннарның киметелгәне күренеп торган очракта контроль тикшерү үткәрелә. Нәтиҗәдә, бу йортларда су буенча ОДН минимумга кадәр төшкән.

Барлык кимчелекләр буенча актлар төзелде, - диде ТКХ Департаменты директоры. - Гаеплеләргә штраф салыначак, кайбер хокук бозулар буенча эш халык судына биреләчәк.

Су һәм электр энергиясе буенча гомумйорт исәпләүләрен киметү буенча комиссия даими эшләячәк. Исәпләү приборлары турында мәгълүматны идарәче компанияләр ай саен подъездда эләргә тиеш.

- Күмәк эшебез нәтиҗәсендә һәр гаилә ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрнең кимүен тоярга тиеш,- дип нәтиҗә ясады Елена Сермеева.

Налия Касыймова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 16 февраля 2018 в 15:45
    В Елабуге состоится концерт мастеров искусств Завтра в 18.30 в городском Дворце культуры состоится концерт мастеров искусств.
    21
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 12:00
    Үкенечле ядкяр Беренче мәртәбә Язиләнең фотоальбомында буш калган бу битне Нурзифа Х классны тәмамлаган, инде кулга аттестатлар алган, котлаулар тыңлаган һәм хушлашу кичәсе узган көнне, дөресрәге, туып килүче иртәне күргән иде.
    19
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:00
    ...Кайнар белен – иң яхшы ашамлык! Май чабу атнасы тиздән ахырына якынлаша, ләкин әле беленнәр белән сыйланыр өчен безнең тагын өч көн бар.
    18
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:00
    Бокс – ул яшәү рәвеше Казанда 2004-2005 елгы үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
    20
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:51
    Алабугалылар сорауларына җавап алды Алабуга шәһәр мәдәният сараенда Ветераннар советының җәмәгать кабул итүе булды.
    19
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:42
    Әфганчылар көне 15 февральдә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 29 ел тулуына багышланган митинг булды. Әфган җирендә 9 ел эчендә 15 мең кеше һәлак булган.
    21
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:30
    Рак: ничек кисәтергә Дөньяда ел саен 10 миллион кешедә рак табыла. “Онкология” диагнозы көн саен 27 мең кешегә куела булып чыга, шуларның 1,5 меңе – россиялеләр. Алабуга районында бүген 1700 кеше онкологта исәптә тора. Ике ел эчендә әлеге коточкыч диагноз районның 300дән артык кешесенә куелган.
    20
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:09
    Гражданнарның үзара салым программасы 2,8 миллиард сум акча җәлеп итте Татарстанда үзара салым буенча халыктан җыелган һәр 1 сумга бюджеттан 4 сум бүленә.
    17
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 16 февраля 2018 в 08:42
    Әфганчылар көне 15 февральдә совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуына 29 ел тулуына багышланган митинг булды. Әфган җирендә 9 ел эчендә 15 мең кеше һәлак булган.
    21
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 15:45
    В Елабуге состоится концерт мастеров искусств Завтра в 18.30 в городском Дворце культуры состоится концерт мастеров искусств.
    21
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:30
    Рак: ничек кисәтергә Дөньяда ел саен 10 миллион кешедә рак табыла. “Онкология” диагнозы көн саен 27 мең кешегә куела булып чыга, шуларның 1,5 меңе – россиялеләр. Алабуга районында бүген 1700 кеше онкологта исәптә тора. Ике ел эчендә әлеге коточкыч диагноз районның 300дән артык кешесенә куелган.
    20
    0
    0