Алабуга нуры

Комсомол рухы бүген дә яши

Төрле еллар комсомоллары үткән атнада шәһәр Мәдәният сараена җыелды. Алар Алабуга комсомолларының бер гасырлык юбилеен бәйрәм итте.

Бу оешма төрле өлкәләрдә хезмәт куйган күп кешеләрне берләштерә, комсомол – совет халкы өчен чын тормыш мәктәбе булды. Тарих шундый ук яшьләр хәрәкәтенең үрнәкләрен башка белми дә. Барысы да ерак 1917 елдан башланган, дөрес ул чорда барлыкка килгән эшче, крестьян һәм укучы яшьләр берлекләре таркау була. 1918 елның 29 октябрендә аларның Бөтенроссия съездына бөтен илдән 195 делегат җибәрелә, аерым берләшмәләр бердәм  Россия яшьләр коммунистик союзына берләшә.

Алабуга комсомолының түгәрәк бәйрәменә мәрмәр залда күргәзмә әзерләнгән иде, ул бирегә килгәннәрне совет заманына кайтаргандай булды. Анда вымпеллар, комсомоллар тормышы турында китаплар, газеталарыбызның иске саннары куелган. Шуңадырмы, баштан ук комсомол рухы сизелеп торды. Өстәвенә, тантана байрак чыгару белән башланып китте. Бу мактаулы хокук  шәһәр комсомоллары хәрәкәтенең алдынгыларына бирелде.

Бәйрәмгә килгәннәрне Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов сәламләде:

Безнең дәүләтебез тарихы – ул комсомол тарихы. Илдәге барлык мәрхәмәтле һәм мөһим эшләр комсомол белән бәйле иде. Республикабыздагы комсомол төзелеш отрядлары КамАЗ, КамТЗ корды, алар белән янәшә гүзәл шәһәрләр калыкты. Сугыш елларында безгә көньяктан һәм Россия үзәгеннән предприятиеләрне күчерделәр, аларның кайберләре биредә бүген дә эшли. Комсомолга бәйле бар нәрсә – ул дәрт, яхшы исем, хәрәкәт – болар барысы безне һәрвакыт ниндидер җитди гамәлләргә рухландырып торды. Комсомол турында үткән заманда сөйләве бераз моңсу, шулай булса да, хәзерге яшьләр без салган йолаларны дәвам итә. Һәрчак буыннар бәйләнеше булсын иде, һәм бу бездән – комсомоллар буыныннан тора, без эш тәҗрибәбезне, белемебезне тапшырып, милләт һәм ранглардан бәйсез рәвештә һәммә кешегә яшәргә уңайлы булган җәмгыять төзи алсын өчен.

Бу көнне бик күп яхшы теләкләр яңгырады. Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

− Комсомол күп буыннар хәтерендә иң якты һәм шук вакыт булып истә калган, чөнки ул гел яшьләрнең авангарды булды. Күп кенә удар төзелешләр – Братск ГЭСы, чирәм җирләрне күтәрү, БАМ, КамАЗ – комсомоллар хезмәте нәтиҗәсе. Бүген бу залда утыручыларның күбесе комсомол значокларын, билетларын, юлламаларын саклыйлардыр. Мин Алабуга шәһәре һәм районы икътисады һәм иҗтимагый үсешенә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәм. Ул чорда төзелгән шәһәрләр, социаль корылмалар бүген дә эшләп килә. Комсомоллар рухы безнең көннәрдә дә сакланган, − диде ул.

Тантанада лаеклы бүләкләр дә бирелде. Комсомол хәрәкәте активистларына рәхмәт хатлары, юбилей бүләкләре, шул исәптән “Правда” газетасының 100 еллыгына да тапшырылды. Бүләк алучылар арасында безнең редакция ветераннарының да булуы бик куанычлы: Антонина Банцарева, Галина Кузнецова, Елена Сельскова, Зирәк Садыйкова, Шәмсия Дадина, Роберт Ясәвиев.

Әйтергә кирәк, Галина Кузнецова бүген дә журналистлык эшендә. Укучыларыбыз аның язмаларын яратып укый. Галина ханымның көченә сокланырлык. Комсомолга кергән көне турында ул елмаеп искә ала.

− Комсомолга 14 яшьтә керә идек, ләкин кайберәүләр моның өчен үзенә яшь өстәде. Безне комсомолга язын, Ленинның туган көнендә алдылар. Отличница булгач, мине шунда ук класс комсоргы итеп куйдылар. Сигез сыйныфтан соң мин педучилищега укырга кердем, анда инде эшчәнлегем киң җәелде. Һәрчак җәмәгать эшләре көтә иде. Ул вакытта без башка кешеләр кебек үк яшәдек, тик ниндидер җаваплылык тойдык. Намус буенча яшәргә тырыштык, − ди Галина Вадимовна.

Ул хәзер дә хуҗалык эшләре барышында комсомол җырларын җырлый, комсомоллар турында шигырьләрне әле дә хәтерли, чөнки алар тәрбияви үрнәк булып тора.

Бәйрәм комсомолларның гимны белән тәмамланды, аны гадәттәгечә, басып башкардылар. Тантанада салынган вакыт капсуласын 50 елдан ачарга карар иттеләр, ул байрак белән бергә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә сакланачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: