Алабуга нуры

Конфет яңгыры нәрсәне аңлата?

Безнең шәһәрдә казахлар да яши. Аларның берсе - КФУның Алабуга институты студенты Динара Алмагамбетова. Ул безгә үз халкы турында бераз сөйләде.

− Алабугага без 2004 елда әти-әнием белән Казахстанның башкаласы Алма-Атадан күчеп килдек - әниемнең туганы янына. Әнием - тел белгече, күп еллар Казах дәүләт университетында мөгаллим булды. Әтием - биология фәннәре кандидаты, шунда ук эшләде. Бәлки шуңа күрәдер, мәктәпне тәмамлагач, мин педагогия буенча югары уку йортына укырга керергә карар кылганмындыр, − ди Динара.
Аның әнисе - кырым татары, әтисе − казах. Казах халкы ата-бабадан калган йолаларны гореф-гадәтләрне кадерләп саклый. Алар бик күп һәм һәммәсе дә кызыксыну уята. Мәсәлән, "шашу" йоласын гына алыйк. Ул бик борынгыдан калган һәм барлык бәйрәм һәм тантана чараларында үткәрелә. "Шашу" - чәчү мәгънәсен аңлата. Бала туу уңаеннан, йортка килен төшергәндә, өй туена килгәч, кодалар булганда, йорт яисә автомобиль сатып алынса, гомумән, теләсә нинди сөенеч уңаеннан, килгән кунаклар өстенә конфетлар һәм тиен акча чәчелә. Моны хатын-кызлар гына башкарырга тиеш. Чәчелгәннең бөтенесен дә, аларга да шундый шатлык килсен өчен, вакыйгада катнашучылар җыеп бетерергә тиеш. Бу йола балаларга аеруча ошый.
− Шундый очрак хәтеремдә калган. Бездә өй туе иде, һәм беренчеләрдән булып бәйрәмгә әти-әнинең хезмәттәшләре килде. Алар бусагадан ук тәм-том һәм акча чәчергә тотынды. Мин әле бәләкәй идем, бик гаҗәпләндем, әмма бу конфетларны - иң тәмлеләре, ә игелекле кунаклар кулыннан төшкән тиеннәр уңыш китерәчәк дип уйладым. Казахларда вакытлар узгач, аларның милли үзенчәлегенә әверелгән төп йола - кунакчыллык булып чыга, − ди Динара Алмагамбетова.
Казах җәмгыятендә язылмаган шундый канун яши: "Кунакны Аллаһ илчесе кебек каршы ал". Чыннан да, теләсә кайсы казах гаиләсендә кунак өчен табын җәелә, аңа якты чырай биреп, җылытырга әзерләр. Алар үзләренә дә кунакка йөрү бик ошый.
− Үземнән беләм, бүләкләр бирергә, милли ашлар әзерләргә, зур бәйрәм табыны - дастархан артында утырырга яратам. Азия халыкларына хас булганча, казахларның да тагын бер үзенчәлекле ягы - өлкәннәргә хөрмәт. Зурлар алдында балалар үзләрен бик тыйнак тота, өлкәннәр өстә янына утырмый торып, кичке ашны башламыйлар, − дип сөйли Динара.
Казахларда Нәүрүз бәйрәме зур ихтирам казанган. Ул язгы яшәрү, мәхәббәт тантанасы, уңыш һәм дуслык билгесе булып тора. Бәйрәм алдыннан өйләр җыештырыла, бурычлар түләнә, сүзгә килүчеләр булса, татуланыша. Картлар әйтүенчә, Нәүрүз килү белән авырулар һәм уңышсызлыклар йортны әйләнеп үтә. Ул бездәге Яңа елга охшаган. Нәүрүз көнендә барысы да шат күңелле, очрашканда, кочаклашып, бер-берсенә яхшы теләкләр әйтәләр.
− Бала чакта миңа һәрвакыт безнең ике Яңа ел бәйрәме булган кебек тоела иде. Без туганнарыбыз, дусларыбыз белән скайп аркылы аралашабыз, бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Әни милли камыр сыйлары - юка һәм бавырсак пешерә. Россиядә яшәсәм дә, мин үз халкымның йолаларын ихтирам итәргә тырышам. Үткәннәрнең мирасы, гореф-гадәтләр, тел, гаилә, яшәү рәвеше һәм бәйрәмнәр - болар бары да милләтнең мәдәни генетик кодын чагылдыра, мине халык вәкиле буларак аера, үзенчәлекле итә, туган җир белән бәйли, − ди Динара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: