Алабуга нуры

Коронавирустан вакцинация турында бөтен дөреслек

Күпләрне вакцина турында сораулар борчый, шуңа күрә без Роспотребнадзорның Татарстанда Алабуга буенча идарәсе башлыгы Роза Салиховага мөрәҗәгать иттек.

− Роза Җәүдәтовна, прививканы беренче чиратта кемнәр ясатырга тиеш?
− Беренчеләрдән булып, зарарлану куркынычы зур булганнарны: медицина һәм мәгариф оешмалары, социаль хезмәт күрсәтү һәм күпфункциональ үзәкләр хезмәткәрләрен сакларга кирәк. Хезмәт бурычлары буенча, алар көн саен бик күп кеше белән аралаша. 
Вакциналау шулай ук хроник авырулардан интегүчеләргә, шул исәптән бронх-үпкә авырулы, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире булган һәм симерү билгеләре күзәтелгән кешеләргә мөһим.
− Прививка алдыннан антитәнчекләрне тикшертергә кирәк дигән фикер йөри, шул дөресме? 
− РФ Сәламәтлекне саклау министрлыгының хатында шушы елның 15 гыйнварыннан бу тикшеренүнең мәҗбүри булмавы белдерелгән. Әгәр кеше вируска каршы торучанлыгын тикшерергә тели икән, бу аның исәбенә үткәрелә, чөнки ул мәҗбүри медицина иминиятләштерүе тәкъдим иткән хезмәтләр исемлегенә керми. 
Әмма соңгы 14 көн эчендә йогышлы авырулы кешеләр белән аралашучылар яисә соңгы ике атнада үзләрендә авыруның нинди дә булса билгеләрен тоючылар өчен тестның кирәк булуы бар.
− Антитәнчекләр булган очракта, вакцина ясатырга кирәкме?
− Антитәнчекләр булу прививка ясаттыруга каршы сәбәпләр исемлегенә керми, шулай да COVID-19 белән авырган кешеләр һәм тикшерү нәтиҗәләре уңай булганнар прививка үтми дигән сүз бар. Икенче мәртәбә авыручылар бик сирәк, моны медицина хезмәткәрләренең күзәтүләре дәлилли. 
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шулай ук антитәнчекләрне тикшерү нәтиҗәләре уңай булганнарның, шул исәптән вакцина ясатуга әзерлек кысаларыннан тыш алынган уңай нәтиҗәле затларның да прививка ясатмавына күрсәтә.
− Прививка вакытында кайсы вакцина кулланылырга мөмкин?
− Хәзерге вакытта ике Россия вакцинасын: «Гам-Ковид-Вак» (сәүдә маркасы «Спутник V») һәм «ЭпиВакКорона» кулланалар. Ике препарат та нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын раслады.
Бездә ясалган вакциналарның берсендә дә тере вирус яисә аның компонентлары юк, шуңа да алардан зарарлану мөмкин түгел.
− Вакцина кайсы мизгелдән эшли башлый?
− Тотрыклы каршы торучанлык булсын өчен, вакцина ясатканнан соң, 3-4 атна узарга тиеш. Фаразланган иммунитет бер елга диярлек җитә дигән мәгълүмат бар. Әмма төгәлрәге прививка ясаткан һәм авыруны кичергән кешеләрне өстәмә күзәтүләрдән соң билгеле булачак.
− Күпләр прививка китереп чыгарырга мөмкин булган нәтиҗәләрдән курка.
− COVID-19дан вакцина ясатканнан соң, башка прививкалардан соң кебек үк, тән температурасы күтәрелергә, калтыратырга, баш авыртырга; инъекция урыны авыртырга һәм кабарып чыгарга мөмкин. Бу организмда каршы торучанлык барлыкка килә башлаганны аңлата, һәм кагыйдә буларак, 1-2 көндә бетә. Аларның беренче препаратны керткәннән соң килеп чыгуы вакцинаның икенче өлешен алырга комачау итми.
− Вакцинадан соң авырып китү мөмкинме?
− Вакциналау аннан соң кеше организмына вирусның үтеп керүенә каршы тормый, шулай да, зарарлана калганда, авыруның көчәюенә ирек бирми. Беренче прививкадан соң каршы торучанлык 2 атна дәвамында формалаша, икенче дозаны кертүгә бер атна, ягъни беренче сынаудан соң 28 көн узгач, югары дәрәҗәгә җитә. Шушы вакыт эчендә сакланырга — битлек кияргә, халык күп җыелган урыннарга йөрмәскә, аралашуларны мөмкин кадәр киметергә кирәк. 
Ул гына да түгел, битлекне эпидемия беткәнчегә кадәр салмаска киңәш итәләр. 
− Кайсы авырулар булганда, прививка ясату ярамый?
− Вакцина ясату алдыннан, табибка күренеп тикшерү узарга кирәк. Түбәндәгеләр вакцина ясатуга каршылык булып тора:
- вакцина компонентларына үтә сизгерлек (алюминий гидроокисе һәм башкаларга);
- аллергия авыруларының авыр төрләре;
- кискен йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар;
- кискенләшү чорындагы хроник авырулар — вакцинаны сәламәтләнеп бер ай узгач кына ясыйлар;
- иммунодефицит (беренчел);
- кан һәм яман шеш авырулары;
- йөклелек һәм бала имезү чоры;
- 18 яшькә кадәр чор.
- Вакцина профилактика өчен генә файдаланыламы?
− Әйе. Теләсә кайсы йогышлы авыру вакцина өчен вакытлыча гына каршылык булып тора.
− Прививка мәҗбүри булачакмы?
− Үткән елның 27 декабреннән коронавируска каршы сынау, Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән, прививкалар календаренә кертелгән. 
Гамәлдәге законнар нигезендә, медицина ярдәме, вакцина ясату ирекле.
Шунысы бар, профилактика прививкалары ясалмаганда, төрле кыенлыклар булуы мөмкин — илдән чыгуны тыю, мәгариф һәм сәламәтләндерү оешмаларына алмау, эпидемия куркынычы булганда, эшкә алудан баш тарту.
− Вакцинация халык өчен бушлаймы?
− Әйе, Россия Федерациясе гражданнары өчен COVID-19ка каршы вакцина түләүсез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: