Алабуга нуры

Кояш нуры бардыр күңелендә

Үзенең сабырлыгы, кешеләргә ихтирамлы, кайгыртучан һәм үтә тыйнак булуы белән бик күпләрдән аерылып тора ул Мирзаәхмәт Муллаәхмәт улы Муллахмәтов

Язын мин аны 4 нче мәхәлләдәге поликлиникада күргән идем. Юк, башкалар кебек ул күкрәк киереп, мин шундый-мондый кеше дип, кабинетка атылмады-бәрелмәде, бәлки чираты җиткәнне сабыр гына көтеп утырды, аннан соң ипләп кенә кереп китте. Берәү булса, кемлеген раслар, тизрәк һәм чиратсыз хезмәт күрсәтүләрен таләп итәр иде. Юк, ул андыйлардан түгел шул. Менә ул тәрбиялелек, менә ул зыялылык үрнәге!

Матур яшьлек елларын сугыш кырында уздырып, тыныч тормышта җаваплы эшләрдә эшләп, Алабуга шәһәре һәм районының мөхтәрәм кешесе дигән зур исемгә лаек булган Мирзаәхмәт Муллахмәтов быел үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә. Аңа 18 майда 90 яшь тула. Сугыш һәм хезмәт ветераны, күпсанлы орден һәм медальләргә лаек Мирзаәхмәт Муллаәхмәт улы үткән мәгънәле һәм гыйбрәтле тормыш юлы бүгенге яшьләребез өчен менә дигән яшәү өлгесе була алыр иде.

Мирзаәхмәт Муллахмәтов 1922 елның 18 маенда Алабуга районы, Салауч авылында дөньяга килә. Башка бик күпләр кебек, башлангыч белем алганнан соң, җидееллык мәктәпне тәмамлап бетерә алмый, эшкә җигелергә туры килә. 12 яшендә бригадир ярдәмчесе, 14 яшендә колхоз хисапчысы ярдәмчесе һәм 16 яшендә авыл советы сәркатибе булып эшли башлый. 1938 елда Совет төзелеше курсларында укып кайтканнан соң, уку йорты мөдире, 1941 елның апрелендә "Кызыл Әләм" колхозы хисапчысы булып эшли, шул ук елның сентябрендә фронтка алына.

Мәскәү, Сталинград, Курск дугасындагы сугышларда катнаша, күп тапкырлар яраланып, контузия алып, сугыш ахырына кадәр Ватан алдындагы изге бурычын үти. Украина, Молдавия, Польша, Германия җирләрен аркылыга-буйга гизеп, Чехословакиянең башкаласы Прагага барып җитә. Ул 1947 елда гына туган авылы Салаучка кайта. Аның күкрәген I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, III дәрәҗә Дан ордены һәм дистәләгән медальләр бизи. Әлбәттә, бу бүләкләр сугыш каһарманына җиңел генә бирелми: күпме ут-су кичәргә, коралдашларының яу кырында ятып калуын күңел кыллары аша үткәрергә, өскә яңгыр кебек явып торган бомбалар гөрселдәвенә, пулялар сызгыруына түзәргә, туган ил туфрагын тулысынча фашист хәшәрәтләреннән азат итәргә кирәк була. Ә Мирзаәхмәт абый ут казанының уртасында - Сталинград һәм Курск дугасындагы дәһшәтле сугышларда катнаша. Сугыш эпизодларын хәтергә төшереп, ул болай ди:

-Туктаусыз яуган бомбалардан, гөрселдәп шартлаган артиллерия тупларыннан туфрак һәм вак таш, металл кисәкләре һавага күтәрелә. Окоплар өстендә дары исе, төтен, кара пәрдә тора. Көн төнгә әйләнә. Биредә берничә ай буе сугыш тынмый. Мамай курганы җире тимер юрган белән каплана. Әмма дошман калкулыкны ала алмый. (Сталинград сугышында һәлак булган 11 мең кеше шушында күмелгән).

Мондый бәрелешләр тагын кайда да булса булды микән? Аяк асты тулы үле гәүдәләр, аларны җыючы юк, андый мөмкинлек тә юк. Яңа частьләр килә тора, немец аларны кыра тора. 30-35 градус эсселек, эчәргә бер тамчы су юк. Мамай курганын төнлә без алабыз, көндез немец безне аннан куып төшерә. Бер атна дигәндә 15 мең кешелек дивизиядән яртысы да калмады.

Курс дугасында да бик каты сугышлар булды. Ундүрт көнгә сузылган бу бәрелешләрдә күпләр башын салды.

Фронттан ниндидер могҗиза белән исән-имин кайткан Мирзаәхмәт Муллахмәтовка әле 25 яшь кенә була. Инде сугыш елларында тәмам хәлсезләнгән авылларны аякка бастырырга, гаилә корырга, балалар үстерергә, туган җиренә, халкына хезмәт итәргә дип җиң сызгана егет. Ул сугыштан кайтап озак та тормый, хисапчы һөнәренә керешә, аннан аны авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар, ә 1953 елда иң артта сөйрәлеп барган "Кызыл әләм" колхозына рәис итеп куялар. Ике елдан ул әлеге колхозны аякка бастыра. Аның оештыру сәләтен, көчен күреп, аны Черкас авылына "Ударник" колхозына рәис итеп күчерәләр. Ләкин кызыл әләмлеләр үзләренең элекке рәисләрен кире кайтаруны таләп иткәч, озакламый ул кабат үз авылында рәислек итә башлый. Колхозларны эреләндерү башлангач, аңа артта калган хуҗалыкларны торгызу бурычы йөкләнә. "Колхоз шулкадәр бөлгенлектә, сыерлар күтәрәмдә, бауларга асып куелган, бер учма салам юк",- дип искә ала ул елларны Мирзаәхмәт агай.

Рәис төрле юллар белән салам юнәтеп, фураж табып, малларны аякка бастыра. Бәхеткә, ул елны игеннәр дә каерылып уңа. Ике колхозны берләштергән Ленин исемендәге колхозны ул өч елда уртакуллар рәтенә кертсә, биш елда алдынгылар сафына бастыра. Колхозчыларның аңа рәхмәте чиксез: күңелләр күтәрелә, киләчәккә ышаныч арта, халык тырышып эшли, акча ала башлый.

Мирзаәхмәт Муллахмәтовның тырыш, намуслы хезмәте игътибарсыз калмый, ул Почет билгесе, хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына лаек була. ТАССР Югары Советы Президиумының, партия өлкә комитетының, шулай ук Министрлар Советының Почет грамоталары белән бүләкләнә, исеме РСФСР Министрлар Советының "Дан" китабына кертелә. Югары уңыш өчен Халык хуҗалыгы казанышлары (ВДНХ) күргәзмәсе Дипломы белән бүләкләнә.

Үз җирлегебездә куйган намуслы һәм тырыш хезмәтен искә алып, Мирзаәхмәт Муллаәхмәт улы Алабуга шәһәре һәм районының почетлы гражданины дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бик күпләргә үрнәк тормыш алып барып, ул тормыш иптәше Хәләмгөл белән сигез бала тәрбияләп үстерде һәм һәркайсына тиешле белем биреп, аларны зур тормыш юлына чыгарды. Бүген ул балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, үзе дә һаман аларны барлап-кайгыртып яши.

Олуг юбилеең котлы булсын, Мирзаәхмәт ага! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле, хәерле озын гомер кичерүеңне теләп калабыз.

В.Винер

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: