Алабуга нуры

Күп балалы ана булу – зур бәхет

Без ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган иң якты, матур бәйрәм – Әниләр көне уңаеннан күп бала тәрбияләүче әниләрнең кайберләре белән әңгәмә кордык.

Күпләр хәзерге вакытта күп балалы әни булу авыр дип уйлый, алар моны өстәмә мәшәкатьләр һәм финанс чыгымнарның берничә тапкыр артуы белән бәйли. Ләкин өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр, киресенчә, бер балага караганда берничә бала үстерүе күпкә җиңелрәк, ә зур тату гаиләле булу бөтен авырлыкларны юкка чыгара, дип исәплиләр.
«Иң мөһиме — балаларны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк»
Алабуга районы Иске Юраш авылында яшәүче Роза һәм Фәрит Әхмәтовлар гаилә учагын саклап, үзләренә хас күркәм кыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе. Роза ханым җиде балага гомер бүләк иткән олы йөрәкле Ана.
— Олы кызыбыз Зөлфиягә 26 яшь, кияүдә, икенче кызыбыз Гөлфиягә 24 яшь, Гөлгенә КФУның Алабуга институтының физика-математика факультетында белем ала, аңа 21 яшь, улыбыз Сәйдәш медицина көллиятендә фельдшер һөнәрен үзләштерә, Җәлил — 11 сыйныфта, ә Ислам 8 класста белем ала, кечкенә кызым Мәрьямбануга 8 яшь, — дип таныштырды безне үз сабыйлары белән күп балалы әни.
Роза ханымның иң зур байлыгы — балалары. Ул аларга ягымлы, яраткан, бар яктан да үрнәк әни, дәү әни була белә, аларны бар назын, йөрәк җылысын биреп тәрбияли. Балалар үзара дус, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итеп яшиләр. 
— Мин күп балалы әни булуыма бик шат. Дөресен генә әйткәндә, җиде бала анасы булырмын дип уйламадым. Минемчә, мондый уй бик сирәк кешеләргә генә киләдер, — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Күп балалы әнинең вакыты ничек үткәнен һәрберегез күз алдына китерәдер инде мөгаен. Иртән балаларны ашатып, мәктәпкә озату, кер юу, ашарга пешерү, өй җыештыру, йорт тирәсендәге бетмәс-төкәнмәс эшләр... 
— Хатын-кызның вакыты аш бүлмәсендә үтә инде аның (көлә). «Әни, бүген нинди тәмле әйбер пешерәсең», — дип башлана көн. Әлбәттә, балалар үстергәндә төрле вакытлар була, барысы да җиңел дип әйтеп булмый. Тигезлек белән яшәгәч, бала үстерү авырлыкларын бик сизмәдем. Ирем һәрвакыт ярдәм итә. Тормышның авыр вакытлары да була. Язмыш сыный адәм баласын... Безнең гаиләдә дә булды андый вакытлар... Шул чакларда безнең гаиләгә төрле яклап ярдәм иткән авылдашларга, авыл советы, социаль яклау хезмәткәрләре, администрация һәм башка киң күңелле кешеләргә зур рәхмәт әйтәсебез килә. 
Роза ханым әйтүенчә, һәр бала — кабатланмас шәхес. Алар характерлары, мавыгулары белән бер-берсеннән аерылып торалар, бертуганнар булса да, бер бала икенчесенә охшамый. Иң мөһиме — аларны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. 
— Бәйрәм көне уңаеннан барлык әниләргә сәламәтлек, тынычлык, сабырлык телим, балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. 
«Һәр бала — Ходай биргән бүләк»
Һәр сабый үз ризыгы белән туа, ди Алабуга районы Морт авылында яшәүче, биш балага гомер биргән Гөлнара Хуҗина. Хәзерге вакытта бәхетле әнинең өлкән улы Азаматка — 14, Салаватка — 9, Сөмбелгә — 6, Искәндәргә — 4 яшь, ә нәни кызлары Тансылуга әле 7 генә ай.
Гөлнара ханым тумышы белән Кайбыч районы Борындык авылыннан. Ул тормыш иптәше белән Казанда таныша. Бер-берсенә тиң икәнлекләрен аңлаган пар матур гаилә кора. Шул көннән тормышның бөтен мәгънәсен бер-беренә терәк булуда, дус-тату гаиләдә, тәрбияле балалар үстерүдә күреп гомер йомгагын сүтәләр. 
— Тормышымнан бик канәгать. Йорт-җиребез җитеш, өебез мәхәббәт җимешләребезнең шат авазыннан шау-гөр килеп тора. Кая гына барсам да, гаиләмдә мине көтеп торучылар барлыгына сөенеп, ул-кызларымны сагынып кайтам. Балаларның бер-бер артлы йөгерешеп килеп, «әнием» дип кочаклап алу мизгелләрен, ул вакытта кичергән хис-тойгыларны берни белән дә алыштыру мөмкин түгел! Дөресен әйткәндә, күп балалы әни булырмын дип уйламаган идем. Һәрвакыт ике улым гына булыр кебек иде. Малайлардан соң кыз бала теләдек һәм шулай бер-бер артлы башка мәхәббәт җимешләребез дә дөньяга аваз салды. Һәр бала — Ходай биргән бүләк.
Гөлнара ханымның балалары инде әти-әниләренең ярдәмчеләре булып үсеп киләләр. Алар балаларын хезмәткә өйрәтеп үстерергә тырышалар.
— Олырак балаларым кечкенәләрен бик яраталар, һәрвакыт карашырга булышалар. Минем төп ярдәмчеләрем — ирем һәм балаларым. Гаиләдә бу — малай эше, монысын кыз кеше эшләргә тиеш дигән төшенчә бөтенләй юк. Үзебезнең каз фермасы бар, көнебез шунда үтә. Мөмкинлек булганда, ялларда шәһәргә барырга тырышабыз. Балалар төрле аттракционнарны ярата, аннары паркларда йөрибез, шулай бергәләп матур итеп ял итәбез.
Сер түгел, кайберәүләр бүген бер-ике бала үстерүне дә авырга саный. Гөлнара ханымнан исә зарлануга охшаш сүз ишетмәдек.
— «Бала җиргә үз ризыгы белән туа» дип юкка гына әйтмиләр. Бу чын мәгънәсендә шулай, бала табарга курыкмагыз. Сабыйлар Аллаһы Тәгалә биргән иң зур бүләк ул. Бәйрәм алдыннан барлык әниләргә хатын-кыз бәхете телим, балаларыгызны туры юлга бастырып, аларның уңышларына сөенеп, сабыйларыгызның яратуын, игътибарын, күңел җылысын тоеп яшәргә насыйп булсын.
Районыбызда шундый зур гаиләләр булуы куандыра. Бер-берсен аңлап, балаларына дөрес тәрбия биреп яшәгән шушындый гаиләләрнең барысына да шөкер итеп яшәүләре соклануга лаек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: