Алабуга нуры

Көпчәкле ветеринария пункты ничек эшли

Бу атнада Алабугада күчмә ветеринария пунктлары эшләде. Төрле вакытларда һәм төрле нокталарда ветеринария хезмәте хезмәткәрләре үзләренең дүрт аяклы пациентларын шәһәр урамнарында ук кабул итте.

Уңайлы кабинетлар урынына – кечкенә микроавтобус. Тик менә котыру авыруына каршы ясала торган вакцина һәм ветеринар – чын. Прививка алдыннан хайваннарның торышын карыйлар, нәкъ кешеләрдәге кебек.

Бу пациентларның вакцинация кебек чараларның мөһимлеген аңлавы икеле. Күпләр ветеринарны тешләргә яки тырнарга тырыша. Тик без барыбер прививка ясыйбыз, чөнки бу бик мөһим, дип сөйләде Алабуга ветеринария берләшмәсенең баш эпизотологы Михаил Пономарев.

– Без хайваннарда котыру авыруын кисәтү декадасы кысаларында шәһәр урамнарында эшлибез. Беренче көнне күчмә ветеринария пункты Шишкин урамында һәм “Могҗизалар кыры” микрорайонында булды. Халык, әлбәттә, килә, әмма без теләгәнчә, актив түгел. Көнгә 20-30 хайванга вакцина ясыйбыз. Бәлки, бездә бу эш барганлыкны бөтен кеше дә белмидер әле.

Михаил Пономарев сүзләренә караганда, хайваннарга вакцинация бушлай үткәрелә. Алабугалылар ешрак песиләргә вакцинация ясый. Прививка ясатканнан соң, дүртаяклының хуҗасы кулына вакцинация паспорты бирелә. Әйтергә кирәк, бөтен шартлар да тудырылган, әмма нинди дә булса сәбәпләр аркасында “тәгәрмәчле” ветеринария пунктына барып өлгермәсәң, декада тәмамлангач, Азин урамы, 155 адресы буенча урнашкан ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Шәһәрдәге 10нчы мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Булат Шәрифуллин үзенең дүртаяклы дустын – Тузикны күчмә ветпунктка прививка ясатырга алып килгән. Ул аны бер ел элек урамнан алып кайткан икән.

– Ул токымлы түгел, минем эт – гади урам эте, тик бу прививка ясатудан баш тарту өчен сәбәп түгел, чөнки котыру нәселле этләрне дә, “дворняга”ларны да кызганмый. Котырган эт кешене тешли һәм кеше дә чир йоктыра ала, дип ишеттем, – ди малай.

– Елга бер тапкыр котыру авыруыннан прививканы ясатырга кирәк, без аны эткә беренче тапкыр ясатабыз. Мондый күчмә пунктлар кирәк, уңайлы бит, – дип өстәде укучының әнисе Айгөл Шәрифуллина.

Әйтергә кирәк, бу көннәрдә районга да ике күчмә ветеринария пункты барды. Песиләр, этләр, сыерлар, атлар һәм сарыклар өчен дә вакцина җитәрлек, – ди ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре. Вакцина турыдан-туры Казаннан, тоткарлыксыз китерелә.

Михаил Пономарев сүзләренә караганда, узган ел дәвамында Алабуга районы территориясендә 2 меңнән артык эт һәм 2200гә якын песигә прививка ясатылган. Быелга планнар шундый ук, өстәвенә, котыру авыруына каршы вакцинация ясау буенча эш ел дәвамында үткәрелә, дөрес чыгып йөрүләрдән башка. Котыру – бик куркыныч авыру, – ди ветеринарлар, шуңа күрә бу эшне озакка сузарга ярамый.

Алабуга районы дәүләт ветеринария берләшмәсе хәбәр иткәнчә, безнең республика котыру авыруының табигый чыганагы булып тора. Бу вирусның төп чыганагы булып кыргый хайваннар, беренче чиратта, төлкеләр, бүреләр, шулай ук этләр, мәчеләр тора. Әйтергә кирәк, безнең районда котыру авыруы инде ике ел теркәлмәгән. Соңгысы 2017 елда, Яңа Мурзиха авылында этнең әлеге авыру белән зарарланганы теркәлгән иде. Искәртеп узабыз, ул – үзәк нерв системасын зарарлый торган йогышлы авыру, үлем белән тәмамлана. Авыру хайван яисә җәнлек тешләгәндә яисә кеше тәненең тырналган урыны  аша үтеп керә. Барыннан да бигрәк йөзне, кул чукларын тешләсәләр, куркыныч.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: