Алабуга нуры

Күренекле исемнәрне мәңгеләштерү

Кичә тантаналы рәвештә язучы, тәрҗемәче һәм рәссам, Марина Цветаеваның апасы – Анастасия Цветаевага мемориаль такта ачылды. Ул Анастасия Цветаева берничә көнгә тукталган элекке “Елабуга” кунакханәсе бинасында урнаштырылды, хәзерге вакытта ул бинада Пенсия фонды урнашкан.

Безнең шәһәр белән аны соңгы ике атна дәвамында Алабугада яшәгән дөньякүләм танылган Көмеш гасыр шагыйре Марина Цветаева бәйли. Анастасия Цветаева Алабугада 1960 елның октябрендә була.

Анастасия Ивановна үзе 99 яшендә үлеп киткән, озын гомер кичергән. Аның ярдәмендә һәр укучы Цветаевлар гаиләсе тормышындагы мөһим детальләрне һәм нечкәлекләрне белде.

Истәлекле такта ачу тантанасында чыгыш ясаган Алабуга район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, язучының оныгы Ольга Трухачева һәм башкалар Анастасия Цветаева кебек күренекле кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә мондый чараларның әһәмиятлелеген ассызыклады.

Беренче сүзләрне Зөлфия Сөнгатуллина җиткерде:

– Монда булганнарның һәрберсе ниндидер моңсулык хисләре кичерәдер. Анастасия Цветаева күп кенә лагерь һәм төрмәләрдә булган, шулай булса да һәр мизгелнең кадерен белергә кирәклеген аңлаган кеше булган, мөгаен. – Ул күктән карап инде аңлагандыр: аларның иҗаты һәм хәтере безнең күңелләрдә мәңге сакланачак.

Людмила Рыбакова әйтүенчә, Алабуга күп санлы исемнәр, күренекле шәхесләр белән бәйле, шәһәр җитәкчелеге аларны саклый һәм мәдәни мирас объектларына, әлеге исемнәр белән бәйле биналарга истәлек такталар урнаштыра.

– Безнең бурыч – тарихны саклау, Татарстанда, Россиядә, Алабуганың үзендә зур роль уйнаган кешеләр һәм күренекле шәхесләргә истәлек такталары урнаштыру. Бүгенге көннән башлап, бу бина бик зур әһәмияткә ия булачак, – дип сөйләде Людмила Рыбакова.

Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең фондларына Анастасия Цветаеваның 1966 елда язылган “Новый мир” китаплары тапшырылды.

Гөлзада Руденко билгеләвенчә, чираттагы тарихи вакыйга буларак, бу көн Алабуга елъязмасына язылачак:

– Безгә ярдәм күрсәткәннәре өчен, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт. Бу урын – алабугалыларның, туристларның һәм башка шәһәрләр халкының тагын бер тукталыш пунктына әверелер. Мондый такталар шәһәрдә күп булырга тиеш, чөнки безнең күренекле кешеләребез шактый. Бүген Анастасия Цветаеваның исеме дә барлыкка килде – шулай ук билгеле һәм талантлы шәхес.

Алабугада урнаштырылган һәм Анастасия Ивановнага багышланган мемориаль такта бөтен дөньяда икенче булды. Күпләр Марина Цветаеваның кем икәнлеген яхшы белә, ә Анастасия турында белүче аз. Ә менә нәкъ аның ярдәмендә без аларның гаилә тарихы, кызыклы мәгълүмат белән таныш. Әлеге тантанада сүз-фикерен ирештерү өчен, Анастасия Цветаеваның оныгы Ольга Трухачева чакырылган иде. Үз чыгышын ул истәлекләрдән башлады. Әйтүенчә, Цветаева гаиләсенең һәр кешесе бик укымышлы булган. Әбисе гомеренең соңгы көненә кадәр ил, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып торган. Шунысы да кызыклы: ул вакытта аның өендә телевизор да, радио да булмаган. Ул шулай ук әбисенең сүзләрен дә искә алды: “Хәтер – күңел, ә күңел – мәңгелек”.

– Алабуга гаҗәпләндерүдән туктамый. Мин, бирегә билетлар сатып алганда, нәрсәләр буласын белмәдем. Әлбәттә, бүген ямансу, әмма шул ук вакытта шатлык хисе өстенлек итә. Әбинең балалары, оныкларының аның каберенә гади чәчәкләр генә китерүен теләде. Әмма аларның каберләре безнең гаиләгә генә түгел, бөтен дөньяга каравын аңлыйм. Шуңа күрә мин Алабугага Марина Ивановнаның каберенә бөтен каберләрдән туфрак алып кайттым. 1966 елда Ваганьков зиратында ата-бабаларыбызның каберләре янында татар шагыйрен – Әхмәт Ерикәйне җирләделәр, гәрчә әби бу урынны үзе өчен сакласа да. Ул вакытта күпләр аны күчерергә кирәк, диде, ә ул миңа “татар җире Маринаны кабул итте, ә Ваганьковода урын татар шагыйренә эләкте”, – диде. Бу бик символик мәгънәгә ия. Хәзер безнең гаилә аның каберен дә карый, – дип сөйләде Ольга Трухачева.

Шунысын да әйтергә кирәк, истәлекле тактаны ачканда, Ольга Трухачева үзенең күз яшьләрен тыеп кала алмады, такта ачуда ярдәм иткән, хезмәте кергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Тантанадан соң, теләге булганнар Марина Цветаеваны искә алу өчен, Петропавел зиратына юнәлде. Анда алар шигырьләр укыды, шагыйрәнең каберенә чәчәкләр салды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: