Алабуга нуры

Күршең кем: иганәчеме, сорыкортмы?

Идарәче компания подъезд ишегенә һәр фатирдагы исәп приборлары күрсәткечләрен элгәннән соң, бездә әнә шундый сорау туды. Якыннан танышкач, бик кызыклы фактларга тап булдык.

Мәсәлән, күрше фатирда дүрт кеше: әти-әни һәм ике бала яши.

Алар биргән күрсәткечләргә караганда узган айда алар бер куб салкын һәм бер куб кайнар су тоткан. Ә без өч кешегә биш куб салкын һәм дүрт куб кайнар су агызганбыз. Күршеләрнең шулай сакчыл булуларына чын күңелдән кызыгып куйдым: ничек кенә әнә шундый экономияле булырга! Суны әрәм-шәрәм итү элек-электән гөнаһ саналган...

Моңа ирешү өчен берничә альтернатив вариант бар-барын. Әйтик, баланы тәүлек буе подгузникларда йөртәсең, аның каравы, кер юасы булмый. Икенчедән, гаиләдәге һәммә кеше ваннадагы бер үк суда чиратлашып юына, ә аннан шул суда кер, идән юарга һәм, ниһаять, унитазны юып төшерергә була. Савыт-сабаны да гел юып интегәсе юк: үзең ашаган - үзеңә яраган. Кичен бер тапкыр юып куйгач җитмәгәнмени! Менә шулай итеп, күпме суны янга калдырырга мөмкин. Нинди шакшылык, диярсез әле борын җыерып. Аның каравы, күпме акчаң кесәңдә кала!

Ә хәзер бу мәңгелек теманы җитди тонда тикшереп карыйк. ОДН мәсьәләсе безнең шәһәр өчен генә түгел, башкаларның да баш авыртуына әйләнгән нәрсә. Кулыбызга килеп кергән ОДН юлларындагы саннар һәм аңа түләү күләме безгә, ягъни кеше факторына бәйле. Күршең исәп приборлары күрсәткечләрен тапшырмаган икән, аңа норматив нигезендә түләтәчәкләр. Әгәр суны нормадан күбрәк кулланган икән, алар өчен акчаны намуслы күршеләре чыгарып салачак. Күршең күрсәткечләрен түбәнәйтеп күрсәткән икән, ул да безнең җилкәгә тагын ОДН булып утырачак. Чөнки гомумйорт исәпләгечләрендәге күрсәткечләр һәр фатирга бүленәчәк. Шулай булгач, ишектәге күрсәткечләр тикмәгә генә ябыштырылмаган. Ник дигәндә, идарәче компанияләрнең фатирдагы исәп приборлары күрсәткечләренең дөрес бирелү-бирелмәвен тикшерү өчен хокуклары җитәрлек түгел. Телисеңме-юкмы, оятсыз күршеңне контрольдә тоту намуслы гражданнар җилкәсенә төшә. Шулай булмаганда, артык "сакчыл" күршеңә гел-гелән спонсорлык итеп, кесәңнән акча чыгару кайсыбызга ошап бетәр икән? Әйтергә кирәк, арабызда үз Кулибиннарыбыз, чикерткә дагалый алырлык Сулагайларыбыз аз түгел. Хәзер магнитка каршы эшләнгән исәп приборларын да "йөгәнли" белүчеләр күбәйде. Монысы хәзер беркемгә дә сер түгел.

Бер генә юл кала: "артык сакчыл" фатир хуҗалары белән ныклап сөйләшү! Юкса бер ваннада бөтен гаилә белән юыну - һич ярый торган нәрсә түгел! Җитмәсә, санитария таләпләре дә бозыла бит әле. Алла сакласын, 70 яшеңә җиткәч, йогышлы "мәхәббәт чире" эләктереп куюың да бар...

Ринат Әмирханов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: