Куллары матурлык тудыра


Кул эшләре белән кызыксынучылар көннән-көн арта бара, бу бүген бала белән декрет ялында утыручы гүзәл затлар арасында аеруча актуаль.
Буш вакытларын яраткан шөгыленә багышлаган иҗади кешеләр районыбызда да шактый. Илзирә Горохова — менә шундыйларның берсе.
Илзирә берсеннән-берсе матур, кабатланмас төнге яктырткычлар эшли. Һәрбер эшен яратып, бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп башкара.
— Бу эш белән мавыгып китүемә тормыш иптәшем сәбәпче булды. Ул 8 Март бәйрәменә төнге яктырткыч бүләк итте һәм шуннан башланды да инде... Башта даими рәвештә шөгыльләнмәсәм дә, хәзер зур кызыксыну белән башкарам. Соңгы вакытта бу эшкә тагын да тартылдым. Кызыктыра, үзенә җәлеп итә торган шөгыль. Интернетта бик күп видеолар бар. Эшләү алымнарын шуннан өйрәнәм, анда җаныңа кайсы якын, шунысын үзләштерергә мөмкин. Аннары инде үз фантазияңне дә эшкә кушмыйча булмый. Хәзер кибетләрдә җаның теләгән әйберне сатып алырга була. Бөтен кирәкле материалларны (фоамиран һәм башкалар) шәһәребез кибетләреннән, мөмкинлек булганда Чаллыга барып алам. Шунысы куанычлы: тормыш иптәшем мине аңлап, һәр башлангычны хуплап кабул итә.
Чәчәкләр ясау өчен фоамиран (декоратив күбекле материал. — Авт. иск.) кулланыла. Фоамиран кисәргә, эшләргә җиңел материал. Шулай итеп, Илзирә җитди хезмәт көненнән соң, ял итү чарасы буларак, кул эшенә үрелә — кирәкле әйберләрен ала һәм матурлык дөньясына чума. Кич белән буш вакытларын әнә шундый күңелле дә, файдалы да шөгыльгә багышлый. Бу эш җиңел генә эшләнәдер кебек тоелса да, ул алай түгел. Чөнки нинди генә кул эшен алсак та, ул бик зур сабырлык һәм шактый күп вакыт таләп итә. Һәр чәчәк аерым эшләнә һәм аннары бер композициягә җыела. Катлаулырак техникада башкарылса, ул озаккарак сузыла.
— Эшләнмәнең нигезе — шар формасындагы плафонлы яктырткыч. Аннары фоамираннан чәчәкләр кисәм, төзелеш фены белән җылытам, аларны бармак белән билгеле бер формага китерәм. Чәчәк кабарып, зур күләмле булып күренсен өчен, ике чәчәкне бергә тоташтырам һәм уртасына сәйлән бөртеге куям. Әзер булгач, аларны плафонга беркетәм. Чын чәчәкләр бик озак тормый, сулалар, ә мондый яктырткыч бәйрәмнәргә менә дигән бүләк, иң мөһиме — озак еллар хуҗаларын сөендереп торачак, — дип эш серләре белән уртаклашты алабугалы.
Бәйрәмнәргә үз кулларың белән ясалган әйберләрне бүләк итүгә ни җитә? Иң мөһиме андый эшләнмәләргә күңел җылысы салынган, ә бу исә бар кыйммәтле әйбердән дә өстен. Илзирә ясаган әйберләр беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Матур чәчәкләрдән ясалган төнге яктырткычлар теләсә нинди интерьерга җан кертә ала. Чынлап та алар чын мәгънәсендә зәвыклы итеп эшләнгән.
Кул остасы үз шөгылен ташларга җыенмый, киресенчә, бу юнәлештә камилләшә генә бара. Аның планнарында — кечкенә кызлар өчен курчак, ә малайларга туп формасында эшләнгән яктырткычлар эшләү, хәзерге көндә башкарылганнарын тагын да камилләштерү. Максатчан, үз-үзенә ышанган, тырыш алабугалының теләгенә ирешәчәгенә шик юк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачакГазеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.8600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.58900
-
27 май 2022 - 17:08Майның соңгы ике көнендә бакчага чыкмагыз! Бу ялларда утырту эшләрен төгәлләгез.17902
-
25 май 2022 - 16:45Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан Табылдык елан — Амур полоз-альбиносы дип атала12300
-
25 май 2022 - 14:40Алабугада 14 яшьлек мотоциклчы автобуска бәрелеп үлгән аварияне видеокамера төшереп алган Алабугада вахта автобусы һәм 14 яшьлек мотоциклчы катнашындагы юл һәлакәте видеокүзәтү камерасына эләккән.10600
-
27 май 2022 - 15:32«Күбәләк кебек җәннәт болытлары өстендә очып йөридер» — Алабугада мотоциклчы үсмер вафат «Интертат»ның әлеге фаҗига турында язмасын тәкъдим итәбез.10300
-
25 май 2022 - 16:03Хөкүмәт хезмәткә түләүнең минималь күләмен һәм пенсияне 10 процентка арттыруны килештерде Хәлиткеч карарны РФ Президенты Владимир Путин кабул итәчәк.8700
-
27 май 2022 - 09:03«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып булачак Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.8600
-
26 май 2022 - 08:24Алабугада «Иминлек каешы» профилактика чарасы башланды Алабуга автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.8300
-
27 май 2022 - 16:47Эдуард Касыймов: җир язмышы, кеше язмышы «Алабуга нуры» газетасы «Мәшһүр кешеләр» проекты кысаларында, безнең шәһәр белнә бәйле тагын бер күренекле шәхесне искә төшерә.8300
-
26 май 2022 - 07:02Геркулес — бакча үсемлекләре өчен файдалы Помидор һәм борычларга шундый ашлама сипсәң, черектән котылып булачак.8200
-
26 май 2022 - 13:45Алабугада яшүсмерләр машина урлаган Бу хакта җирле полиция бүлегендә хәбәр итәләр.8000
-
26 май 2022 - 16:41Чаллы табиблары энә йоткан балаларны коткарган Яшүсмерләр инде өйләренә чыгарганнар.7900
-
25 май 2022 - 13:40Алда безне тагын озын яллар көтә Россиядә киләсе озын яллар июнь аенда булачак.7600
-
25 май 2022 - 15:12Алабуга акыллы шәһәрләр бишлегенә керде Рейтингның беренче бишлегенә Татарстанның берьюлы ике шәһәре — Казан һәм Алабуга керде.7200
-
27 май 2022 - 13:15АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС Цель – отработка действий при тушении условных пожаров.7200
-
26 май 2022 - 16:22Алабуга уку йортларының берсендә Мәрҗани исемендәге татар теле кабинеты ачылды 10нчы күп профильле лицейда әлеге кабинетны ачуда хәйриячеләр өлеше зур.7100
-
27 май 2022 - 10:20Кайбер пенсионерларга бүгеннән 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча биреләчәк Матди ярдәм күләме өлкән яшьтәге кешенең яшенә бәйле.6900
-
25 май 2022 - 10:46АО «Транснефть — Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть — Прикамье».6800
-
26 май 2022 - 11:41Алабуга үзәк хастаханәсенә яңа эндовидеохирургия комплексы кайтты Яңа җиһазлар конкурста җиңгән өчен бирелде.6800
-
26 май 2022 - 13:14Алабугалыларны «Сабантуй сылуы-2022» конкурсында катнашырга чакыралар Төп шарт — татар телен белү.6800
-
25 май 2022 - 08:20Алабуга районы сулыкларында 15 браконьерлык челтәре алынды «Рыбе быть!(Балык булсын!)» акциясе кысаларында Нократ һәм Иске Кама елгасы үзәнендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылган.6600
-
27 май 2022 - 06:1527 майга йолдызнамә (2022) Бу көнне Зодиак билгеләренең барысына да шәхси тормышларына игътибарлырак булырга кирәк.6500
-
27 май 2022 - 07:25Йомырка пешкән суны помидорга сибәргә киңәш итәләр Тик бөтен яшелчәгә дә ул су ярап бетми.6200
-
27 май 2022 - 14:36Алабуга урамында музыкант һәм гашыйклар фигуралары барлыкка килде Аларны Тынычлык проспектында урнаштырганнар.5900
-
26 май 2022 - 14:41«Алабуга нуры»на ташлама белән язылып була Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.5700
-
27 май 2022 - 11:41«Алабуга нуры» газетасы редакциясендә «Элеккечә түгел без генә» китабы сатыла Рәфкать Шаһиевның «Элеккечә түгел без генә» китабы Казан утлары китапханәсенең уникенче китабы.5700
-
27 май 2022 - 12:47Минсельхоз России объявляет предварительный отбор заявок проектов на развитие сельского туризма «Агротуризм» на 2023 год Телефоны для консультаций: 8(843)221-76-54.5700
-
28 май 2022 - 09:20Алабугада футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1/8 финалы үтте Шәһәрнең Үзәк стадионында «Алабуга» һәм «Әлмәт» командалары арасында футбол матчы булды.5000
-
28 май 2022 - 08:05Алабугада 1 июньдә узачак бәйрәм чарасының афишасы Сәгать 10.00дә «Чебурашка» паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак.4900
-
28 май 2022 - 13:30«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарына арзан бәягә язылырга мөмкин 6 июньнән 16 июньгә кадәр «Язылу декадасы» узачак.4600
-
28 май 2022 - 11:30Алабугалы Диләрә Кашапова «Anatoly Karpov Chess Cup» шахмат турнирында 2нче урын алды Диләрә ике ел элек шахмат белән шөгыльләнә.4500
-
28 май 2022 - 10:30Алабуга укучылары мәктәп белән саубуллашты Кыңгыраулы мәктәп еллары белән саубуллашыр вакыт та килеп җитте. Шул уңайдан сораштыру үткәрдек.4200
-
28 май 2022 - 17:30Алабугада «Сабан туе сылуы-2022» конкурсы узачак Алабугалыларны муниципаль конкурста катнашырга чакыралар.4000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика