Алабуга нуры

Кулланышта – куркыныч төргәкләр

Ата-аналар берләшмәсе чаң суга: укучыларның яңа куркыныч мавыгуы – снюслар барлыкка килде. Алабуга мәктәпләрендә полиция һәм медицина хезмәткәрләре бу темага махсус очрашулар үткәрә. Нәрсә соң ул снюслар, һәм ни өчен алар үсеп килүче буында киң таралыш алган?

СНЮС НӘРСӘ УЛ

Снюс – тулысынча яки өлешчә чистартылган тәмәке тузаныннан яки вакланган табактан эшләнгән төтенсез (суыру өчен) тәмәкенең бер төре. Ул озак вакытка ирен белән аңкау арасына урнаштырыла, шул рәвешле тәмәкедәге никотин организмга эләгә.

Нигездә ул Европада киң таралган. Бүген күп кенә илләрдә аны сату тыелган, тик әлеге “шайба” ны (снюс төргәгенең халык арасында таралган исеме) легаль рәвештә сатып алу мөмкинлеге дә бар. Россиядә күптән түгел генә снюсларны сату рөхсәт ителгән иде, ләкин 2015 елдан мондый тәмәке безнең илдә дә тыелган.

Әмма бик тиз арада тыелган тәмәке төренә альтернатива барлыкка килде: никотинлы конфет, как, мармелад һәм тешчистарткычлар. Аларда ачы тәм юк, ә киресенчә – җиләк-җимеш тәме генә.

УЛ НИ СӘБӘПЛЕ ПОПУЛЯРЛАШТЫ

Никотинлы конфетларны бернинди каршылыксыз кибеттә сатып алырга һәм тирә-юньдәгеләрдә шик тудырмыйча гына кулланырга мөмкин. Яшүсмерләр аларны үзләре сатып ала яки мондый тәм-томнарны куллануның нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген күз алдына да китермәгән башлангыч сыйныф укучыларына сата.

Моннан тыш, бүгенге көндә Интернет зур роль уйный. Социаль челтәрләрдә хәтта махсус төркемнәр дә бар, анда яшьләр нинди төр снюсларның яхшырак икәне, аны кулланганнан соң тойган хис-кичерешләре турында фикер алыша, видеоязмалар күрсәтә. Әлеге төркемнәрдә язылганнарның кайберләре генә: “Мин аны күптән татып карадым, ләкин әле дә искиткеч тәмен хәтерлим, аннан соң үземне начар хис итмәдем, ә киресенчә – рәхәт булды”. Яки: “Бик рәхәт, бу халәт ярты сәгать тирәсе дәвам итә, икенче мәртәбә дә кулланырга була, алар 3-5 тапкырга җитә”.

КУРКЫНЫЧЫ НӘРСӘДӘ

Снюсның зарарсызлыгы – бик зур ялгышлык. “Алабуга үзәк район хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе табиб-наркологы Марина Пляшкова әйтүенчә, снюсның бер төргәгендә никотин микъдары тәмәкегә караганда 50 тапкыр күбрәк, һәм алар нәкъ тәмәке кебек үк ияләшү тудыра. Төтенсез тәмәке куллану шулай ук пародонтоз, тахикардия һәм гипертония кебек авыруларга, тешләрнең җимерелүе һәм авыздан начар ис килүгә сәбәпче булып тора.

Яшүсмерләрнең бу начар гадәте түбәндәгеләргә китерергә мөмкин:

- үсеш тукталу;

- югары агрессивлык һәм ярсып китүчәнлек;

- фикерләү процессларының начарлануы;

- хәтер һәм игътибарлылыкның бозылуы;

- онкология авырулары (бигрәк тә ашказаны, бавыр, авыз куышлыгы кебек органнарда) үсеш куркынычы арту;

- иммун системасының зәгыйфьләнүе.

Төтенсез тәмәке белән агуланучылар да аз түгел. Бу хакта Россия интернет-басмаларында һәм газеталарында мәгълүмат бар инде. Әйтик, декабрь башында Краснодар краенда ике мәктәп укучысын адекват булмаган хәлдә, тротуарда яткан килеш тапканнар. Аларның берсе реанимациягә эләккән.

Әгәр бала тынгысыз, агрессивка әйләнсә, мәктәптә өлгереше кимесә, ул үз эченә йомылып, тәмәке тартуга кагылышлы сорауларга кискен җавап бирсә, йокы ритмы үзгәрсә, тешләрендә кариес пәйда булса, аннан тәмәке тартмаса да, никотин исе килә икән, бу очракта ата-аналар балаларына карата аеруча игътибарлы булырга тиеш.

 

Психолог киңәше

Баланы куркыныч бәйлелеккә эләгүдән ничек саклап калырга

“Шанс” психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм итү үзәге директоры Светлана Корочкина:

– 1нче сыйныфтан башлап ук, балага бу дөньяда кешеләрнең төрлесе – яхшы һәм явыз, гадел һәм киресенчә - вөҗдансызлары да бар икәнлеген аңлатырга кирәк. Намуссыз кешеләр җиңел ысул белән акча эшләргә тели. Алар кеше организмына бик көчле зыян китерә, ә кайчагында хәтта үтерә торган матдәләрне сата башлый.

Балалар игътибарын җәлеп итү өчен алар аны конфет формасында ясарга, яки өлкәнрәк балаларны шушы конфетларны кечкенәләргә тәкъдим итәргә, янәсе, татып карасаң, зурлар кебек буласың, дип әйтергә өйрәтергә мөмкин. Балаларның әле үз тәҗрибәләре юк, һәм алар, әлбәттә, барысына да ышана алалар, шуңа күрә аларга моны әти-әниләреннән дә яхшырак беркем дә аңлата алмый. Ышанычлы әңгәмәдә, баланы үз каршыгызга утыртып, берәр хәл булса, сезгә бик авыр булачагы турында сөйләгез. Яшүсмерләр белән шулай ук әңгәмә корырга кирәк. Әгәр гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр яхшы икән, әти яки әни баласы белән турыда-туры сөйләшә һәм барысын да аңлата ала. Балага сәламәтлеккә зыян китерерлек әйбер тәкъдим итсәләр, аның “юк” дип әйтергә хокукы бар икәнен аңлатырга кирәк.

Ә инде әти-әни белән бала арасында мөнәсәбәтләр киеренке булса, яшүсмер үзе хөрмәт итә торган кеше кирәк. Бәлки, ул укытучы, тренер яки туган тиешле кеше булыр.

Шуны да билгеләп үтик, янарга кирәкми, бары тик снюсларның куркыныч матдә икәнлегенә төшендерергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: