Алабуга нуры

Кулың белән биргәнне... Бурычка алган продуктлар өчен кем түләр?

Алабуганың һәр кечкенә кибетендә бурычлылар исемлеге бар дисәк, ялгыш булмас. Азык-төлек продуктлары бик кыйммәт торган бу заманда күп кенә гаилә айлык хезмәт хакын икенче зарплатага кадәр җиткерә алмый. Менә шундыйларга кибет бирә торган "процентсыз кредит"лар белән файдалану - гаиләне туендыру өчен бердәнбер юл булып кала. Ә кибетләр сатып алучыларын янәшәдәге...

Тик еш кына мондый "хәйриячелек" сәүдә ноктасы хуҗаларына зур гына чыгымнар китерә. Мисалга, Алабуганың азык-төлек кибетләренең берсендә өч меңгә якын әҗәт җыйган сатып алучыларның берсе көтмәгәндә... үлеп киткән. Көтелмәгән хәл, тик шулай да булгалый. Кибет хуҗасы Галина (исеме үзгәртелде) белән очрашып, без дүрт ел эчендә кибетнең "кара исемлегенә" кергән җиде бурычлының якты дөнья белән хушлашканын белдек.

− Янәшәдә генә супермаркетлар ачылды. Анда азык-төлек очсызрак, күпләр шунда йөри башлады, ә безгә дә бит ничектер яшәргә кирәк. Продуктларны кредитка бирү - яшәргә тырышуның бер ысулы инде, - ди кибет хуҗасы.

Кибет тугыз катлы йортта урнашкан, гадәттә сатып алучыларның төп өлешен шушы йортта яшәүчеләр тәшкил итә. Барысы да бер-берсен яхшы белә. Хәтта сатучы аркылы фатир ачкычларына кадәр биреп калдыралар. Ә ачкычлар монда көне буена шактый җыела, буталып бетмәс өчен аларга үзенә күрә тамгалар да салырга туры килә. Шулай булгач, бурычка товар бирми, ничек кешене борып чыгарсыннар инде алар? Йортта яшәүчеләр дә кибет коллективына бик рәхмәтле, чөнки вакыт-вакыт ипи алырга да акча булмаган чакта, баш ватып торасы юк.

Сатучы ханым әйтүенчә, бурычлыларның күбесе бирәсе акчаны озак тотмый, зарплата яки пенсия алу белән үк кире кайтара. Тик алар арасында әҗәтне бирмичә качып йөрүчеләре дә юк түгел. Галина инде кемнең кайчан акча алачагын да истә тота.

Күптән түгел генә вафат булган клиентын сатучы күптән белгән.

− Ул акчаны әйбәт эшләде. Кибеткә кергәндә дә гел галстук таккан булыр иде.

Гадәттә эчә торган су, ипи һәм колбаса алган интеллигент ир әҗәтләрен дә вакытында кайтарган.

Таныш булмаган кешләрдән Галина документларын алып кала торган булса, бу кешенең сүзенә генә ышанган. Бу юлы исә сизгән кебек, ир бер мең сумнан артык продуктлар алган, шуңа да Галина нәрсәне дә булса залогка калдыруын сораган. Ир берьюлы берничә документ калдырган. Бер атнадан Галина аның үлү хәбәрен ишетә. Шул көнне үк ирнең абыйсы керә һәм мәрхүмнең паспортын кире кайтаруны үтенә. Кайгылы вакытта хатын акча турында сүз кузгатмый, документны да сүзсез бирә. Тагын бер атнадан, мәрхүмнең фатирына калган әйберләрне алырга дип килгән иргә Галина әҗәтне кире кайтарырга кирәк икәнен әйтә. Залог буларак мәрхүмнең машина йөртү таныклыгы һәм ИНН документы да үзендә саклануын аңлата. Тик ир "мәрхүмгә бу "кәгазьләрнең" инде кирәге юк, ә кеше бурычын мин түләмим" дип чыгып китә.

Адвокат Равил Салихов безгә паспортны залогка алып калу яки калдыруның законсыз булуын аңлатты. Димәк, әҗәткә алынган акчалар турында башка дәлилләр булмагач, бурычны түләүче дә юк дигән сүз. Ә үлгән кешенең әҗәте (һәм гомумән кайтарылмаган акчалар) кибет хезмәткәрләре җилкәсенә төшә.

− Продуктларны "кредитка" биргән очракта, сатып алучыдан "Гражданин А. шундый-шундый кибеттән шундый-шундый суммага әҗәткә товар алды" дип язылган расписка кәгазе алырга кирәк. Әҗәт алган кеше юкка чыккан очракта, шушы расписка буенча бурычны варислардан кайтарырга мөмкин булачак, - ди юрист.

Дөнья белән хушлашкан башка әҗәтле кешеләрнең туганнары намуслы булып чыккан. Иренең еш кына шушы кибеттә әҗәткә товар алуын белгән бер хатын йөгереп килеп иренең әҗәтен түләгән, башкаларның балалары килгән. Кешеләр мәрхүмнең рухы тыныч булсын өчен эшли бу эшләрне, аның җаны турында кайгырта.

Тик әҗәт түләүдән качып йөрүчеләр дә шактый. Мәсәлән, 2005 елда Галина янына бер яшь егет килә һәм әҗәткә продуктлар ала, залог итеп егет хәрби билетын калдыра һәм... юкка чыга. Көтеп аргач, Галина егетнең өенә бара һәм аны төрмәгә утыртканнарын белә. Егетнең кире килүенә тәмам өмет өзә сатучы хатын, тик ялгыша. Шушы көннәрдә генә егет кибеткә килеп бурычын кайтара һәм документын кире ала. Күрәсең, намусын югалтып бетермәгән, әҗәте турында сигез ел үтсә дә онытмый.

Лениногорск шәһәрендә яшәүче икенче бер ир шулай ук бурычка товар җыя, паспортын калдыра һәм югала. Моңа кадәр бирелгән паспортлар турындагы биткә күз салгач кына хатын эшнең нидә икәнен аңлый. Әҗәтле ир инде берничә дистә документ алыштырган. Соңрак күршеләре дә ирнең бу паспортын югалган итеп гариза бирүен һәм яңаны алырга йөрүен әйтәләр.

Хәзер сатучының бурычлар кенәгәсендә утызга якын даими клиент бар. Кибетнең дүрт ел эшләү чорында гомуми бурыч суммасы 70 мең сумга җиткән. Иң зур әҗәт - биш мең сум. Бәхеткә, бурычлы исән-сау, ул бары исерткеч эчемлекләргә битараф булмавы аркасында шулай "югалгалап" тора һәм алкоголь бәйсезлеккә эләгү белән бурычын да кайтара.

Хәзер Галина "кредитлау системасын" үзгәртергә планлаштыра, чөнки һәркемнең хәленә керү дә кесәгә яхшы гына суга.

Сабина КАЧАЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: