Алабуга нуры

Көзге ярминкәдә

Үткән шимбәдә Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды.

Рәсми мәгълүмат буенча, ярминкә иртәнге тугыздан эшләргә тиеш булса да, бер сәгатькә алданрак саталар иде инде. Кышка бәрәңгене беренчеләрдән булып Шубиннар алды. Алар “икенче икмәк”не берьюлы берничә капчык юнәткән.

− Саклау өчен шартлар кирәк – безнең баз бар. Ел саен бәрәңгене нәкъ менә ярминкәләрдә сатып алабыз. Гадәттә берничә капчык җитә, − дип сөйләде гаилә башлыгы Михаил.

Әйтергә кирәк бәрәңге бәясе бик тә ярарлык – килограммы өчен унар сумнан. Күбрәк алсаң, сатулашырга да була. Эшмәкәр Александр Сандрухин ярминкәгә улы Артем белән чыккан. Аларның сүзенә караганда, бәрәңге сораучылар бар. Мондый көннәрдә бәрәңге – һәрвакыт сатудагы төп яшелчә.

Бәрәңгене без ун сум белән бирәбез. Безнең бәя югары түгел дип уйлыйм, андыйның күптән булганы юк иде. Төрлесен тәкъдим итәбез – агы да бар, кызылы да.

Районның Авыл хуҗалыгы идарәсендә белдерүләренчә, бәрәңге бәясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән дәрәҗәдә. Идарә җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Косов әйтүенчә, ярминкә бәяләре турында барлык сатучыларга (авыл хуҗалыгындагы җитештерүчеләргә һәм эшмәкәрләргә) җиткерелгән. Шул рәвешле, ведомство аларны күтәрмәскә тырыша. Мисалга, бәрәңгене килограммын 10 сумнан кыйммәтрәк бәягә сатмаска киңәш итәләр, чөгендерне – шулай ук, кишер бәясе 12 сумнан артмаска тиеш, суган – 15 сум дәрәҗәсендә. Кәбестә бәясен дә килосын 10 сумнан, кош итен 120 сумнан, дуңгыз итен 220, сыер итен 330 сумнан куярга тәкъдим ителгән. Башкарма комитетының сәүдә бүлеге мөдире Эльзира Парунина билгеләп үткәнчә, гомумән алганда, ярминкәчеләр аларны үти. Әлеге дәрәҗәдән артып киткән бәя белән сатуның берничә очрагы булган, әмма алар бер-ике сумга гына.

− Фермерлар да, эшмәкәрләр дә безнең киңәшләргә колак салырлар дип өметләнәбез, чөнки алар аренда өчен түләми бит, урын бушлай рөхсәт ителә. Мондый чара әйбер бәясен киметтерергә булыша.

Районның Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматы буенча, беренче ярминкәдә егермеләп крестьян-фермер, шәхси хуҗалык һәм шуның кадәр үк диярлек эшмәкәр катнашкан. Шәһәр башкарма комитетында әйтүләренчә, бу әлләни күп түгел. Сәбәп шунда, авыл хезмәтчәннәре әле урып-җыюда иде, киләсе ярминкәдә катнашучылар күбрәк булыр, дип вәгъдә итә алар. Ярминкәдә бакчачыларны да очратырга мөмкин иде, үзләреннән артып калганын сатуга алып чыкканнар. Алар арасында Танайкадан Любовь Краснова да бар.

− Минем үз хуҗалыгым, мин – пенсионер-бакчачы, яшелчәләр ел саен кала, бездә бит бакчалар зур.

Алабугалылар беренче ярминкәдә гадәт буенча башлыча бәрәңге, суган, кишер һәм чөгендер сатып алды.

− Мин суган, кишер һәм чөгендер алдым. Бәрәңге үземнеке, бакчам бар минем, тик кишәрлек кечкенә, шуңа күрә бәрәңге генә утыртам. Мондый ярминкәләр, сүз дә юк, кирәк, кибеттә бәяләр кыйммәтрәк бит, − ди Мәдинә Жданова.

Ит белән сәүдә дә яхшы барды. Унар килограмм сатып алучылар да бар иде.

Мин сата торган дуңгыз итенең килограммы 190-210 сум тирәсе тора, сыер 250 сумнан 320 сумга кадәр. Бездәге ит Турайныкы, аны яхшы алалар, − ди сатучы Зилә Паймурзина.

Көзге ярминкәләр урыны икәүМираж” сәүдә үзәге һәм иске базар яны. Аларның вакытын быел озайтырга булганнар. Эльзира Парунина әйтүенчә, алабугалылар соравы буенча, ярминкәләр быел 28 декабрьгә кадәр эшләячәк. Эш сәгатьләре – һәр шимбәдә иртәнге тугыздан кичке дүрткә чаклы.

Соңгы сүз урынына. Сәүдә бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ярминкә нәтиҗәләре буенча яшелчә, ит, йомырка һәм ярмалар ярты миллион сумлык диярлек сатылган. Моннан тыш, Авыл хуҗалыгы идарәсе халыктан печән, салам, тирес, ашлык һәм тере мал китерүгә гаризалар кабул итә (телефон 2-73-42).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: