Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Көзге ярминкәләр дәвам итә

Үткән шимбәдә Алабугада чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Көзге ярминкәләрне шәһәр халкы көтеп ала, чөнки бу – һәркем өчен чагыштырмача арзан бәя белән  азык-төлек запасын тулыландыру мөмкинлеге.

Ярминкә иртән-иртүк үз продукцияләрен сатарга теләүчеләрне җыйды. Сәүдә мәйданчыклары “Мираж” сәүдә үзәге янында һәм шәһәрнең аскы өлешендәге Иске базар территориясендә урнашкан иде. Билгеләп үтик, ярминкәләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Берәүләр үстергән уңышын сатар өчен килгән булса, икенчеләр кышка әзерлек ясап, берәр тәмле әйбер алырга дип килгәннәр. Монда килүчеләр мүк җиләге, сырганактан алып, мул көзге уңыш – бәрәңге, суган, төрле үләннәр, кишер-чөгендер, бал һәм башкаларны сатып ала. Бәяләр гадәттәгечә: баклажанның килограммы – 75 сум, кыяр – 75-90 сумнан, помидор – 40-60 сум тора.

Ризат Хөснетдинов мүк җиләге сата иде. Аның әйтүенчә, ул ярминкәгә беренче тапкыр гына килми, 10 елдан артык йөри инде. Ул күрше шәһәрдә – Яр Чаллыда яши. Мүк җиләгенең килограмын 350 сумга, ә 1 стаканын 120 сумга алырга мөмкин булды.

– Татарстанда мүк җиләге булмау сәбәпле, ул башка җирләрдән китерелә. Безнең мүк җиләге Пермь ягыннан. Марий-Эл республикасында да бар, ләкин анда күп түгел. Бездә, төньяктарак урнашкангадыр инде, тәмле. Минем улларым әлеге җиләкне махсус корал белән җыя. Сәнәк сыман, 7-8 тешле. Ботаклар аста кала, тамырларга да кагылмый, ә җиләк шул җайланмада җыела бара. Мүк җиләге, нарат җиләге сазда үсә. Элек кул белән җыйганнар, әмма бу шуның кадәр авыр хезмәт. Әлбәттә, аларны җыя торган махсус комбайннар да бар, нигездә Россиядә һәм Белоруссиядә кулланыла. Мүк җиләге бик файдалы: температура төшерү үзлегенә ия, иммунитетны ныгыта, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтә, бөерләргә яхшы тәэсир итә һәм башкалар. Берәүләр аннан компот, морс ясаса, башкалар болай гына ашый, – дип сөйләде Ризат Хөснетдинов.

Кайбер кеше сату белән берничә ел рәттән килсә, кемнәрдер ярминкәдә быел беренче тапкыр гына катнаша. Мамадыш совхозыннан Минзәлифә Ульянова – шундыйлардан. Аннан төрле дару үләннәре, җиләк-җимештән кайнатмалар, кишер, чөгендер кебек яшелчәләр, как һәм башкаларны сатып алырга мөмкин иде. Ә иң үзенчәлекле нәрсә – күркәләрдән повидло. Гөлҗимешнең кечкенә кабы – 100 сум, кайнатмаларның бәясе – 100-200 сум тирәсе, карлыган яфрагы, мәтрүшкә, бөтнек кушылган җыелма – 100 сум, как – 30-60 сум.

– Бу дару үләннәрен үзем җыям, барысы да экологик яктан чиста. Мәсәлән, мәтрүшкәләр Соколкадан, гөлҗимешне үзебезнең совхоз тирәләрендә җыям. Комазанда бакчабыз бар, анда кишер һәм башка яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәм. Алмадан как ясыйм, быел 100 литр сок ясадым, төрле кайнатма, компотлар да әзерлим. Дүләнә, сырганак йөрәккә файдалы, кычытканны чәчләр матур, нык булсын өчен алалар. Күркәләрдән кайнатманы алып бетерделәр, повидлосы гына калды. Күркәләрне 20 май тирәләрендә җыярга кирәк. 1:1 күләмендә күркә белән шикәр комын салып кайнатабыз. Күркәләрне пешерәсең, иттарткычтан чыгарасың. Ярты килограмм шикәр комына 1 килограмм күркә салабыз, 15 минут кайнатабыз. Аннары калган шикәр комын салып, кайнатып чыгарабыз. Тәмле була, көнгә бер чәй кашыгы кабып куйсаң, җитә, – дип аңлатты Минзәлифә Ульянова.

Альбина Филимонова ярминкәгә атна саен килә. Мондагы әйберләрнең каян китерелгәнен яхшы белгәнгә, ул моннан алу отышлырак ди:

– Мин бүген кызыл суган, сырганак, кишер алдым. Суган салат өчен, бик тәмле килеп чыга. Җәй көне бөтнек җыеп, катырып куям да, аннары менә сырганак белән икесен бергә пешереп, чәй әзерлим. Шулай ук кишер белән алманы бергә кушып, сок ясыйм. Ярминкәдә бәяләр бик очсыз дип әйтмәс идем, әмма без теге яки бу әйбернең каян китерелгәнен беләбез. Мәсәлән, суган бик озак саклана. Ә кибеттән алганы озак тормый, чери.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев