Алабуга нуры

Әле эсседә, әле суыкта: фатирлардагы һава торышы өчен кем җаваплы

Бу көннәрдә һава торышы шактый тотрыксыз. Температура йә минус 13-15 градуска кадәр төшә, йә плюс билгесенә кадәр күтәрелә. Белгечләр әйтүенчә, бу төрле хезмәт вәкилләре – юл төзүчеләр, коткаручылар һәм хәтта коммуналь хуҗалык хезмәте эшчеләре өчен билгеле бер кыенлыклар тудыра.

Шулай итеп, торак-коммуналь хуҗалык хезмәте вәкилләренә карата күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән шикаятьләр ешайды. Алар фикеренчә, хезмәткәрләр һава торышы үзгәрүе артыннан өлгерми. Нәтиҗәдә, фатирларда йә артык эссе, йә киресенчә – җылырак киенергә туры килә. Ә чынлыкта, хәзер температураны көйләү өчен кешеләр түгел, ә һава торышын җайга салу төеннәре (җылылык системасында әйләнә-тирә мохит температурасына бәйле рәвештә җылылык китерүченең температурасы белән идарә итәргә мөмкинлек бирүче җиһазлар комплексы) җавап бирә. Хәбәрчебез әлеге системаның эшенә төшенергә һәм урамда температураның үзгәрүенә бәйле рәвештә җылылык бирүнең ничек җайга салынуын ачыкларга тырышты. Бу мәсьәләдә эксперт буларак чыгыш ясарга “ТИС” ҖЧҖ җитәкчесе Рафаэль Сәләхов ризалашты. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә әлеге оешма 200дән артык йортка хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә һәр йорт диярлек һава торышын җайга салу төеннәре белән җиһазландырылган.

– Һава торышын җайга салу төене җылылык китерүченең (җылылык китерүче – ул җылылык системасы эчендәге су) температурасын автомат рәвештә җайга салу өчен булдырылган. Җылыту системасы үзе торак йортлар эчендә урнаштырылган. Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесеннән һәр йортка җылылык китерүче су бер торбадан килә, ә икенчесеннән китә. Температураның төшүе сәбәпле, батарейларны кайнаррак итәргә кирәк икән, бу бурычны үтәүгә махсус компьютер-термоконтроллер кушыла. Ул, тышкы һава температурасына карап, параметрларны үзгәртә. Моның өчен термоконтроллер һәр ике минут саен тышкы һава датчигыннан температураны билгели (әлеге датчик, кагыйдә буларак, торак йортларның төньякларында урнаштырылган. – Автор иск.), алга таба ул җылылык китерүченең температурасын билгели һәм, кирәк булганда, температураны күтәрү яки түбәнәйтү өчен, клапанга ачылырга яки ябылырга сигнал бирә. Мәсәлән, әгәр бүген тәрәзә артында минус 4 градус булса, җылылык челтәрләре предприятиесеннән торак йортларга 70 градус температурадагы су киләчәк, ә чынлыкта, фатирларда уңайлы температураны саклау өчен 58 градус та җитәрлек. Бу очракта система клапан ярдәмендә җылылык китерүчене кирәкле температурада “тотачак” һәм аны йорт батареяларына тапшырачак.

Шулай итеп, әгәр күпчелек йортларда һава торышын җайга салу төене һава торышының үзгәрүенә бәйле рәвештә параметрларны автомат рәвештә үзгәртсә, ул булмаган йортларда параметрларны кулдан алмаштыру өчен белгеч кирәк. Моның өчен күпмедер вакыт таләп ителә, шуңа күрә тоткарлыклар килеп чыга да. Рафаэль Сәләхов сүзләренә караганда, бүген Алабуганың 17 йорты һава торышын җайга салу төеннәре белән җиһазландырылмаган (җылылыкны исәпкә алу төеннәре анда, әлбәттә, урнаштырылган).

Нигездә бу 9 һәм 12 микрорайон йортлары, ди “ТИС” ҖЧҖ җитәкчесе. Өстәвенә, шәһәрнең түбән өлешендә кече котельныйлардан җылытыла торган тагын берничә йорт бар. Анда исәпләү приборлары юк, ә кешеләр норматив буенча түлиләр. Әлеге йортларда җылытуны җайга салу белән кыенлыклар бар, анда яшәүчеләр кирәгеннән артык җылытудан зарлана.

Эш шунда, норматив буенча йортларда температура 20-22 градус булырга тиеш, ди Рафаэль Сәләхов. Ә һәр кешенең җылылыкка үз ихтыяҗы бар һәм ул, кагыйдә буларак, сәламәтлек торышына бәйле.

– Автомобилистлар урамындагы яңа йортларның берсендә торучы хатын-кыз безгә күп тапкыр фатирларында бик салкын булудан зарланды. Мин анда үзем барып, бу хәлне ачыкларга булдым. Ишекне шул хатын-кыз ачты. Ул чыннан да өйдә өс киеменнән диярлек йөри һәм өшүеннән зарлана. Ә янәшәдә җиңелчә генә киенгән ире тора, ул, үз чиратында, эсселеккә зарлана. Хатын-кызның кан тамырлары белән проблемалары булуы ачыкланды, аның сизгерлеге гадәти сәламәт кешенекеннән аерыла. Тик ир белән хатын килешә алмаган очракта, без нәрсә эшләргә тиеш?

Рафаэль Сәлахов сүзләренә караганда, алар Министрлар Кабинеты тәкъдим иткән температураны, җылылык өчен түләүләр артык күп булмасын өчен дә сакларга тырыша. Йортлардагы җылылык 20-22 градус дәрәҗәсендә булса, кышын бер квадрат метр өчен якынча 45-50 сум түләргә туры киләчәк, ди ул. Мәсәлән, 50 квадрат метр мәйданлы фатир өчен түләү кышын, уртача алганда, якынча 2500-3000 сумга төшәчәк. Әмма җылылык градусын арттырган очракта, җылытыла торган бер квадрат метр торакның бәясе 72 сумга җитәргә мөмкин. Ә бу, үз чиратында, халык тарафыннан ризасызлыкның яңа дулкынын китереп чыгарырга мөмкин, дип саный безнең эксперт. Аның фикеренчә, һәр кеше үз фатирында термометр урнаштырырга һәм бу параметрларның үтәлү-үтәлмәвен күзәтеп торырга тиеш.

Мәсьәләнең финанс ягы турында сүз чыккач, Рафаэль Сәләхов тагын бер нәрсәгә игътибар итәргә киңәш итте. Аның сүзләренә караганда, кайбер кешеләр подъездның тамбур ишекләрен даими рәвештә ачык итеп тота, шуның аркасында җылы урамга чыга.

Нәтиҗәдә, җылылык югала һәм йортны җылытуга чыгымнар арта, алар барлык фатирларның мәйданнарына бүленә һәм ахыр чиктә торак милекчеләре җилкәсенә төшә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: