Алабуга нуры

Легендар гармунчыны сагынабыз…

Алабуга районының Илмәт авылында легендар гармунчы – Әлфәт Кәримуллинны искә алу кичәсе узды.

Халык көтә моңлы гармун тавышын,

Чөнки ул аңа, гомер буе күнеккән.

Гармунчыга кушылып җырлаган

Нәсимәнең моңлы тавышы, китми күңелдән.

(Рифгать Закиров)

Илмәт авылы мәдәният йорты янында эленгән белдерүдә әйтелгәнчә, легендар гармунчыны мәңгелек юлга озатканга да дистәгә якын ел үтеп киткән. Күпме вакыт үтеп, күпме сулар аккан... Вакыт терелтә, тынычландыра, оныттыра, диләр. Тик бу әйтем, Шәйдулла улы Әлфәт кебек легендар затларга кагылмый ахры. Аны гаиләсе – Нәсимәсе, балалары, оныклары, туганнары, авылдашлары гына түгел, аны белгән кем генә сагынып искә алмый да, кемнең генә сагыштан йөрәге сыкранмый икән?

Шулай булмый ни? Ядегәр-Илмәт авылларында бер генә мәдәни чара да, бер генә мәҗлес тә Кәримуллиннар гаиләсе ярдәменнән башка узмады. Барысы да сагына, барысы да юксына...

Кече күңелле, олы җанлы, рухи яктан бай халык яши Илмәт авылында. Адашканга юл күрсәтү, халык һәм җәмгыять өчен файдалы эш эшләгәннәрне олылау, зурлау хас аларга.

Илмәт авылы клубында төрле-төрле эчтәлектә булган, халык күңеленә хуш килердәй кичәләр һәрдаим уздырылып тора. Ә менә бу кичне, легендар гармунчы – Әлфәт Шәйдулла улын искә алу кичәсе, бөтенләй башка – үзгә булды.

Урамда әче җил, җәяүле буран булуга карамастан, табигатьнең бу сынауларына бирешмичә, үзләренең барлык тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, Әлфәт абыйны искә алып, аңа булган олы хөрмәт, аны сагыну, юксыну хисләренең ни кадәр көчле булуын аның рухына ирештереп, аның рухын шатландыру теләге булганнар белән тулы иде клуб бинасы.

Биредә иң якыннары – Нәсимәсе, балалары, оныклары, туганнары гына түгел,  авылдашлары, таныш-белеш һәм хәтта Морт һәм Юраш авылларыннан, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән кайтканнар да бар иде.

Сәхнә кичәгә тулысы белән җавап бирерлек итеп җиһазландырылган. Сәхнә түрендә, чигүле җәймә өстендә легендар гармунчыбызның алтын кулларында халыкка челтерәвек гөрләвекләр, язгы аһәң һәм кошлар тавышын, Нәсимәнең үзенә генә хас моңын ишеттергән гармуны.

Зур экранда китапханәче Гөлнара Әхмәтшина көче белән әзерләнгән презентациядә, Зөлфия Хабибуллина иҗат иткән шигырь юллары белән тулыландырылып, Әлфәт абыйның бала чагыннан алып соңгы көннәренә кадәр тормыш юлы чагылдырылды.

Клуб бинасының арткы өлешендә шашка турниры гөрли. Әлфәт Шәйдулла улының, берничә авыл активистларын туплап, һәр елны шашка турниры уздыру гадәте бар иде. Аның вафатыннан соң бу эш тукталып калды. Әлфәт абыйның дуслары Зөлфия һәм Хәниф Хабибуллиннар, Вәсимә һәм Илфат Шакировлар, шулай ук мәдәният хезмәткәрләре – директор Фәүзия Төхбәтуллина, китапханәче Гөлнара Әхмәтшина, “Сердәш” фольклор ансамбле әгъзалары бу чараны яңартып, дәвам итәргә булалар. Ә Илмәт авылы үзидарә башлыгы Рәзимә Тимерхан кызы Мингалиева хуплап, күтәреп ала һәм истәлекле кичә үткәрергә карар кылына.

Әлфәт абыйның балаларын, оныкларын, туганнарын да җәлеп итеп, зур концерт программасы да төзелә. Сагышлы да, мәртәбәле дә кичәне, тирә-як мохитне төзекләндереп һәм яңартып торучы, җирлектәге һәркемнең моң-зарын, шатлыгын аңлап, хәлләренә керә белүче, авыл үзидарә җирлеге башлыгы Рәзимә Тимерхан кызы ачып җибәрде. Әлфәт абый хакындагы җылы хатирәләрдән соң Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләү сүзләре дә яңгырады.

Барлык улларын милләтпәрвәр итеп тәрбияләгән, Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән лаеклы өлеш кертеп, безнең бүгенге тыныч, бәхетле көннәребез бәрабәренә яу кырында бер аягын югалтып, күкрәген “Кызыл Байрак” ордены һәм бик күп медальльр белән тутырып кайткан Бөек Ватан сугышы инвалиды Кәримулла улы Шәйдулла һәм ил алдындагы гражданлык бурычын үтәп, армия сафларыннан туган авылына өлкән сержант булып кайткан Әлфәт Шәйдулла улларының рухларына да дога булып ирешсә иде бу тәбрикләү сүзләре.

Сәхнә түрендә Әлфәт абыйның авылдашы, яшьлек дусты Хәниф, яшьлек елларын искә алып, җыр белән бәйләп, кызыклы һәм истәлекле хатирәләрне яңартты.

Әнвәр улы Илфат мәктәп елларына тукталып китте. Аның авыл Советында җитәкче булып эшләгән чорында район Советы депутаты һәм бик күп еллар авыл Советы депутаты булган Әлфәт Кәримуллинның төп киңәшчесе һәм ярдәмчесе булганлыгын ассызыклап әйтеп узды һәм сүзен җыр белән тәмамлады.

Әлфәт абыйның оныгы Инзилә Кәримуллина һәм туганнан туган сеңлесе Айсылулар башкарган биюләргә сокланмаган кеше калмады.

Гөлләрдән чыклар тамдылар,

Әйтерсең күз яшьләре.

Ишетелеп китте сыман,

Бабамның эндәшкәне.

Шушы йөрәккә кагылырдай сүзләрдән соң, Әлфәт абыйның оныгы – Инсаф Кәримуллин үзенең баяны белән сәхнәгә узды. Түбән Кама шәһәреннән кайткан бу мәктәп баласы, үз шәһәрендә генә түгел, башкалабыз Казан шәһәрендә дә “Яшь талантлар” ярыш-конкурсларында призлы урыннарны юкка гына яуламаган. Афәрин! Зал тын да алмый тыңлап, көчле алкышларга күмде аны. Шәхсән үзем, Әлфәт абыйның үзешчәнлек һөнәрен олы музыка юлында дәвам итүче булачагына куанып, шул ук вакытта бик яшьли фаҗигале төстә һәлак булган, Әлфәт абыйның туганнан туган энесе Марат Габдрахмановның баянда уйнавын күз алдына китереп, тагын да тирәнрәк сагышка күмелеп тыңладым. Аллаһ исәнлек-саулыгыңны биреп, ярдәменнән ташламасын, зур уңышлар насыйп булсын сиңа, Инсаф!

Айнур да бик тырышып, баянда уйнау осталыгын күрсәтте безгә.

Илшатның кече кызы Рәзилә Кәримуллина укыган шигырьдә, әйтерсең лә, аларның бабалары Шайдулла Кәримулла улының язмышы сурәтләнгән. Аны, сугыш кырында аягы өзелгән әзмәвердәй ир-атны, кечкенә гәүдәле, яшь кенә санитар кыз, Шәйдулла абзыйның: “Азапланма минем белән, бар, үзең исән калырга тырыш!” – дип әйтүенә карамастан, яу кырыннан алып чыга. Сугыштан соңгы тыныч тормышта Шәйдулла абзый: “Эх, шул баланы табып, рәхмәт әйтергә иде”, – дип, бик еш искә ала торган була, үзен куркыныч астына куеп, аны үлем тырнагыннан йолкып алган яшь санитар кызны.

Әлфәт абыйның балалары һәм тормыш иптәше – Нәсимәнең гаилә башлыгы турындагы хатирәләрен яңартып, аның үзләренә ничек җитмәвен, шул ук вакытта ул һәрвакыт алар янында, аларга ярдәм итәдер шикелле тоелу хисләре кичерүләрен, тамак төеннәренә төер булып утырган яшьләрен йотарга өлгермичә, яшьле күзләре белән тамашачыларга җиткереп, аларның да күңел кылларын кузгалттылар.

Полиция сафларында безнең иминлегебезне саклаучы Әлфәт абыйның кече улы Илшат, хезмәтендәге беренче уңышларын әтисенә кайтып әйткәч, аның бик шатланып: “Тырыш бул, улым! Тырышсаң – майор да булырсың әле”, – дигәнен искә алып, күңеле тулып: “Майор да булдым, подполковник та булдым. Шатлыгымны уртаклашырга әтием юк!” – диеп моңсуланды.

Ветераннар Советы рәисе Вәсимә Шакирова Әлфәт абыйга булган рәхмәт сүзләрен, аны юксынуларын үзе иҗат иткән шигырь юллары белән җиткерде.

Илмәт мәдәният йорты каршында оештырылган, Республика күләмендә уздырылган фестивальдә катнашып, икенче дәрәҗә дипломга лаек булган “Сердәш” фольклор ансамбле “кызлары” (әбиләре дип әйтергә тел әйләнми, аларның йөрәкләре – 18дә), бу уңышларының нигезе Әлфәт Кәримуллин белән салынуын, бүгенге көндә дә аны сагынып һәм юксынып искә алмаган көннәре юклыгын әйтеп узып, чыгышларын матур җырлары белән төгәлләделәр.

Кичә барышында кызганнан-кыза барган шашка турнирына да йомгак ясар вакыт җитте. Алабуга шәһәреннән кайткан, тиздән 79 яшен тутырачак Рунар Гареев – 4нче урынны, Юраш авылыннан Габделмәт Зиннәтуллин – 3нче, Ядегәр авылыннан Раиф Гайнетдинов – икенче, Алабуга шәһәреннән кайткан Илшат Кәримуллин беренче урынны яулап, истәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Уенда катнашкан берәү дә бүләксез калмады.

Кичәне йомгаклап, Илшат Кәримуллин әтисенең гармунында татар көйләренә тезмә башкарды.

Залдагы бер генә кешене дә битараф калдырмаган, безне үткәнгә дә алып барып, бүгенге көнгә дә алып кайткан сүз осталары Хәниф Хабибуллин һәм Фәүзия Төхбәтуллиналар алып барган сагышлы да, өлкән буынга мәхәббәт тәрбияләп, рәхмәтле булу һәм бүгенге көнгә шөкер әйтеп, игелекләр кылып яшәүнең мөһимлеге ярылып яткан кичә, бөтен зал белән “Туган тел” җырын җырлап төгәлләнде.

Кай арада өлгергәннәр, шашка турниры өчен клубның буеннан-буена әзерләнгән өстәлләр сый-нигъмәт белән сыгылып тора. Нәрсә генә юк анда. Барчасы үзеннән өлеш кертергә тырышкан. Вәсимә Шакирова бик тәмле итеп милли ризык – бәлеш пешереп алып килгән булса, Юраш авылыннан Рәзилә Сираева Әлфәт абыйның иң яраткан салаты – винегрет ясап килгән. Берсеннән-берсе тәмле, төрледән-төрле пирогларның хисабы юк иде. Алма, груша, виноград, кәнфит, прәннекләрне әйтәсе дә юк.

Шәйдулла улы Әлфәтнең кылган игелекләрен халык онытмый, сагынып искә ала. Аның тормышчан һәм тәрбияви юмор һәм мәзәкләрен кем генә онытыр икән?

Кайда гына хезмәт куйса да, ул намус белән үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарды, һәркемгә ярдәм кулын сузды.

Авылны яратып, аның кешеләрен хөрмәт итеп яшәде ул. Игелекле җан иде. “Игелек эшлә дә, суга сал! Халык белмәсә – балык белер!” – дигән мәкаль аның тормыш девизы иде.

Кеше турында хәтер күпме яшәсә, ул үзе дә шул кадәр исән булыр, диләр бит. Ә Әлфәт абый безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр! Ул мәңге яшәр!

Бу үзенчәлекле кичәне оештырып, хатирәләрне яңартканыгыз, Әлфәт абыйны яшәткәнегез өчен, кичәне оештыручыларга, анда катнашучыларга, клуб тутырып, аны искә алырга килгәннәргә аның җәмәгате – Нәсимә, балалары, оныклары, барлык туганнары исеменнән ихлас күңелдән рәхмәт. Сәламәтлегегез нык, эшләрегез уң, тормышыгыз мул булсын дигән теләктә калабыз.

Кылган игелекләрегез Әлфәт абый рухына дога булып ирешеп, авыр туфрагы җиңел, караңгы гүре якты, җаны рәхәттә, урыны җәннәттә булсын, Раббым.

Рәмзия КӘРИМУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: